Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән барыбыз өчен дә кадерле, изге бәйрәм – Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйм.
Туган илгә тугрылыкны һәм аның иминлеге хакына бурычыңны намусың кушканча үтәүне чагылдырган изге бәйрәм ул 23 февраль.
Ир-егетләр, хатын-кызлар – солдатлар ил чакыргач, көрәшкә күтәрелеп, аның тынычлыгын, бәйсезлеген саклады, нинди генә алыш булмасын, совет кешеләренә хас булганча, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте.
Өлкәннәр традициясен дәвам итеп, район яшьләре хәрби Кораллы Көчләрдә үз бурычын намус белән үти. Бу – авыр фронт юллары үткән яугир-ветераннарның аларны үзләренең, ата-бабаларыбызның яхшы үрнәгендә, антка тугрылыкта, Ватаны патриоты итеп тәрбияләү нәтиҗәсе. Районда сезнең хакка эшләнгән яхшылыклар – ихтирам, хөрмәт билгесе.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.