Әфган сугышы - тарих битендәге бер абзац кына түгел. Ул - йөрәкләргә уелган авыр хәтер. 1979 елда башланып киткән ул сугыш күпме язмышны чәлпәрәмә китерде. Илеш районы егетләре дә бу утлы давылдан читтә калмады. Алар арасында Рәмил Ахунов та бар иде.
Рәмил Татар Мәнәвезе авылында, гади, эшчән гаиләдә үсеп җитә. Авыл баласының тормышы иртәдән үк хезмәткә бәйле була: утын да ярырга, мал да карарга, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Мәктәп юллары да аны сабырлыкка, тырышлыкка өйрәтә. Уфада ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштергән егет тормышын юл белән бәйләргә җыенганда, язмыш аңа бөтенләй башка юл әзерләгән була.
1984 елның язында ул армиягә китә. Төркмәнстанда Елетен шәһәрендә кыска гына әзерлек үткәннән соң, Әфганстанга җибәрелә. Корал белән эш итәргә дә тулысынча өйрәнеп бетмәгән егетләр үлем белән күзгә-күз очраша. Шофер һөнәрен үзләштергән егеткә «МТ-ЛБ», аннары «ГАЗ-66» руле артына утырырга туры килә. Тауташлы юллар, һәр борылышта сагалап торган дошман, колонна күренүгә ачылган ут … Мондый шартларда руль тоту - үзе бер батырлык. Кайчак юлны ташлап, автоматка ябышырга да туры килә, ә кайчак - бер генә мизгелгә дә тукталырга ярамый.
Кабул, Газни, Кандагар, Хайратон … Бу шәһәрләр аның хәтерендә географик атама булып түгел, ә атыш тавышлары, шартлаулар, дусларның күз карашы белән сакланган. Берничә тапкыр минага эләгеп тә исән калуы солдатлар арасында аны “бәхетле” итә. Әмма ул бәхетнең бәясен белә. Ул - сусызлык, тынчу кабина, илле градуслы эссе, һәр мизгелдә үлем көтү бәясе. Атышлар тынып торган сәгатьләр оҗмахтай тоела, ә бер йотым су - иң кадерле байлыкка әйләнә. Шушы шартларда ул солдат антына тугры кала, һәм «Сугышчан батырлыгы өчен» медале аның күкрәгенә юкка гына тагылмый.
1986 елда Рәмил туган авылына кайта. Әмма сугыш аны эштән читләштерми, киресенчә, ныграк җиргә бәйли. Кырык елга якын ул водитель булып хезмәт итә:язын - чәчүдә, көзен - урып-җыюда. Машинасы һәрчакәзер, эше - төгәл. Тырыш хезмәте мактаусыз калмый, ләкин ул мактау өчен түгел, намус өчен эшли. Кулы эшбелгән кешегә авылда хөрмәт зур. Рәмил балта остасы да, мич чыгаручы да, эретеп ябыштыру эшен дә белә. Әмма аның иң зур байлыгы — гаиләсе. Тормыш иптәше Илмера белән алар тату гомер итә, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үз юлларын таба, белем ала, тормышта үз урыннарын булдыра.
Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен каршылаган Рәмил Фәнис улының артында сугышлы яшьлек, фидакарь хезмәт, намус белән узган еллар.
- Иң зур теләгем бер генә, - ди ул. - Күгебез аяз, илебез тыныч булсын.
Һәйкәл янында яңгыраган бу сүзләр тынлыкка кушылып китә. Әйе, тынычлыкның зур бәясен сугыш кырын күргәннәр бик яхшы белә, канкоешлар кабатланмасын, аналар газизләрен яу кырында югалтмасын иде ...
Лилия ЙОСЫПОВА.