Гаилә башлыгы Роберт Югары Яркәйдә Фәнүзә һәм Фирдәвис Миңнеголовларның өч балалы гаиләсендә туып-үсә. Тормыш иптәше Эльза Аккүздә Әнфисә һәм Глүс Хәсәновларның өч балалы гаиләсендә дөньяга килә.
Икесе дә бәләкәйдән әти-әниләренә йорт эшләрендә булышып, хезмәт күнекмәләре алып үсә. Яшәү ямен, эшнең тәмен татып үскән бу икәүгә бер - берсен күреп, насыйплары икәнен аңлау авыр булмый. 2000 елда гөрләтеп туй үткәреп, гаилә коралар.
Роберт Югары Яркәйдәге һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерсә, Эльза шунда ук ухгалтер белгечлегенә ия була. Алар икесе дә «Сөн» хуҗалыгында хезмәт юлын башлыйлар. Баштарак бәләкәй йортта көн итсәләр, өч уллары бер-бер артлы гаиләне тулыландыра башлагач, төзелә генә башлаган өй сатып алалар. Аны заманча итеп житкезеп керәләр.
2000 елда туган зур уллары Радим, Аккүз урта мәктәбен тәмәмлаганнан соң, Уфа шәһәрендә һөнәри белем алып, озак еллар газовик булып эшли. Бүгенге көндә ТРның Алабуга шәһәрендәге төзелештә тир түгә. Армия хезмәтен Пенза, Чита шәһәрләрендә үтә. Энесе Радик та, әтисе юлыннан китеп, эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Ульяновск-Екатеринбург шәһәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайтып, эшкә урнаша. Төпчекләре Нәркис Нефтекамск шәһәрендәге нефть колледжында белем ала. Алар һәрвакыт әти-әниләренә ярдәм кулы сузарга әзер. Буш вакытларында авылга кайтып, йорт эшләрендә булышалар.
Роберт белән Эльза Миңнеголовлар тырышлыклары, уңганлыклары белән авылдашларының хөрмәтен яулады. Гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк:эретеп ябыштырумы, төзелешме, балта эшеме, барысын да коеп куя. Кышкылыкта Уфада эшләсә, җәйгелектә туган ягында хезмәт сала.
Эльза сыната торганнардан түгел. Аның да кулларыннан гөлләр тама. Йортының тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел әйләнәсенә чәчкә атып утырса, ишегалларындагы төрле төстәге чәчкәләр күзнең явын ала. Аш-суга да оста өлгер хуҗабикә. Төрле камыр ризыкларын уңдырып пешереп, якыннарын сыйлый. Мал-туар, кош-кортны күп итеп асрыйлар.
Һөнәрен дә яратып башкара Эльза Глүс кызы. Ул Аккүз авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Аның карамагында ярдәмгә мохтаҗ 14 өлкән буын вәкиле исәпләнә. Һәр иртәне урам буйлап йөреп, хәлләрен белеп, эшләрендә булышып кайта ул. Өлкәннәр аны көтеп алалар, бик тә рәхмәтле алар.
Киләчәктә дә Миңнеголовлар уңышларга, табышларга ирешеп, хөрмәтле, күпләребезгә үрнәкле булып яшәсеннәр.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.