Маяк
-10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 февраль , 15:00

Өлкән буынга хөрмәт һәм хәстәрлек

Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыятенең берләштерелгән пленумы узып, анда ике оешманың да президиум әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары, ветераннар, инвалидлар оешмалары рәисләре, авыл старосталары һ.б. чакырылган иде.

Өлкән буынга хөрмәт һәм хәстәрлек
Өлкән буынга хөрмәт һәм хәстәрлек

Көн тәртибенә ярашлы, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов отчет доклады белән чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Өлкән буын вәкилләре бүген илешлеләрнең өчтән берен тәшкил итә. Әлеге категория гражданнар җәмгыять игътибарына мохтаҗ, шуңа да аерым авыл биләмәләрендә ялгыз һәм мохтаҗ өлкәннәр турында тиешле кайгырту күрелә. Авыл биләмәсенең һәрберсендә башлангыч ветераннар оешмалары уңышлы эшләп килә.

Район сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) советы 60 беренчел ветеран оешмасын берләштерә. Бүген районда эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 10,2 меңнән артык кеше яши. Ел башына район халкының саны 30014, шуларның 14667е - ир-егетләр, 15738е - хатын-кызлар.

2025 елда ветераннар һәм инвалидлар оешмалары эше РФ һәм БР сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары турында законнарының үтәлешен контрольдә тотуга юнәлдерелгән.

Район ветераннар советы президиумы утырышларында өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау, район хакимиятенең яшьләрне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү программалары мәсьәләләре даими карала.

Район ветераннар Советы эшчәнлеге хезмәт һәм халыкны социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр һәмспорт бүлекләре, район хәрби комиссариаты, профсоюзлар һәм социаль фонды белән тыгыз бәйләнгән. Һәрвакыт район хакимияте тарафыннан ярдәм һәм игътибар таба, алар даими рәвештә пенсионерларның, инвалидларның тормыш шартларын, сәүдә, көнкүреш, медицина, сәламәтләндерү һәм башка хезмәт күрсәтү төрләренең иминлеген яхшырту буенча чараларда катнаша.

2025 елда Башкортстан Республикасы буенча уртача пенсия күләме 24553 сум булды, район буенча – 23195 сум тәшкил итте. Барлыгы 2 миллиард 870 миллион сум пенсия түләнеп, бу күрсәткеч соңгы 10 елда 2 млрд. сумга арткан.

Медицина ярдәмен район халкына район үзәк дәваханәсе күрсәтә. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ зур булып кала.

“Добро” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәр һәм инвалидлар турында кайгыртуны үз өстенә алды. Бүгенге көндә үзәкнең социаль хезмәткәрләре 22 авыл советы авыл биләмәсендә эшчәнлек алып бара. Аларның төп максаты - өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга, СВОда катнашучыларга, аларның ата-аналарына, законлы вәкилләренә, шулай ук 3 яшькә кадәрге балаларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү.

Социаль хезмәткәр социаль хезмәт алучыларга атнага 2 тапкыр бара. Алар азык-төлек һәм сәнәгать товарларын өйгә китерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, торак урыннарны җыештыру, тәрәзәләрне юу, табиб рецептлары буенча дару препаратларын китерү, чүп-чарны чыгару һ. б. белән ярдәм итә.

2025 елда социаль хезөчен һәйкәлләр куелды, кайберләре ремонтланды, территорияләре тәртипкә китерелде. Дөмәй авылында Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинга бюст урнаштырылды. мәтләр күрсәтүгә 426 килешү төзелгән, шулардан: 3 яшькә кадәрге балалар һәм инвалидлар – 1, инвалидлар – 152, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар – 8, хезмәт ветераннары (пенсионерлар) – 244, пенсионерлар – 71, СВОда катнашучылар – 1, СВОда катнашучыларның ата-аналар – 23 кеше. Шуларның 151е социаль хезмәтләрне түләүсез ала, 275е - түләүле нигездә.2025 ел нәтиҗәләре буенча өйдә 112 меңнән артык социаль хезмәт күрсәтелгән.

2025 елга дәүләт йөкләмәсе (426 кеше) 105 проц. үтәлгән. Үзәктә вакытлы хезмәт килешүе буенча 25 кеше эшли. Барлык хезмәткәрләр дә үз вакытында медицина тикшерүе, хезмәтне саклау, янгын хәвефсезлеге нигезләре, беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар уза.

Районда патриотик тәрбиягә киң ветеран активы - сугышта катнашучылар һәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары җәлеп ителгән. Ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының яшьләр белән Кораллы Көчләрдә хезмәт итүнең абруен патриотик тәрбияләү, мәктәпләрдә хәрби эшне тергезү буенча пропаганда эше югары бәягә лаек, ә егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы озату матур традициягә әверелде. Анач, Чияле Әтәч, Иске Нәдер, Олы Ялан, Рсай, Красный Октябрь, Илеш, Төкәй-Тамак авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен һәйкәлләр куелды, кайберләре ремонтланды, территорияләре тәртипкә
китерелде. Дөмәй авылында Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинга бюст урнаштырылды.

Район үзәк китапханәсе каршындагы «Илһам» әдәби-музыкаль клубында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чаралар – патриотик кичәләр, очрашулар уздырылды. Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карау, соңыннан күргәннәре турында фикер алышу оештырылды; «Без - Бөек Җиңү варислары» лозунгы астында чара үтте, анда балалар сугыш еллары җырларын башкарды; физик әзерлекне һәм команда рухын үстерүгә юнәлдерелгән «Зарница» хәрби-спорт уеннары уздырылды. Мәктәпләрдә Җиңү көне алдыннан тантаналы линейкалар, «Хәрби туганлык» ветераннары, СВО ветераннары белән очрашулар үткәрелде. «Җиңү парады», «Җиңү вальсы», «Үлемсез полк, “Хәрбигә хат”, “Хәтер бакчасы”, “Хәтер вахтасы – 2025” акцияләре узды.

Башкортстан Республикасында «Батырлык һәм намус Байрагы» мәгърифәт марафоны кысаларында район горурлык белән Агыйдел шәһәре округыннан 20 башкорт батальоны байрагын кабул итте.

Мәктәпләрдә геройлар парталары ачылды.

Район мәктәпләрендә алар барлыгы 45 рәсмиләштерелгән. Район мәктәпләрендә укучылар ялгыз ветераннарга, өлкән яшьтәге гражданнарга шефлык итәләр, аларга төрле эшләрдә түләүсез ярдәм күрсәтәләр.

Районда “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм.” проекты үз эшен дәвам итә. Аның программасы республика территориясендә урнашкан туристлык күрсәтү объектлары буенча сәяхәтләрне күздә тота.

Социаль Фонд бүлекчәсе базасында өлкән буын аралашу үзәге ветераннар һәм инвалидлар клубы белән берлектә чаралар оештырылды.

Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету да игътибарга лаек. Район мәдәният сарае каршында 50дән артык кешене берләштерүче ветераннарның «Халык хоры» эшли. Ветераннар клубында шахмат - шашка һәм бильярд бүлмәләре бар,өлкәннәр белән даими рәвештә әлеге спорт төрләре буенча турнирлар үткәрелә.

Ветераннар актив тормыш позициясен алып бара, үз көчләренә һәм сәламәтлекләренә карап мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр.

Район ветераннар советына төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтенә ташламалар, акчалата компенсация күләмен үзгәртү, шифаханә – курорт юлламалары бүлеп бирү, Гаилә мәсьәләләре, кабер өстенә һәйкәлләр кую һ.б. Ветераннарның сорауларын һәм ихтыяҗларын район ветераннар советы һәм инвалидлар Президиумы, район хакимияте каршындагы комиссия оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл биләмәләре аша хәл итә.

Муниципаль район хакимияте район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмалары эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтә, өлкәннәрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаны хуплый, конкрет ярдәм оештыра, үткәрелгән чараларда катнаша.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин инвалидларның мәнфәгатьләрен яклау, аларның хокукларын башкалар белән тигезләү, социаль яклануны тәэмин итү бурычлары, әлеге категориянең проблемаларын хәл итүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның иҗтимагый - социаль, мәдәни, икътисади һәм спорт тормышында актив катнашуына ирешү кебек юнәлешләрдән чыгып эшчәнлеген алып баруы турында бәян итте. Бүгенге көндә районда 2632 инвалид яши, шул исәптән 202е - I группа, 834е – II, 1196 - III группа, 283е - тумыштан инвалид. Шуларның 117е - балалар. Аларның күбесе җәмгыять әгъзасы булып тора.

Фикер алышуларда район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Әлфия Әхмәтова, “Добро” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге җитәкчесе Галия Фәхрисламова, Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илфат Закиров, Дөмәй авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Гүзәл Моталлапова, район полиция бүлегенең начальник урынбасары, полковник Илгиз Гыйльфанов катнашты.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин пленум барышына анализ ясады, киңәштәкъдимнәрен җиткерде.

Җыелышта җәмәгать эшендә актив катнашкан, “Яратам сине, тормыш” өлкән буын кешеләренең XIV республика иҗат фестивалендә уңышлы катнашучы ветераннарның “Халык хоры” (җитәкчесе – Лилия Таҗиева), Гүзәл Моталлапова, Ринат Мәҗитов, Әлфия Сабирова Диплом белән бүләкләнде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Өлкән буынга хөрмәт һәм хәстәрлек
Өлкән буынга хөрмәт һәм хәстәрлек
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас