Тәтешле дисәләр күз алдында Әнгам Атнабаев, Назар Нәҗми – Дүртөйленең даны, шөһрәте, Роберт Миңнуллин күпме генә Казанда яшәп иҗат итсә дә - Шәммәт авылы, Сөн буйлары аның җырларыннан башка яши алмый. Илешнеке дигән данны күтәреп яшәүче иҗатчыларыбыз белән горурланабыз, йөзек кашы итеп һәр тантанада исемнәре якташларының йөрәк түреннән урын ала. “Ул бит Илешнеке - безнеке!” - горур яңгырый бу сүз телләрдә. Үз уйлары, югары фәлсәфәсе, иҗаты белән яшәешенең асылын аңлаган шагыйрь, язучы турында шул дулкында йөзгән кеше генә фикер йөртә ала. Шушы көннәрдә “Гармония” өлкән буын аралашу үзәгендә шагыйрь, проза әсәрләр язу остасы Мөнәвис Низаметдиновның «Ач сереңне, зәңгәр күл» повесте кергән «Ак каурыйдан моң тама» китабы презентациясе һәм дә тагын зурлап әйткәндә язучының иҗат кичәсе үтте.
Авторның шигырьләре, әлеге повесте урын алган китап З.Биишева ис. «Китап” нәшриятында, шулай ук тагын берничә китабы үз-нәшер ысулы белән басылып чыкты.
Үрнәк авылында Гәдәвия һәм Зөфәр Низаметдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Гомер сукмаклары кайда гына эзләрен салмый егетнең: Бакалы районы Туктагол мәктәбендә белем алу, Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә электромонтер һөнәрен үзләштерү, шул ук шәһәрдә электровоз машинисты булып хезмәт кую, 1984 елда БДУ ның филология факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлау, республикабызның Илеш, Зилаер районнарында, Нефтекама шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү- белгечне яшәешнең бар якларын аңлый торган шәхес итеп тәрбияли. Арытаба ул инде тормышын тулысынча иҗат дөньясы белән бәйли. “Маяк” гәзитендә бүлек мөдире, республика басмаларында, Башкортстан Юлдаш телевидениесендә хәбәрче булып эшли. 2015 елда Русия ислам университетын тәмамлап, бүгенге көндә Сүлте авылы мәхәлләсенең имам-хатибы вазифасын башкара. Дин өлкәсендәге хезмәтләре өчен Русия Үзәк Диния нәзарәтенең”Аль-Игътисам- Бердәмлек” медаленә лаек була. Тормыш иптәше, Баймак районы сылуы Вәзилә ханым белән өч кыз үстереп, олы юлга чыгара үрнәкле гаилә. Бүгенге көндә сигез оныклары белән шау-гөр килеп матур тормышта яши алар.
Бар шатлык- сөенечләрен, ачысын-төчесен үз башыннан үткәргән шәхес, гаиләсе, туганнары, дуслары җыелган мәртәбәле кичәнең иң түрендә утыра бүген. “Тырыш хезмәтен, һәр өлкәдә юлыңда очраган авырлыкларны җиңә барырга ярдәм иткән рухи ныклыгың аркасында ирештең син мондый югары уңышларга!” -дигән шөһрәтле, җисеменә лаек бәһалау сүзләре яңгырады кичә барышында катнашучылардан.
Төп кунак булып чарада “Галиҗәнәп шигырь” торды. Шигьриятенең тематикасы яшәешнең бар өлкәсен чагылдыра: туган авылын, андагы һәр күренешне, һәр вакыйганы күрсәтә алуы - туган ягына карата күңел түрендә, йөрәгендә туган саф тойгыларын, хисләрен бар кешелек дөньясына ишетелерлек итеп яңгырату, оран салу дип уйлау кирәктер. Бу кичәнең башыннан ахырына кадәр, автор язган шигырьләр, хикәяләреннән өзекләр, аның сүзләренә башкарылган җырлар бер-берсен тулыландырып барды. Илеш җирлегендә яшәгән шәхеснең бишектән башлап бүгенгәчә узган тормыш юлын, тоташ бер композиция рәвешендә тамашачыга тәкъдим иттеләр кичәне оештыручылар. Кызлары Алсу һәм Гүзәлнең дәртле җырлары, тормыш иптәше Вәзилә ханымның башкорт биюен канатланып башкаруы, “Маяк” гәзитендә озак еллар бергә эшләгән дусты Фәрит Харрасовның гармунда уйнап башкарылган җырлары, Сүлте авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Миңнуллинның ихлас котлаулары, мәктәп елларында бергә укыткан хезмәттәше Гөлчәчәк Латыйпованың коллектив исеменнән җылы тәбрикләү сүзләре, Гөлнур Нигъмәтова башкаруында шигырьләр - бар да хисле яңгырады кичәдә.
Икенче өлешендә сәхнә түре тулысынча “Балкыш” лар кулында булды. Якыннары тарафыннан салынган җылы хисләр эстафетасын иҗади төркем уңышлы дәвам итте. Гөлфинә Сәлимованың язучының яңа табадан төшкән повестенә тиешле бәя бирүе— котлауларга бер төрле абруйлы юнәлеш бирде. Мәрьям Шәмсиеваның авторның шигьри шәлкеменнән авыл тормышын чагылдырган циклына үз карашын белдерүе—йөрәкләрне әрнетеп, сагышка күмәрлек мизгелләр бүләк итте. Аксакал язучы Радик Мослыхов, юмор дөньясы ишекләрен инде бик кыю шакыган Әлфирә Сәетгәрәева, котлау сүзләрен йөрәк җылысына сугарып тәкъдим итә белгән Флүсә Нәбиева, “Ак бизәкләр” шигырен нәкъ кичә героена атап башкарган Рәлиф Шагали, шулай ук Фәрәһия Гыйльмеханованың котлаулары-дуслыкның, әдәби сүзнең дөньяда бар байлыкка караганда да кадерле, җанга якын икәнен күрсәтте.
Мөнәвис Низаминың үз туган ягын, кешеләрен данлап җырлаган ялкынлы иҗаты телләрдән телләргә күчеп, нур сибәр тирәякка. Матур кичәне әзерләп алып барган китапханәче Рәмилә Хурамшинага, Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча Илеш районы бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллинага, клиентлар хезмәтенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Гәрәевага “Гармония” аралашу үзәге эшен югары биеклектә оештырулары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мәрьям ШӘМСИЕВА, “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы.