Узган ел Илеш районының төзелүенә 90 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар ел дәвамында район тормышын баетты. Шулар арасында район үзәк китапханәсе инициативасы белән үткәрелгән әдәби бәйге аерым әһәмияткә ия. Шушы көннәрдә конкурсның тантаналы йомгаклау кичәсе узды. Онлайн форматта үткәрелгән иҗади ярышта катнашучылар туган якка булган мәхәббәтләрен төрле жанрларда чагылдырды. Алар шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итте, җырлар башкарды, видеороликлар, электрон презентацияләр әзерләде, эссе-уйланулар тәкъдим итте. Бер ел дәвамында биш номинация буенча барлыгы ике йөз эш кабул ителеп, жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде. Нәтиҗәдә 38 катнашучы җиңүче дип табылды. Конкурста мәктәп укучылары да, өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Бәйгенең географиясе киң булды: Дүртөйле районыннан, Нефтекама шәһәреннән, Татарстанның Актаныш районыннан да иҗат эшләре килде.
Чараны «Илһам» әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина әзерләп, эчтәлекле итеп алып барды. Тантаналы кичә башында тәкъдим ителгән видеоязма Илеш районының үткәне һәм бүгенгесе белән янә таныштырды. Ата-бабалардан килгән традицияләрнең бүген дә дәвам итүе, район халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар, социаль өлкәдәге үсеш һәркемдә туган җир белән горурлану хисе уятты.
Мәдәни чараны Илеш районы «Мәдәни ял үзәге» начальнигы урынбасары Альфира Вәлидова ачты. Ул җиңүчеләргә муниципаль район хакимияте Дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова бәйгедә катнашкан һәркемгә, аларга ярдәм иткән укытучыларга һәм китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Жюри әгъзасы, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре Зөһрә Исламова конкурсның яшьбуын өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, “Топономик әкиятләр” номинациясенә тәкъдим ителгән эшләрнең туган як тарихын өйрәнүгә этәргеч бирүен ассызыклады һәм җиңүчеләргә “Кызыл таң” гәзитенең Дипломнарын тапшырды.
Җиңүчеләр сәхнә түренә чыгып, Илешкә багышланган әсәрләрен тәкъдим итте. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Ирина Хафизова, Рәвилә Акмалова, Зәмфирә Хөснетдинова, Таһир Фаршатов, Ришат Абдуллинның җырлы-моңлы чыгышлары, Фавәрис Әһлетдинов үзе иҗат иткән җырны башкаруы тамашачыларның күңеленә хуш килде. Илеш районында туып-үсеп, бүген Нефтекама шәһәрендә яшәүче Гөлфинә Латыйпованың җырлавы һәм шигырьләр укуы аеруча җылы кабул ителде. Андреевка урта мәктәбе укучысы Виктория Арапова әзерләгән мультфильм, эссе-уйлану номинациясендә җиңү яулаган Фәнүзә Мансурованың чыгышы да тамашачыларны уйландырды. Шигърият номинациясендә җиңүчеләр һәм мәктәп укучылары башкарган сәнгатьле уку чараны тагын да күркәмләндерде.
Рухи байлык өстәгән, илһамландырган бу очрашу күңелләрдә якты тәэсир калдырды. Чөнки Илеш — җырлы, моңлы, кунакчыл як, һәм мондый мәдәни чаралар туган якка мәхәббәтне тагын да көчәйтә.
Лилия ЙОСЫПОВА.