Маяк
-21 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 февраль , 12:00

Янгыннардан сак булыгыз!

Салкыннарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында җылыту приборларына аерым игътибар таләп ителә.

Янгыннардан сак булыгыз!
Янгыннардан сак булыгыз!

Термокөйләгечле заводта җитештерелгән җылыткычларны гына кулланыгырга кирәк. Аларны караусыз калдырмаска, әйберләрне киптермәскә һәм җиһазларга якын урнаштырмаска киңәш ителә. Мичләрне һәм төтен чыгару юлларын төзеклеген тикшереп һәм корымнан чистартып торыгыз. Шулай ук электр үткәргечләрнең торышын күзәтергә, челтәрләрне артык йөкләмәскә һәм кулдан ясалган җылыткычларны кулланмаска кирәк, чөнки көчле салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта.

Төтен чыгару юлларын даими карап, чистартып торыгыз. Мичләрне нык кыздырмагыз, аларда әйберләр киптермәгез һәм алар янында яна торган мебель, утын һ.б. урнаштырмагыз.

Мичләрне яндыру өчен бензин, керосин һәм башка тиз кабынучан сыеклыклар кулланмагыз. Ягулыкны беркайчан да караучысыз калдырмагыз, балаларга ышанмагыз. Терморегуляторы һәм үзе сүнә торган функциясе булган завод электр җылыткычларыннан гына файдаланыгыз.

Прибор тирәсендә буш урын калдырыгыз (җиһаздан кимендә 20 см). Кабызылган җылыткычларны төнгә караусыз калдырмагыз, аларда әйберләрне киптермәгез.

Электр челтәрен артык йөкләмәгез, куәтле приборларны бер розеткага кабызмагыз. Бары тик төзек газ приборларын гына кулланыгыз һәм краннарны ачык калдырмагыз.

Кышкы чорда юллардагы хәлләр, кагыйдә буларак, начарая. Кар өемнәре, көртләр һәм бозлавыклар булуы юлтранспорт һәлакәте барлыкка килү куркынычын арттыра. Автомобильләрнең көтелмәгән ватылулары, шулай ук дөрес җылытмау аркасында транспорт чараларының яну очраклары арта.

Автомобильдә ашыгыч очраклар өчен инструментларның минималь җыелмасын – көрәк, буксирлау тросы, балта тотыгыз.

Сезон һәм агымдагы һава торышына ярашлы кием киегез. Көчле суык шартларында сәфәрләрдән баш тарту яхшырак. Янгын вакытында 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз. 

Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас