Маяк
-9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 февраль , 13:00

Өстәмә белем бирүдә - уңай тәҗрибә

Балалар иҗат үзәгенең отчет җыелышы үтеп, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга багышланды. Төп доклад белән учреждение директоры Айгөл Мостафина чыгыш ясады. Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Вадим Нурыев катнашты.

Өстәмә белем бирүдә - уңай тәҗрибә
Өстәмә белем бирүдә - уңай тәҗрибә

Балаларга өстәмә белем бирү – дәүләтебезнең балачак өлкәсендәге социаль сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе. Ул балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Үзәк педагоглары укучылар белән белем бирү, тәрбия һәммәдәни-ял итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Биредә гамәлгә ашырылган программалар, бәйрәм чаралары, концертлар һәмтеатральләштерелгән тамашалар социаль-мәдәни һәм иҗади эчтәлеккә ия.

Үзәк берләшмәләргә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. 2025–2026 уку елында Балалар иҗат үзәгендә техник, сәнгать, социаль-гуманитар, табигый фәннәр, туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча 19 берләшмә эшли. Укучылар һәм педагоглар узган уку елында районның һәм республиканың төрле чараларында актив катнашты.

Узган елда район юбилеена багышланган бәйрәм концертында Балалар иҗат үзәге тарафыннан күргәзмә оештырылып, анда «Нәфис керамика» (педагогы А.Мостафина), «Декоратив-гамәли иҗат» (Г.Муллаянова) берләшмәләре укучыларының эшләре күрсәтелде. «Яратам сине, Илеш!» конкурсының максаты – үзебезнең кече Ватаныбыз тарихына, ата-бабаларыбыз мирасына һәм аларның җәмгыять һәм аерым һәр кеше өчен кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү. «Балаларга – имин юл» рәсем конкурсы үткәрелеп, балалар зур иҗади активлык күрсәтте. Шулай ук «Эколята-канатлылар дуслары» Бөтенрусия уенчык җимлекләр конкурсының муниципаль этабы уздырылып, ата-аналар белән бергә укучылар талант, иҗат һәм фантазия күрсәттеләр.

Тарих укытучылары киңәшмәсендә «Театралика» берләшмәсе укучылары (педагогы Ә.Вәлиева) Ф.Акбулатованың 19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әткәй икмәге» әсәре буенча театраль тамаша күрсәтте.

СВОда катнашучылар балалары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелеп, андабалалар үзәкнең иҗат берләшмәләре, педагоглар белән танышты һәм күңелләренә хуш килгән шөгыльне сайлый алды. Балалар һәм ата-аналарөчен үзәк педагоглары тарафыннан мавыктыргыч мастер-класслар күрсәтелде. Укучыларның игътибарын калдыкларны утильләштерү проблемасына һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәткә җәлеп итү максатында «Көнкүреш калдыкларына – икенче тормыш» дигән район иҗат конкурсы үткәрелде. Анда 80гә якын эш тәкъдим ителде.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Ягез, малайлар!», арытаба «Егетсолтаны – 2025» чаралары балаларның күңелләренә патриотизм бөртекләре, Ватан алдында бурыч хисе салды. Конкурс программасы төрле биремнәргә бай булып, анда егетләр үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте. Район мәдәният сараенда үткән «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык Академиясенең кул эшләре күргәзмәсендә өстәмә белем бирү педагогы Г.Муллаянова «Киез фантазияләр» дигән мастер-класс белән чыгыш ясады. Чара кысаларында әлеге проект җитәкчесе Каринэ Хәбирова Балалар иҗат үзәгендә булып, эшчәнлек белән танышты, балалар белән аралашты. Шулай ук Балалар иҗатүзәгенә Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева килеп,берләшмәләр белән танышты. Педагог Ә.Вәлиева җитәкчелегендәге «Театралика» берләшмәсе укучылары башкаруында Ф. Акбулатованың «Әткәй икмәге» әсәреннән өзеккүрсәтелде. Яңавыл шәһәрендә «Төньяк» территориаль төркеменең өстәмә белем бирү учреждениеләре методистларын җыйган «Чараларны оештыру буенча эш тәҗрибәсе» зона семинар-практикумында методист Г. Солтанова доклад белән чыгыш ясады.

Илеш районында «Ауаз» исемле V ачык күпжанрлы башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгать фестивале булып узды. Декоратив-гамәли иҗат осталары эшләре күргәзмәсендә «Нәфис керамика», «Декоративгамәли иҗат» берләшмәләренең Балалар иҗат үзәге укучылары (педагоглар А.Мостафина, Г.Муллаянова) эшләре тәкъдим ителде. «Театралика» берләшмәсе укучылары (Ә.Вәлиева) «Карга боткасы» театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады. Фестивальдә шулай ук «Каһарман» вокаль-инструменталь ансамбле (Н. Янбердин) актив катнашты. «Колынчак» театр коллективы I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Район мәдәният сараенда Халыкара бию көненә багышланган «Йөрәктә ритм,күңелдә көй белән» дигән бәйрәм чарасында «Вокал» берләшмәсе укучылары (педагогы И.Хафизова) уңышлы чыгыш ясады.

Балалар иҗат үзәге педагоглары һәм укучылары Мәдәният һәм ял паркын ачуда, Җиңү көнеуңаеннан «Җиңү җырынбашкарабыз», геройларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне саклауга багышланган «Мин сиңа охшарга телим» фотоколлажлар, рәсем конкурсларында һәм башкатөрле темаларга багышланган район чараларында катнашып, сәләтләрен раслады.

Караидел районында «Соты» республика педагогик марафонының зона этабында Илеш районы командасы составында өстәмә белем бирү педагогы Н.Янбердин да чыгыш ясады.

Отчет җыелышы ахырында үзәк эшчәнлегенең 2026 елга бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Гомумән, коллективның эшчәнлеге уңай бәяләнде, балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен өстәмә белембирү педагогы Г.Муллаянова, укытучы-логопед Э.Шәрипова район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы, педагог Ф.Галәветдинов Рәхмәт хаты, техник хезмәткәр Р.Гыйлемханова муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас