Маяк
-2 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 февраль , 11:00

Утлы хәрби юл үткән

Нәкъ утыз җиде ел элек бүгенге көнне соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген үтеп туган иленә аяк басты. Районнан якынча 278 кеше хәрби хезмәтен Әфган җирендә үтте. Кызганычка каршы, районыбыз тарихына Әфган афәте канлы еллар өстәде, 8 райондашыбыз бу мәгънәсез сугышта батырларча башын салды. 2015 елда локаль сугыш ветераннарының «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы оеша. 

Утлы хәрби юл үткән
Утлы хәрби юл үткән

Аңа яугир-интернационалист Фларис Нурлыгаянов җитәкчеклек итә. Әлеге вакытта районда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 129 ветеран яши. Алар районның җәмәгать тормышында актив катнаша, яшьләрне хәрбипатриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә, килеп туган проблемаларны уртага салып хәл итү юлларын эзли.

Түбән Череккүл авылында туып-үскән, шунда төпләнеп гомер иткән Халит Рахманов 1982 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырыла. Учебкадан соң Шинданд шәһәренә эләгә.

- Югары Яркәйдә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада ДОСААФның техник мәктәбендә БТР һәм автомобильләр водителе курсларын үттем. Шиндандта реактив дивизионның артиллерия полкына эләгеп, автомобиль батальонында хезмәт иттем. Куәтле „Урал” автомобиле базасындагы ягулык-майлау материаллары ташуга махсуслашкан техниканы хезмәтләндердем. Шәһәрләргә, төрле тарлавыкларга рейдларга йөрдек. “БМ-21” реактив җайланмага хәрби снарядлар ташыдык, -дип хәтерли Халит Хәниф улы еракта калган ул елларны.

-Үзебезгә билгеләнгән нокталарга бензин, солярка ягулыгы ташыдык. Дошман утка тота. Без юлда, туктарга ярамый. Приказ бирелгән, без үтәргә тиеш. Әфган җиле, әле генә шаярышып йөргән яугир дусларны күз алдында югалтулар һаман истә, — ди ир уртасы яшен үткән яугиринтернационалист.

2 елга сузыла Халит Рахмановның Әфганстан җирендә үткән хәрби хезмәте. Утлы сугыш, күз ачкысыз ком бураны, авыр яраланган яугир дусларны госпитальгә озатулар...

Мәрхәмәтсез үлем тырнагыннан котылып кайткан Х.Рахмановның күкрәген күпсанлы юбилей медальләре бизи.

Бүгенге көндә ветеран Куйбышев ис. җәмгыятьнең мактаулы водителе - 41 елга якын гомерен әлеге һөнәргә багышлый. Башта «ГАЗ-53», аннары «КамАЗ» машинасына утыра. Язгы-көзге мөһим кампанияләрдә һәр вакыт алдынгылар сафында ул. Сенаж, силос, ашлык ташуда җитезлек күрсәтә. Үзен «Иң яхшы йөк ташу автомобиле йөртүчесе» булып таныта. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан намуслы эшчәнлеге өчен муниципаль район хакимиятенең Дипломына һәм акчалата бүләкләренә лаек була.

Халит Рахманов – гаиләдә тугры тормыш иптәше, яраткан әти һәм бабай. Гомерлек пары Альмира белән матур йорт тергезеп, ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Тормыш иптәше Түбән Череккүл сөтчелек фермасында учетчы булып эшли. Ул хезмәтендә мактаулы.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас