«Әлеге гаскәрләр штурм бүлекчәләре түгел. Безнең БПЛА операторлары сугышчан бурычларны башкачарак үти. Алар разведка, теге яки бу ситуацияләрдә озата бару, мониторинг белән шөгыльләнә, - диде Алмаз Абдрахманов. - Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләрне җыябыз. Әмма өлкәнрәк кандидатураларны да карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА бүлекчәләрендә машина йөртүчеләр, инженерлар, саперлар һәм хәтта пешекчеләр булып эшли ала.
Ләкин иң мөһиме, әлбәттә - дрон операторлары. Аларны укыту Оборона министрлыгының махсуслаштырылган полигоннарында уза. Контрактчыларны әзерләгәннән һәм СВО зонасына күчергәннән соң, түләүләр башкарыла. Алар 220 мең сумнан башлана. Әмма хәрби хезмәткәр Оборона министрлыгыннан 400 мең сум һәм республикадан бер миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Хәрби эшнең уңышы БПЛА операторларының сыйфатлы эшенә бәйле. Шуңа күрә сайлаганда яшькә генә түгел, сәламәтлек торышына да карыйбыз. Моннан тыш, ир-егетләр профотбор узачак.
Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турында тулырак мәгълүмат алу өчен 8-917-760-0709, 122 телефоннары буенча шалтыратырга, шулай ук Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.«Башинформ»нан алынды.
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына язылыгыз: max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!