Маяк
-3 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 март , 12:00

Язучының тормыш сукмагы

Район Балалар иҗат үзәгендә зур бәйрәм һәмтантана үтте. Иҗат йортында шөгыльләнүче укучы балалар янына “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары китап туе уздырырга килде. Райондашлары арасында гына түгел, республика халкына шигырьләре белән танылу алган Рәлиф Шагали яңа гына табадан төшкән “Үсәсе килә” исемле китабын тәкъдим итте.

Язучының тормыш сукмагы
Язучының тормыш сукмагы

Яшәешенең һәр мизгелен шигырьләрендә чагылдырган иҗатчы, бүгенге көндә, талантларга бай Илеше, туган ягы, балалар тормышы турындагы шигырьләрен, әкиятләрен туплаган басмасын китап укучыларга тәкъдим итүебик дулкынландыргыч вакыйга. Язучының бүгенгә алты китабы дөнья күрде. Биш китабына кергән иҗат җимешләре күбрәк өлкәннәр тормышын чагылдырса, бүген аның кулында – З.Биишева ис. “Китап” нәшриятендә балалар өчен басылып чыккан “Үсәсе килә” исемле китабы. Ул рәсемнәре, бизәлеше, шигырьләре, әкиятләренең балалар теле белән язылган булуы белән аерылып тора.

Кем соң ул Ралиф Шагали?

Бу сорауга җавап бирер алдыннан, күпләрнең башына шундый фәлсәфи уйлар керергә мөмкин: минем бу дөньяда яшәешемнең нәтиҗәсе нәрсәдә?
Үзеңнән соң, киләчәк буынга нинди рухи байлык калдырасың, кешем? Киләчәктә балаларың, оныкларың, йөзәр, меңәр еллардан соң килер буын, үткәннәрне, тарихны, бүгенге милләт халкының әдәбиятын, мәдәниятен белерме? Үзебезнең ата-бабаларыбыз тормышын, тарих чоңгылыннан эзләп табып, киләчәк буынга илтеп тапшыра аламы бүгенге буын? Һәм шуңа бәйләп, Рәлиф турындагы сорауга җавапны аның дусты, җырчы-шагыйрь, композитор Рәмил Чураголовның бер җөмләсе белән язып куйыйм:

“Кулында – гармун... Җанында-җырмоң! Каурый каләменурлый галәмне!” Әйе, нәкъ менә шундый, бар якка да оста, бүгенге көндә алты китап авторы, гармунчы, җырчы, төзелеш остасы Рәлиф Шагали кебек мәдәниятле кешеләр булганда, милләтебез яшәр һәм үсәр, татар теле киләчәк буынның аралашу теле булып мәңге яшәр!

Балалар иҗат йортында узган бүгенге иҗат бәйрәмен чарага килгән һәркеше күңелгә якын, җылы очрашу итеп кабул итте. Рәлиф Шагали кичәне Башкортстанның халык артисты Фирдүс Шәрәфуллин көенә язылган үзенең “Кадерем, әй Кадерем!” җыры белән башлап җибәрде. Балалар иҗат йорты белгече, чараны алып баручы Айгөл Хәсәнова китапка кергән һәр шигырьне балалар башкаруында тамашачыларга тәкъдим итте. Нәни җырчылар Дилә Садретдинова һәм Элмира Сәхибгәрәева, “Чулпылар” конкурсы лауреаты Илшат Гыйззәтуллин башкарган җырлар, Азалия Фаздалова үзе язган шигырьләрен укуы исә бик урынлы булды. “Колынчак” балалар театрының нәни артистлары ”Черки һәм бал корты” әкиятен сәхнәләштереп, осталыкларын күрсәтте. Күренеп тора, балаларны әзерләүгә Әлфия Вәлиева, Айгөл Хәсәнова, Зифа Фәтхуллина, Флорид Галәветдинов кебек сәхнә кешеләре зур көч салганга укучылар чын мәгънәсендә артистлар чыгышы тәкъдим иттеләр дә.

Уфадан килгән кунакларыбыз, З.Биишева ис. “Китап” нәшриятенең татар язучылары бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова һәм Башкортстан Татар конгрессы Дим бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Әхтәмова Рәлиф Шагалиның китабын чыгару тарихының кызыклы мизгелләре белән уртаклаштылар һәм дә шагыйрьгә Татар Конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары иҗатташ дусларының сөенечле вакыйгасын шигъри юллар, истәлекләр, китап буенча уздырылган кечкенә мастер –класс аша тәкъдим иттеләр. Матур, мәгънәле итеп яза алу һәм язган юлларын берәгәйле итеп әйтә алу сәләте булган өчен берләштергән инде иҗат кешеләрен бу берләшмә. Шулай да тамашачы күңелендә иң матур мизгелләр булып, шагыйрьнең тормыш иптәше Венера ханымның һәм дә Рәлиф Шагалиның йомгаклау чыгышы калгандыр.

Иҗатлы тормыш-бу күп акыл көче сорый торган сәнгать сукмагы. Гаиләдә барың бергә атлаганда, бер-береңне күз карашыңнан аңлап яшәгәндә илһам килә язучыга. Тормыш иптәше Венера ханым Рәлифнең, аның иҗатташ дусларын хуплап, кичәләргә һәрдаим йөрүе, аларны оештыруга ярдәме - матур күренеш. Өй эчендә, гаиләдә булган татулык илһам бирә дә индеавторга. Туган телгә карата мәхәббәт кече яшьтән салынганын белеп, шигырьләрен, әкиятләрен иң беренче өйдәгеләргә, оныкларга укый язучы. Рәлиф Шагали, үз чиратында, иҗатына игътибар һәм хөрмәт өчен кичәне оештыручыларга, кунакларга, туганнарына, якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Мостафинага зур рәхмәт сүзләрен юллыйсы килә.

Иҗат булган җирдә, гомумән, югары тойгылар, мәртәбәлелек тантана итәр, диләр. Тормыштан алынган гади көнкүреш вакыйгаларын шигырьләрендә зурлап күрсәтү юлын бик уңышлы күрсәтте шагыйрь очрашу вакытында. Җыеп әйткәндә, һәр җирлекнең үз диалектын, гореф-гадәтен, йолаларын, моңын саклаган язучылар булганда, ана сөте белән кергән телебез саклану - бәхәссез!

Мәрьям ШӘМСИЕВА.Торачы авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас