Шушы көннәрдә биредә отчет җыелышы үтеп, Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Илеш районы буенча территориаль бүлеге начальнигы Ләйсән Коровкина 2025 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган төп доклад белән чыгыш ясады.
Бүгенге мәшгульлек хезмәте элеккеге форматтан тамырдан аерыла. Процессларны санлаштыру, хезмәткәрләрне яңадан укыту нәтиҗәсендә ул чын мәгънәсендә заманча кадрлар үзәгенә әверелде. Бирегә бүген эш эзләүчеләр дә, эш бирүчеләр дә теләп мөрәҗәгать итә. Үзәктә барлыгы 7 белгеч хезмәт куя. Аларның төп максаты – һәр клиент мөрәҗәгатен уңай нәтиҗәгә ирештерү, эш эзләүчеләргә дә, эш бирүчеләргә дә эшкә урнашу, укыту, персонал сайлау мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү.
Үзәккә мөрәҗәгать итү электрон чират аша оештырылган. Биредә вакансияләр тәкъдим итү белән генә чикләнмиләр, ә һәр кешенең тормыш хәлен исәпкә алып, шәхси якын килеп ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, узган ел тиешле эш табуда ярдәм сорап 362 граждан мөрәҗәгать иткән. Кадрлар үзәге белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә аларның 167 се эш урынына урнашкан. 2026 ел башына эшсез буларак рәсми теркәлгән гражданнар саны 74 кешене тәшкил итә (2025 елда – 100). Шулай итеп, гомум эшсезлек дәрәҗәсе 0,5 процентка кадәр кимегән. Чагыштыру өчен, республика буенча әлеге күрсәткеч 0,41 процент тәшкил итә. Ләйсән Фәнис кызы чыгышында гражданнарның аеруча авыр категорияләренә күрсәтелгән ярдәм чараларына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, махсуслаштырылган программалар ярдәмендә эшкә урнашуда кыенлыклар кичергән сигез граждан эш урыны таба алган. Яшьләр өчен вакытлыча эш белән тәэмин итү оештырылып, җәйге чорда һәм укудан буш вакытта 155 укучы һәм студент катнашкан. Түләүле җәмәгать эшләре программасы кысаларында тагын 20 эшсез гражданга ярдәм күрсәтелгән.Һөнәри әзерлек мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелгән. Квалификация күтәрү һәм яңадан укыту курсларына 54 кеше җибәрелгән, ә 274 гражданга һөнәр сайлау һәм карьера юнәлеше буенча консультацияләр бирелгән. Кече бизнесны үстерү программасы исә 12 кешегә үз эшен ачарга мөмкинлек тудырган. Моннан тыш, үзәк хезмәт базарының конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру юнәлешендә дә актив эш алып барган. Колледж тәмамлаган бер яшь белгеч өчен һөнәри тәҗрибә туплау максатыннан стажировка узу турында килешү төзелгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсус эш урыннары булдыру да оештырылган.
Узган ел дәвамында барлыгы 1906 буш вакансия игълан ителгән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 0,3 ка тигезләшкән. Шулай итеп, 2025 елда мәшгульлек сәясәтенең төп өстенлекләре булып психологик ярдәм күрсәтү һәм һөнәри юнәлеш бирү, вакытлы иҗтимагый эшләрне оештыру, балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү, эшсезлек буенча пособиеләр түләү, үз эшен ачуга ярдәм итү, социаль адаптация чаралары, хезмәткәрләрнең күчеп эшләү шартларын камилләштерү, эш бирүчеләр ихтыяҗларын исәпкә алып яшь белгечләрне стажировкалау һәм әзерләү, инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыру, өстәмә һөнәри белем бирү сертификатларын гамәлгә ашыру, күмәк килешүләрне теркәү, хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү юнәлешендәге эшләр санала.
Ләйсән Фәнис кызы нәтиҗә ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде һәм коллективка нәтиҗәле хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Чарада шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Тимур Зарипов катнашты. Ул хезмәт алдынгыларына муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасын, Рәхмәт хатын тапшырды.
Лилия БАЯНОВА.