Без аның белән 1978 елда Югары Яркәйдәге хәзерге беренче гимназиягә бер елда килдек. Менә хәзер ярты гасырга якын бер-беребезне беләбез, аралашабыз. Ул әйдәүче математикларның берсе булды. Флүрә Шәех кызы укыткан укучыларның күбесе техник югары уку йортларын уңышлы тәмамлавы, физика, математика укытучылары булып китүләре дә күп нәрсә турында сөйли.
Алты балалы Саҗидә һәм Шәех Баязитовларның зур, матур, тату гаиләсендә иң кечесе булып дөньяга килә. Авыр сугыш елларында туган бала булуына карамастан, үтә теремек, зирәк бала булып үсә. Башлангыч сыйныфларны Төбәк (хәзер ул авыл юк инде) башлангыч мәктәбендә укый. Хезмәттәшем Зәлифә Икрамова бәләкәйдән “5”кә генә укыды, дәресне үзләштереп, җавап биреп утыра иде дип хәтерли аны.
Баязитовлар гаиләсе башкалардан өйдә гәзит-журнал, китап культы хөкем сөрүе белән аерылып тора, авылда бердәнбер мандолина аларда була. Бар балалары да бу музыка коралында уйнарга өйрәнә.
Мин иң башта бергә эшли башлаганда аның “Ағиҙел” журналын укып баруына гаҗәпләндем. Концерт куйганда мандолинада, баянда уйнавы, моңлы итеп җырлавы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән сокландыра иде.
Карабаш урта мәктәбеннән соң, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм уңышлы тәмамлый. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Вәзыйх абый белән гаилә коргач, тормыш иптәшен кайда җибәрәләр, шунда эшли. Дүртөйле, Илеш районнары мәктәпләрендә тәҗрибә туплап килгән укытучы Югары Яркәйдәге беренче мәктәптә җиң сызганып эшкә тотына.
Миңа аның өч баласын да укытырга туры килде. Лира, Илдар, Рөстәм Раяновлар үзләре сайлаган һөнәрләре буенча белем алып, үрнәкле дөнья көтә. Хәзер үзләре картәти, картәни булганнар инде.
Флүрә Шәех кызы аларның һәр уңышына сөенеп, актив тормыш алып бара. Бүгенге көндә дә велосипедта йөри, ЛФКда спорт белән шөгыльләнә. Аның йортыннан беркайчанда кеше өзелми. Хезмәттәшләрен, элекке укучыларын, туганнарын, балаларын, оныкларын сыйхөрмәт, якты йөз белән каршы ала.
Аның хезмәтен Хөкүмәтебез дә югары бәһалый, күпсанлы Мактау грамоталары, “СССРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә.
Тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, зиһене якты, хәтере яхшы, тормышта позитив карашлы, кунакчыл, йомарт, киң күңелле булуы белән күпләргә үрнәк ул. Бар төр яңа технологияләрне үзләштерә, видеога, фотога төшереп, юбилейга, бәйрәмгә видеороликлар эшләп бүләк итә. Кыскасы, Интернетның барлык нечкәлекләрен белә. Әйтергә кирәк, ветеран педагог математика буенча район олимпиадасында җиңүчеләргә үз премиясен булдырды. Үзен шефка алган Рита Мифтахова җитәкләгән сыйныф белән тыгыз бәйләнештә яши, бәйрәмнәрдә балаларны күчтәнәчләре, бүләкләре белән сөендерә.
Флүрә Шәех кызына киләчәктә дә бетмәс энергия, артып торган көч-куәт, ташып торган дәрт-дәрман юлдаш булсын.
Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф ветераны. Югары Яркәй авылы.