Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 февраль , 15:00

Авылыбыз горурлыгы

«Безнең Гөлназыбыз, безнең ак халатлы фәрештәбез! - дип хөрмәтләп әйтә аның турында авылдашлары. Әйе, ул бу сүзләргә бик лаеклы шәхес.

Авылыбыз горурлыгы
Авылыбыз горурлыгы

Гөлназ Рәүзәт кызы Гәрәева - Кужбахты, Тәжәй авылы халыкларын 35 ел буе хезмәтләндергән югары категорияле медицина белгече. Үзе - Кужбахты кызы, әти-әнисе гомер буе фермада тир түккән кешеләр. Гаиләдә, апа кеше буларак, кече туганнары Чулпан белән Уралга да күз-колак булып тору йөкләтелә кызга. Шуңа да бәләкәйдән тырыш, һәр нәрсә өчен үз өстенә җаваплылык алып яшәргә өйрәнгән ул. Ә инде медицина өлкәсен сайлавы - әтисе Рәүзәт абыйның аяклары белән сызлануы сәбәпче була. “Әтиемнең авыртынуларын аз гына киметә алсам иде!”, - дип хыяллана ул һәм Уфадагы беренче санлы медицина колледжына укырга керә. Аны кызыл диплом белән тәмамлый. Медицина университетында укуын дәвам итеп, югары белемле табиб булырга да кулыннан килер иде, әлбәттә. Әмма кыз туган якларына кайтып жиң сызганып эш башлый.«Халидә Галиянова, Диләрә Иргалина, Фәридә Мәхмүтова апалар белән бергәләп эшләргә туры килде, алар миңа карата бик игьтибарлы булды”, - дип искә ала ул.

Кужбахты ФАПы районда иң зур участокларның берсе. Фельдшер карамагында - 650 кеше, шул исәптән 200 дән артык пенсия яшендәге өлкәннәр, 43 мәктәп баласы, 12 кече яшьтәгеләр. Ике ел элек яна модульле ФАПачылды, монда бар уңайлыклар булдырылган җылы, якты, интернетка тоташтырылган. Халыкларның сәламәтлеге электрон журналда теркәлә, «Промед» программасында алып барыла, анализларның нәтиҗәсе күзәтелеп бара. 2013 елдан башлап диспансеризация үткәрү каралган. ФАПка махсус медицина машинасы бирелгән. Кыскасы, яраткан эшен күңел биреп башкарырга фельдшерга бар мөмкинлекләр тудырылган.

Авыл җирендә фельдшер хезмәте бик җаваплы, аның көне дә, төне дә юк, авыруларны күзәтү астында тоту, йортларга чыгып ярдәм күрсәтү, профилактика-аңлату эшләре алып бару - барысы да аның иңнәренә йөкләтелгән.

Күп еллар инде Кужбахты авыл советының иң лаеклы депутаты да булып тора ул. Аның төпле фикере һәр сессия, җыелышларда халыкка җиткерелеп бара. Биш ел саен белемен арттыру, аттестацияләр үтү, күпьеллык тәҗрибә үз нәтиҗәсен бирә. Югары категорияле фельдшер «Башкортстан республикасының медицина отличнигы” исемен горур йөртә, Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы Почет грамотасы иясе дә. 2025 елда ул «Башкортстанның иң яхшы фельдшеры» конкурсында катнашып, өч этапны унышлы үтте һәм икенче урын яулады. Югары күрсәткечләргә ирешкән медицина хезмәткәре декабрьдә Мәскәүдә «Бөтенрусия кадрлар форумы»нда республика исеменнән катнашты. Монда инде тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар, семинар, һ.б. - Русиянең 89 төбәгеннән килгән иң яхшы медицина белгечләре белән аралашу бәхете тия аңа.

Тормыш иптәше Фәнүс, кызы Лариса, оныгы Арсен, әнисе Асия апа, туганнары - аның иң якын ярдәмче-терәкләре. «Авылдашларыма, Кужбахты, Тәҗәй халкына бик рәхмәтлемен. Туган ягымда яратып яшим һәм эшлим - шуның белән бик бәхетлемен», - ди хөрмәтле авылдашыбыз. Бер сүз белән әйткәндә: халык - синнән, син - халыктан уңдың дисәк тә, ялгыш булмас.

Шундый искиткеч шәхесләр бизи дә инде һәр төбәкне. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, ак халатлы фәрештәбез.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас