Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль , 16:10

Бакчабызның ныклы терәге

Моннан берничә ел элек, нәкъ Яңа ел алдыннан, районыбыз мәктәпләренең берсендә эшләп йөрүче танышым килеп керде дә зур яңалык җиткерде: - Безнең директор иртәгәдән сезгә балалар бакчасы мөдире булып килә. Саубуллашу чәе үткәрдек, елашып беттек, бик авыр булды, - диде.

Бакчабызның ныклы  терәге
Бакчабызның ныклы терәге

Шул мизгелдә күңелдә иң беренче шундый уй туды: гади генә кешеләрне дә елатырлык ул нинди җитәкче икән, һәм безне алда нәрсә көтә? Бу сораулар очраклы түгел иде, чөнки соңгы елларда безнең бакчада җитәкчеләр берничә тапкыр алышынып өлгергән иде инде.

Районыбызда балалар саны буенча да, хезмәткәрләренең күплеге ягыннан да иң зурлардан саналган балалар бакчасына Ләйсән Мөгаллим кызы Камалтдинова, чын мәгънәсендә, “Яңа ел бүләге” булып килде. Һәм менә бүген, шушы көннәрдә, безнең хөрмәтле җитәкчебез үзенең күркәм юбилеен каршылый.

Атлап йөрешеннән үк җитәкче икәне сизелеп торган “апа”быз кул астында бүген төрле холыклы, зур тормыш юлы үткән өлкән буын вәкилләре дә, хезмәт юлын яңа гына башлап җибәргән яшь белгечләр дә, тормышның асылын күптән аңлаган урта буын хезмәткәрләре дә бердәм, тату коллектив булып эшли. Һәм без, чыннан да, тырышып, күңел биреп хезмәт итәбез.

Коллективта һәркем үз эшен белә, бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп эшли. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнашабыз. Ә бу зур “хезмәт йомгагының” иң авыр, иң җаваплы очын, әлбәттә, Ләйсән Мөгаллим кызы үзе күтәрә.

Тирән белемле, киң карашлы, заманча фикерләүче, үз белемен дөрес һәм урынлы куллана белгән, тыныч холыклы, гади һәм шул ук вакытта таләпчән, олысына да, кечесенә дә гадел, тәвәккәл һәм төпле карарлар кабул итә белгән җитәкчебез безнең өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Яллардан соң һәр төркемгә кереп, хәлләрен белеп чыгуы да, авыр чакта хезмәткәрләрнең аркасыннан кагып, җылы сүз таба белүе дә, өч йөздән артык баланың гына түгел, аларның әти-әниләренең дә исемнәрен истә тотып, төрле ситуацияләрне уңай якка хәл итәргә өлгерүе дә — болар барысы да аның чын җитәкче, чын кеше булуын раслый.

Ләйсән ханым гаиләсендә дә бәхетле: яратып кавышкан тормыш иптәше Азамат, ике улы — аның ныклы терәге, таянычы. Үзләре корган матур дөньяларында тигезлек, аңлашу һәм иминлек хөкем сөреп, алдагы гомер юллары да бәрәкәтле булсын иде. Без, балалар бакчасы коллективы исеменнән, Ләйсән Мөгаллим кызына ныклы сәламәтлек, сабырлык, башкарган хезмәтенең мул җимешләрен күреп яшәвен телибез. Күп еллар бергә-бергә, бердәм булып хезмәт куеп, балаларга һәм киләчәк буынга яктылык өләшеп эшләргә насыйп булсын!

Фәнзия АРЫСЛАНОВА, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас