Проектның турыдан-туры җитәкчесе – Илдар Әләүтдинов-Мәскәү мөфтие, дин белгече, китаплар авторы, остаз һәм җәмәгать эшлеклесе. Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе. Аның эшләре киң аудиториягә ышаныч, әхлак һәм тормышка мәгънәви якын килү нигезләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.IQRA конкурсы-үзеңне, белемеңне, аңлавыңны тикшерү мөмкинлеге.
Баш мөфти шәех Рәвил Гайнетдин фатихасы белән Мәскәүдә, Казанда һәм Уфада бер үк вакытта IQRA китап уку буенча V Халыкара конкурсның финалы узды. Юбилей конкурсында Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Азия дәүләтләреннән барлыгы 500гә якын кеше катнашты. Беренче этаптан соң иң яхшы 50 катнашучы гына финалга чыкты.
Шунысы игътибарга лаек, укучылар арасында гаилә парлары саны елдан - ел арта бара-быел финалга өч гаилә чыкты. Алар арасында Рсай авылыннан якташларыбыз Надир Сәлихов һәм Зөһрә Сакаева да бар. Алар өч ел рәттән «УКЫ» төбәк конкурсларында катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте. Шул рәвешле, Надир Сәлихов - кыйммәтле бүләкләргә ия, ә Зөһрә Сакаева конкурста җиңүче булды. Мөселманнарның Диния нәзарәте Мөслим тур белән берлектә хаҗга сертификат тапшырды.
Дуслар! "Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналларына язылыгыз һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз:
- МАХ - https://max.ru/ilishmayak
- Телеграм - https://t.me/ilishmayak