Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 февраль , 15:00

Булдыклы да, ярдәмчел дә

Югары Яркәй авылында бик матур гомер кичерүче, күпләргә үрнәк булырлык Светлана һәм Рәдис Имамовлар гаиләсе яши.

Булдыклы да, ярдәмчел дә
Булдыклы да, ярдәмчел дә

Безне ныклы дуслык җепләре тоташтыруга да 45 елга якын вакыт үтеп киткән. Дус-тату, бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлап, ярдәмләшеп, аралашып яшәгәнгәдер 45 ел түгел, әйтерсең дә 45 көн узган. Мин үзем Уфа шәһәрендә яшим. Хезмәтем бик җаваплы, тынгысыз булуга карамастан, вакыт табып, дусларым белән очрашып, күрешеп торырга тырышам. «Бер күрешү, үзе бер гомер», дип юкка гына әйтмиләрдер. Әгәр инде мондый мөмкинлек килеп чыкмаса, без телефон аша хәлләребезне белешәбез, шатлыккуанычларыбыз белән уртаклашабыз, килеп чыккан авырлыкларны җиңеләйтергә тырышабыз. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән айлар, еллар узганын сизми дә калабыз шул. Ә еллар маңгайларга сырлар салып, ага да ага... Менә, Светлана Сәлих кызына да 65 яшь ишек каккан.

Түбән Череккүл авылында Зәрига апа белән Сәлих абый Гыймазовларның үрнәкле, тырыш, булдыклы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Зәрига апа өч ятим баланы ялгыз канаты астында бик яхшы тәрбия биреп үстерә, барысы да уңган, тырыш булып үсәләр, матур гаиләләр коралар. Светлана Сәлих кызы сигез яшендә ятим кала. Әтисе Сәлих абыйны авылда әле дә ихтирам белән искә алалар. Бөек Ватан сугышыннан ул бер кулын югалтып, туган ягына беренче группа инвалид булып кайткан. Өстәвенә, үпкәсен дә дошман пулясы тишеп үткән. Ул колхоз рәисе, баш агроном, баш хисапчы, ревизия комиссиясе рәисе булып эшли, ләкин сугыш яраларыннан савыга алмыйча, нибары 45 яшендә мәрхүм була. Мөгаен әтисенең бөтен асыл сыйфатлары да кызына күчкәндер. Светлана апа тормышта уңган хуҗабикә, аның сынмас рухлы, ирләр сыман “корыч” характерлы булуын да ассызыклау мөһим. Светлана апага тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Балачагын ул һәрвакыт күз яшьләре белән искә ала.

-Ялгызы өч бала үстерүче, шул ук вакытта беренче группа инвалид энесен дә тәрбияләүче әнкәйгә ничек тә ярдәм итәргә тырыштым. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, каникул вакытында сыер савучыларны ял иттердем. Җәй көне күп кенә иптәшләрем кебек болыннарда күбәләк куып, яшел чирәмнәрдә ятып уйнау урынына балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Бала чагымда алган ачы тәҗрибәнең тормышта кирәге чыкты. Әллә шуңа бернинди авырлыклар алдында да баш имәдем,- ди ул.

Светлана Сәлих кызы шәхси тормышында да бик бәхетле. Яшьлек мәхәббәте Иске Күктау егете, аны ярты сүздән аңлап торган, хәстәрлекле, өлгер, уңган Рәдис Мирхәт улы белән 41 ел тату гомер кичерәләр.

Бухгалтер дипломы алган кызны 1983 елда «Урожай» колхозына юллама белән эшкә җибәрәләр. Көләч йөзле, булдыклы, чая, уңган, туры сүзле җырчы кызга Рәдис бер күрүдә гашыйк була һәм барыбер үзенә карата. 1985 елда гөрләтеп туй ясыйлар һәм район үзәгендә төпләнеп, икесе дә 10 санлы ПМК оешмасында эш башлыйлар. Бу эшчән, уңган яшь гаиләгә озак та үтми бер бүлмәле фатир бирәләр. Шатлыкларының иге-чиге булмый. Куйбышев ис. колхоз рәисе Ә.Рахманов (мәрхүм) белән 10 санлы ПМК начальнигы И.Вахитовка чиксез рәхмәтлебез диләр алар. Җирләре зур булмаса да, гаражын да, мунчасын да, сараен да салалар. Малтуар карап, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәр үстерәләр. Шулай бераз яшәгәч, кулда көч-куәт барында дип уйлашканнан соң, урын алып, йорт салып чыгалар. Менә хәзер үз көчләре белән тырышып салган йортларында 30 ел бик матур, җитеш, мул тормышта яшиләр. Йорт-кураларының чисталыгына,пөхтәлегенә, төзеклегенә сокланырлык.

Имамовлар 1997 елда шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнеп, үзләрен сынап карарга булалар. Бу уй-максатлары тормышка аша, уңай нәтиҗәләргә ирешеп, район, республика күләмендә танылалар. Зур түземлек таләп иткән бу хезмәтне 2017 елга кадәр (20 ел) дәвам итәләр. Бу чорда төрле чараларда катнашып, мәрхәмәтлелек күрсәтәләр. Хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда.

Юбиляр бик оста, бар эш тә кулыннан килә. Нәрсәгә генә тотынса да җиренә җиткереп, матур итеп башкарып чыга. Кешеләргә дә бик ярдәмчел ул. Үтә дә кешелекле, кечелекле. Шуңадыр аны туганнары, без – дуслары, замандашлары, күршеләре гадилеге, эчкерсез ихласлыгы, сабыр холкы өчен ярата, ихтирам итә, хөрмәтли.

Светлана апа белән Рәдис абый Зәрига апа белән Маратны да яхшы тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Бик рәхмәтле иделәр, урыннары һәрчак өйләренең түрендә булды, бик ярдәм иттеләр. Гомумән, бу гаиләнең күңел җылысы, ризыклы табыны якыннарына гына түгел, дусларына, күрше-күләнгә дә җитә.

Шуны да әйтми булмый, Светлана апа Рәдиснең әнисенә чиксез рәхмәтле. «Мине бер күрүдә охшатып, алсаң Светлананы гына аласың, башка кеше кирәкми», дигән. «Рәдиснең әти-әнисе минем өчен бик әйбәт булдылар, урыннары оҗмахта булсын», - ди юбиляр.

Имамовлар ел саен корбан чалып Коръән укыталар, икесе дә ураза тоталар. Светлана апаның пешергән бәлешләре, пироглары, ашлары телеңне йотарлык тәмле. Туган төбәгенең олы йөрәкле кызы Светлана Сәлих кызы игелекле гамәлләр кылып гомер кичерә. Бүгенге көндә Әсхәт Рахмановның исемен мәңгеләштерү уе белән яши.

Светлана апа ике йөзле, ялагай, алдашкан кешеләрне яратмый. Шуны да әйтми мөмкин түгел, 50 яшьлек юбилеен котлап, намуслы хезмәт югары бәяләнеп, республиканың иң югары бүләгенә Почет грамотасына лаек булды. «Хезмәт ветераны» исемен зур горурлык белән йөртә.

Хөрмәтле Светлана Сәлих кызы!

Күркәм бәйрәмеңдә йөрәк түреннән чыккан иң изге, иң якты теләкләремне, олы рәхмәтемне җиткерәм. Синең яхшы киңәшләрең, ярдәмнәрең тормыш сукмагыннан ныклы адымнар белән җиңел үтәргә ярдәм итә. Тормыш юлыңда кояштан – балкыш, айдан – нур, йолдызлардан моң алып, яшьлегеңдәге дәрт-дәрманны, күңел көрлеген саклап, пар канатлы булып, сөекле тормыш иптәшең Рәдис Мирхәт улы белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, корган дөньяларыгызның игелеген күреп, озын-озак, бәхетле, сәламәт тормыш кичерегез.

Бер-берсен ихтирам итеп, аңлап яшәгәннәр генә бәхеткә лаектыр.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын,
Сезнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып, тигез яшәгез,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Гомер көзе сары алтын диләр,
Алтын җылытмый йөрәкне.
Парлап килсә генә картлык-бәхет
Ялгыз картлык өзә үзәкне.
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшәгез,
Аллаһ биргән шушы гомерне.

Нәфисә БИЛАЛОВА. Уфа шәһәре.

 

Дуслар! "Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналларына язылыгыз һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз:

- МАХ  - https://max.ru/ilishmayak

- Телеграм - https://t.me/ilishmayak

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас