Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 февраль , 15:00

Киләчәккә ышанычлы адым белән

Русия Федерациясендә Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем бирүнең мөһим өлеше булып балалар сәнгать мәктәпләре челтәре тора. Учреждение эшчәнлегенең төп максаты - өстәмә гомуми үсеш һәм һөнәри әзерлек программалары буенча белем бирү эшчәнлеге. 2025 елга эш нәтиҗәләре турында отчет тотканда район балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Фәсхиева уңышлары белән бүлеште, киләчәккә планнар билгеләде.

Киләчәккә ышанычлы адым белән
Киләчәккә ышанычлы адым белән

Уку музыка сәнгате өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар - «Фортепиано», «Баян», «Скрипка» буенча алып барыла. Рәсем сәнгате өлкәсендә - «Декоративгамәли сәнгать», «Рәсем сәнгате», хореография өлкәсендә - «Хореография сәнгате» уңышлы эшчәнлек алып бара. Шулай ук өстәмә гомуми үсеш программалары буенча: «Фортепиано», «Баян», «Аккордеон», «Синтезатор», «Скрипка», «Гитара», «Курай», «Хор җырлау», «Соло җырлау», «Хореография сәнгате» эшли. Бүгенге көндә мәктәптә 6 яшьтән 16 яшькә кадәр 493 укучы белем ала.

Ата-аналарда балаларны иртә эстетик үсеш төркемнәрендә укыту зур кызыксыну уята. Бүгенге көндә анда 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге 30 бала белем ала.

Түләүле белем бирү хезмәтләрен үстереп, мәктәп бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра.

Балалар сәнгать мәктәбе штат расписаниесе буенча педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Мәктәптә 21 укытучы эшли, шуларның 11е югары квалификация категориясенә ия, 1 укытучы беренче квалификация категорияле, 3 укытучы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия.

Педагогик осталыкны, эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату, камилләштерү максатында 2025 елда 6 укытучы квалификация күтәрү курслары узды. Балалар сәнгать мәктәбенең бюджеттан тыш акчалары ирекле иганәләрдән һәм түләүле белем бирү хезмәтләреннән формалаша.

Балалар сәнгать мәктәбе эшенең мөһим шарты булып һәркемнең балаларга белем һәм тәрбия бирү мөмкинлеге тора. Балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлегенең максаты - иҗади сәләтләрен үстерү һәм сәләтле балаларны уртак мәдәният формалаштыру, шулай ук аларны мирас дөньясына һәм милли мәдәнияткә тарту аша ачыклау. Балалар сәнгать мәктәбенең төп бурычлары булып балаларга рухиәхлакый, гражданлык-патриотик, хезмәт тәрбиясе бирүне тәэмин итү; сәләтле балаларның иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерү; балаларның һөнәри юнәлеше; балаларның шәхси үсеше, һөнәри үзбилгеләнүе һәм иҗади хезмәте өчен кирәкле шартлар тудыру һәм тәэмин итү; балаларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру; балаларның ялын оештыру; балаларның сәнгати-эстетик һәм интеллектуаль үсешкә ихтыяҗларын канәгатьләндерү; иҗади һөнәрләрнең җәлеп итүчәнлеген һәм статусын күтәрү тора.

Уку елы дәвамында һәр чирекнең ахырында сәнгать мәктәбендә уку планнары һәм программалары (контроль дәресләр, контроль тыңлаулар, зачетлар, имтиханнар, караулар) белән каралган контроль чаралар уза. Шулай ук укучыларны конкурс эшчәнлегендә актив катнашу өчен бөтен көчен куярга этәрүче мотивацияләр өчен шартлар тудырыла. Конкурсларда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә, смотрларда катнашу укучыларның үз-үзләрен тормышка ашыруына һәм мөстәкыйль иҗатын үстерүгә ярдәм итә. Укучылар һәм мөгаллимнәр республика һәм район чараларында актив катнаша, халыкара, Бөтенрусия, республика һәм төбәк конкурсларында уңай нәтиҗәләргә ирешә.

-Балалар сәнгать мәктәбенең планнары зур. Әмма төп максат - укучылар контингентын саклап калу, белем бирүнең сыйфатын яхшырту һәм күтәрү, укытучыларның һөнәри квалификациясен күтәрү, белем бирүнең сыйфаты белән идарә итү, дип билгеләде чыгышы ахырында И.Фәсхиева. - Мәктәпнең киләчәге булсын өчен, ул заман рухына туры килергә тиеш. Мәктәпнең академик юнәлешен үстерүне дәвам итеп, без аның яңа ресурсларын табарга тиеш - бу заман таләбе. Яңа законнар зур мөмкинлекләр бирә, укытуның сыйфаты өчен һәр укытучыга зур җаваплылык йөкли, укучыларның тотрыклы кызыксынуын саклый.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Вадим Нурыев катнашып, коллективка яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ел йомгаклары буенча ялгыз җырлау классы укытучысы А.Тимофеевага Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының - Почет грамотасын, курай классы укытучысы А.Борхановка һәм сәнгать мәктәбе секретаре А.Дәүләтовага Рәхмәт хатын тапшырды. Сәнгать бүлеге укытучысы А.Хәйруллина муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас