Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 февраль , 09:15

Гаиләгә ярдәм - янәшәдә

2026 елның 1 гыйнварыннан башлап Илеш районында ата-аналар һәм балалар белән эшләүче ярдәм бүлеге үз эшен башлап җибәрде. Ул элекке балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют нигезендә оештырылды һәм бүген катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Гаиләгә ярдәм - янәшәдәГаиләгә ярдәм - янәшәдә
Гаиләгә ярдәм - янәшәдә

Тормышта төрле хәлләр була. Эшсез калу, гаилә эчендәге аңлашылмаучанлык, балаларны тәрбияләүдә кыенлыклар, көнкүреш проблемалары-болар теләсә кайсы гаиләдә килеп чыгарга мөмкин. Мондый чакта иң мөһиме — ярдәмсез калмавыңны белү. Ярдәм сорарга мөмкинлек бар, һәм ул янәшәдә.

Ата-аналар һәм балаларга ярдәм бүлегендә тәҗрибәле белгечләр эшли. Аларның төп максаты — балаларның хокукларын һәм иминлеген яклау, гаиләне саклап калу һәм ныгыту. Бүлек эшчәнлеге гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен яклауга, гаиләдәге авыр хәлләрне кисәтүгә һәм вакытында ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Максатлар һәм төп бурычлар

Бүлекнең эшчәнлеге гаиләләргә катлаулы хәлләрне җиңәргә ярдәм итүне күздә тота. Моның өчен белгечләр: тормыш авырлыкларына дучар булган гаиләләрне ачыклый;гаиләне кризис хәленнән чыгаруда ярдәм күрсәтә; психологик, педагогик, хокукый һәм социаль ярдәм оештыра;балаларның караусыз калуын һәм хокук бозуларын кисәтү өстендә эшли.

Нинди ярдәм күрсәтелә

Ата-аналар һәм балаларга ярдәм бүлегендә гаиләләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә. Алар арасында: катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларны сәламәтләндерү; алкоголь бәйлелеге проблемасы булган очракта ярдәм күрсәтү; гаиләләрне социаль озату; югалган яки рәсмиләштерелмәгән документларны торгызуда булышу; психологик һәм педагогик ярдәм; тормыштагы һәм гаиләдәге төрле мәсьәләләр буенча киңәшләр бирү.

Гаилә белән эш ничек алып барыла

Һәр гаилә белән эш аерым тәртиптә оештырыла. Иң элек белгечләр гаиләнең мөрәҗәгатен карый, яшәү шартларын өйрәнә. Моңа кадәр ярдәм күрсәткән хезмәтләрнең эш тәҗрибәсе дә исәпкә алына. Аннары гаиләдәге авыр хәлнең сәбәпләре, аның үзенчәлекләре, максатлары һәм кыйммәтләре анализлана. Һәр гаилә әгъзасының шәхси үзенчәлекләре дә игътибарга алына. Шушы нигездә шәхси ярдәм һәм тернәкләндерү программасы төзелә. Барлык эш барышында гаилә белән куратор эшли — ул белгечләрнең хезмәтен килештерә, гаиләне озата һәм ярдәмнең нәтиҗәсен күзәтеп бара.

Социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе

Социаль хезмәтләр ата-аналарның язма яки электрон мөрәҗәгате нигезендә, шулай ук тиешле оешмалардан килгән мәгълүмат буенча күрсәтелә. Гаиләнең хәле комиссия тарафыннан карала, һәм ярдәм кирәклеге турында карар кабул ителә. Социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Ярдәм күрсәтү вакыты гаиләнең хәленә карап аерым билгеләнә. Адаптация һәм профилактика юнәлешендә эш алып барылган очракта, хезмәт күрсәтүнең минималь вакыты — 1 айдан 3 айга кадәр.

Кайчан мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Бүлеккә гаилә тормышы бала иминлегенә куркыныч тудырган очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу эшсезлек, тотрыклы керем булмау, ата-ана белән бала арасындагы җитди каршылыклар, яшәү шартларының начар булуы, көч куллану билгеләре һәм башка катлаулы хәлләр белән бәйле булырга мөмкин. Ата-аналар һәм балаларга ярдәм бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Исәмәт авылы, Шоссейная урамы, 19/4 йорт. Бүлек мөдире - Ризида Рәвил кызы Гизатулина. Белешмәләрне 8 (34762) 48-1-93 телефоны аша алырга мөмкин. Электрон почта: сsp20@bashkortostan.ru

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү - оят түгел. Кайчак нәкъ вакытында ясалган адым гаиләне саклап калырга, балаларга тыныч һәм имин киләчәк бүләк итәргә ярдәм итә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас