Илеш җире - гасырлар дәвамында хезмәт батырлары, киң күңелле һәм туган туфрагына тугры кешеләр үстергән бәрәкәтле төбәк. Район елъязмасында алтын хәрефләр белән язылган казанышлар - мул иген уңышлары, савучыларның югары күрсәткечләре, дәүләт бүләкләре - болар барысы да тырыш илешлеләрнең һәм җаваплы җитәкчеләренең фидакарь хезмәт җимеше.
Александр Алексеевич Кимның хезмәт юлы - Илеш үсешенең аерылгысыз өлеше. Биографиясе гади һәм тыйнак: шофердан башлап югары вазифаларга кадәр күтәрелгән юл - тырышлык, тәртип һәм җаваплылык үрнәге.
1995 ел аның тормышында яңа җаваплы чор башлый - җитәкче буларак та, гади кеше буларак та үзен тыныч, уйлап эш итүче, җәмгыять алдында җаваплылык тоючы шәхес итеп таныткан 39 яшьлек Александрга район язмышы тапшырыла.
Аның җитәкчелегендә Илеш яңа сулыш ала. Район тулай продукция җитештерү күләме буенча республиканың иң тотрыклы эшләүче биш районы исемлегенә керә. Кайсы гына өлкәне алсаң да - авыл хуҗалыгы, төзелеш, социаль-мәдәни өлкә, җәмәгать тормышымы - һәр юнәлештә үсеш күзгә күренә, шул рәвешле киләчәкне перспектив күзаллаучы, бер үк вакытта өлкән буыннар туплаган бай хезмәт тәҗрибәсен һәм рухи байлыкны оста файдаланучы чын хуҗа булуын ачык раслый. Һәр авылда спорт заллары һәм мәйданчыклар булдыру, район үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, бассейн, стадион, “Кара-юрга” ат-спорт комплексы, чаңгы трассасы төзелү - болар сәламәт яшәү рәвешенә һәм яшь буынга карата ихтирамның ачык чагылышы.
Александр Алексеевичны якыннан белүчеләр аны эшкә таләпчән, кешеләргә ихтирам белән караучы җитәкче итеп искә ала. Ул кабинетта гына утырып карар чыгаручылардан түгел, вазгыятьне үз күзләре белән күрергә, кешеләр фикерен тыңларга омтыла. Киң караш, ихласлык, гадилек һәм башкарылган эшкә гадел бәя бирә белү аны хезмәттәшләре һәм райондашлары арасында абруйлы итә. Республика җитәкчелеге дә аны тәҗрибәле, компетентлы, заманча фикер йөртүче оештыручы буларак югары бәяли.
Ун дүрт ел дәвамында районны җитәкләп, Илешнең чәчәк атуына һәм халкының иминлегенә хезмәт итә.
Лаеклы ялга чыкса да, ул туган районы белән бәйләнешен өзми. Үзе оештырган крестьян-фермер хуҗалыгы белән бүген лаеклы алмашчысы - улы Антон авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә, бүгенге көндә район икътисадына саллы өлеш кертә.
Алда - яңа планнар, яңа башлангычлар. Зур тормыш юлы үтеп тә, гадилеген һәм кешелеклелеген саклап калган, республика җитәкчелегенең һәм райондашларының ихтирамын яулаган Александр Алексеевич Ким күркәм юбилеен билгели. Аның хезмәт еллары - Илеш тарихының якты битләре. Алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге белән, туган җиренә терәк булып яшәү насыйп булсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Материалны тулырак итеп "Маяк Илеш" гәзитенең алдагы 8нче санында укырга була.