«Ел укытучысы – 2026» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында сигез укытучы катнашты. Шулай ук, конкурс чикләрендә параллель рәвештә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләр арасында «Ел педагогы-2026» конкурсы барды. Анда да сигез педагог катнашырга теләк белдерде.
Әлбәттә, чара бар яктан сәләтле, иҗади һәм үз эшенә тугры педагогларны берләштерсә, икенче яктан көч, осталык, яңа идеяләр белән эш итә, педагогик алымнарны оста һәм дөрес куллана алуны күрсәтә, ә өченчедән, конкурс – ул үзара ярыш та.
Башлангыч этапта һәрбер укытучы чит мәктәптә таныш булмаган укучылар белән әңгәмә корды, сыйныф сәгатьләре үткәрде. Һәрбер конкурсант укучы белән төрле тема буенча әңгәмәләште, бәхәсләште, сорауларга җавап эзләде. Әңгәмә төрле темага корылды: «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре», «Музей һәм анда сакланган тарихи реликвияләр», «Фән һәм фәннең мөмкинлекләре», «Намус. Намус белән яшәү җиңелме,әллә авырмы», «Җиңү. Җиңү җырлары нәрсә турында сөйли?». Һәр тема буенча укучылар үз фикерләрен җиткерде, сорауларга җавап бирде, мәкальләрне искә төшерде, онлайн-сәяхәт оештырдылар. Һәр укытучының әңгәмәгә җентекле әзерләнүен, бай күргәзмәле материал куллануын, яңа технологияләр белән оста эш итә белүләрен жюри әгъзалары игътибарга алды.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагоглары балалар белән занятие үткәрделәр. Әлбәттә, кечкенәләр белән эшләве бер яктан кызык булса, икенче яктан бик җиңел түгел. Беренче тапкыр күргән кызлар һәм малайлар белән тиз арада уртак тел табып, дәрес алып бару өчен педагогик һәм психологик алымнарны дөрес һәм урынлы куллана белү дә мөһим. Ә конкурста катнашучыларның һәрберсе куелган бурычларны үтәп, методик яктан дөрес төзелгән дәресләр үткәрүгә иреште.
Арытаба ачык дәрес күрсәтелде. Ул укучыларга белем, күнекмәләр, яңа материалны җиткерүне, тәрбия бирүне максат итеп куя. Ачык дәресләр вакытында конкурсантларның программада бирелгән материалны системалы рәвештә аңлата алулары, укучы белән уртак тел табып эшләүләре күренеп торды.
Түбән Яркәйдәге лицейда 6 сыйныф укучылары рәсем дәресендә «Шарж» жанрында сурәт төшерергә өйрәнсәләр, физик тәрбия дәресендә чаңгыда дөрес йөрү алымнарын ныгыттылар һәм сәламәтлек өчен файдалы күнекмәләрне дә искә төшерделәр; 3 сыйныфта математика дәресендә космоска сәяхәт итеп, арттыру,киметү,кабатлау,бүлү күнекмәләрен кулланып дөрес итеп мәсьәләләр чишәргә өйрәнделәр, 2 сыйныф укучылары рәсем һәм җыр буенча уртак дәрестә Матрешка белән танышып, белемнәрен ныгыттылар һәм үзләре дә рәсем төшерделәр.
Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә математика дәресендә саннар темасына мәсьәләләр чишсә, 2 сыйныф укучылары «ь» билгесенең төрләрен, кайсы очракта куелуын мисаллар аша ныгыттылар. 4 сыйныф укучылары Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский кебек тарихи шәхесләр белән танышып, туган илебездә тату, дус һәм бердәм яшәү серләренә төшенделәр, ә 5 сыйныф укучылары татар телендәге сузык авазлар турында белемнәрен ныгыттылар.
Ә тәрбиячеләр өчен яңа сынау төре ул-ата-аналар белән әңгәмә кору. Бүгенге көндә әти-әниләрне дә тәрбиячеләрне дә борчыган сораулар бик күп. Бу сорауларга дөрес җавапны бергәләп эзләгәндә генә эшнең нәтиҗәсен күрергә була. Конкурсантлар сәламәт бала тәрбияләү, гаджетлар, өйдә балалар нинди уенчыклар белән уйный, бүгенге көндә аларны ничек кызыксындырырга, дөрес сөйләшер өчен нинди күнегү эшләргә кирәк һ.б. темаларга әти-әниләр белән әңгәмәләштеләр, борчыган сорауларга җавап эзләделәр.
Ярым финалга чыккан биш укытучы осталык дәресе күрсәтте. Биредә һәрбер конкурсант үзенең күп яклы талант иясе булуын раслады. Аларның барысының да чын педагог кына түгел, ә шулай ук сәләтле артист та, алдынгы карашлы белгеч тә икәненә төшенергә була иде.
Осталык дәресләре вакытында конкурстлар уку тизлеген арттыру өчен файдалы күнекмәләр, нейроуеннар ярдәмендә белем сыйфатын күтәрү, панертоль методикасын кулланып картиналар эшләү, сәламәт балалар үстерүгә, һәр укучының белем буенча шәхси нәтиҗәсен күрергә ярдәм иткән педагогик алымнар турында фикер алыштылар, һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Осталык дәресләре һәр педагог өчен файдалы булды, дип уйлыйм.
Финалистлар мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Фәрух кызы белән бүгенге көндә мәгариф системасында булган яңалык, ачышлар, технологияләр, шул ук вакытта, проблемалар турында әңгәмә оештырды.
«Ел укытучы-2026» конкурсының җиңүчеләре билгеләнеп, Йонны төп мәктәбенең рәсем дәресе укытучысы Эльмира Хакова - «Иҗади эзләнү һәм үзенчәлекле карар», Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең физик тәрбия укытучысы Чулпан Исламова - «Йөрәгемне балаларга бирәм», Андреевка урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Вера Семенкина - «Һөнәргә тугрылык», Түбән Яркәйдәге лицейның татар теле укытучысы Алсу Басыйрова «Әхлак кыйммәтләрне саклаган өчен», Карабаш урта мәктәбе филиалы Иштирәк төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Җәмилә Бакиева «Коммуникатив мәдәнилек» номинациясе бирелде.
«Ел педагогы -2026» район конкурсында Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы логопеды Гөлшат Набиева - «Һөнәргә тугрылык», Иске Күктау урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Айгөл Газизова - «Җиңүгә омтылыш», Кужбахты авылы филиалы тәрбиячесе Гүзәл Хәертдинова - «Йөрәгемне балаларга бирәм», Рсай урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Гүзәл Латыйпова «Педагогик өмет» номинациясенә лаек булды.
Укытучылар арасында: Иске Күктау урта мәктәбенең математика укытучысы Нурия Шәехмуллина, Югары Манчар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Розалия Якупова, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Мәрдиева, ә тәрбиячеләр арасында: Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасыннан Ләйсән Габдуллина, Югары Яркәй 3 нче балалар бакчасыннан Лилия Сәйфуллина һәм Түбән Яркәй балаларны үстерү үзәге-балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Уразаева конкурсның финалистлары, дип билгеләнде.
Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Мәрдиева - «Ел укытучысы», Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәйфуллина «Ел педагогы» конкурсында җиңүче дип табылды.
Мәгариф системасында эшләгән һәр педагог балаларны белем, тәрбия дөньясына гына әйдәп калмый, шулай ук аларга үз сәләтләрен ачарга, чынбарлык тормышны танып-белергә өйрәтә. Шулай ук, конкурсларда катнашып, алар сәләтләрен ача, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, һөнәри яктан үсә. Агымдагы елда педагоглар арасында барган ярыш һәр катнашучының күңелендә якты хатирәләр калдыргандыр, дип ышанам.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик кабинеты мөдире.
Дуслар! "Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналларына язылыгыз һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз:
- МАХ - https://max.ru/ilishmayak
- Телеграм - https://t.me/ilishmayak