Маяк
-7 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 март , 15:00

Ике уңган ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Авыл үзенең тырыш кешеләре белән дан тота. Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр.

Ике уңган ярәшсә, бәхет барыр янәшә
Ике уңган ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Илешебездә соклангыч гаиләләр күп.

Яңа Күктау авылында гомер кичерүче Илиза һәм Рәфис Мослыховларның тырыш гаиләсе олы ихтирамга лаек.

Илиза Фәнил кызы — Иштирәк авылы кызы. Әрҗүдә һәм Фәнил Галләмовларның тату гаиләсендә хезмәт сөеп үсә. Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Бишенче курста укыганда кичке мәктәптә эшли. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын Октябрьский шәһәрендә һөнәре буенча башлый. Арытаба Иштирәк төп мәктәбендә укучыларга туган тел һәм әдәбиятыннан белем бирә. 2021 елдан Башкорт аграр-технология колледжында балаларны башкорт теленнән укыта.

Дәресләрдә һәр баланың күңеленә үтеп кереп, телгә сөю тәрбияләү максатыннан, төрле алымнар куллану отышлы икәнен билгели укытучы. Дәресләрне уен формасында үткәрү, күрсәтмә әсбаплар куллану, материалны тормыштагы күренешләр белән бәйләп аңлату дәрескә һәм, гомумән, укыту процессына кызыксыну уята дигән фикердә мөгаллимә. Башкорт халкының бөек шәхесләре һәм әдипләре турындагы китаптагы белешмәләрдән тыш, интернет челтәрен киң куллана ул. Кызыклы мәгълүматлар дәресләрен тагын да җанлы итә.

Илиза Фәнил кызы принципиальлеге, гаделлеге белән аерыла. Укучыларның тәртипле булуларына игътибарын юнәлтә. Тәртип булганда гына уңышка ирешеп булуын сызык өстенә алып эш итә укытучы.Илиза Фәнил кызы озак еллар Карабаш авыл Советында депутат булып тора һәм халыкны борчыган сораулар чишелешенә үз өлешен кертә.

Гаилә башлыгы Яңа Күктау авылында Вәсилә һәм Фәвәрис Мослыховларның тырыш гаиләсендә дөньяга килә. Өч кыз арасында бер малай була ул. Шул рәвешле, кечкенәдән әтисенең уң кулы булып, хезмәттә чыныгып үсә. Югары Яркәйдәге 86нчы лицейда (хәзерге Башкорт аграр-технология колледжы) тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы мастеры, фермер–арендатор белгечлеген үзләштерә. Мурманск өлкәсендәге Североморск шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итеп, туган якларына кайта. Илеш май-сыр заводында оператор булып эш башлый. Арытаба «Башнефтегеофизика» җәмгыятендә тир түгә. 2020 елдан тырыш егет Ф.Миңнебаев крестьян-фермер хуҗалыгында көч сала. Рәфис Фәвәрис улы “МТЗ-82” тракторын хезмәтләндерә. Механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Туган җиренә намус белән хезмәт иткән Р.Мослыхов иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау-хөрмәтләргә лаек. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый. Мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган үз һөнәре остасы, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора. Шул рәвешле, хезмәттәшләре арасында абруй яулаган.

Илиза белән Рәфис – яшьтәшләр, бераз очрашып йөргәч, ике яшь йөрәк кавыша. Аларның гаилә коруларына 27 ел тула. Мослыховлар өч малайга гомер бүләк итәләр һәм үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Уллары Денис Уфа ягулыктехник колледжын уңышлы тәмамлап, юл төзелеше тармагында мастер булып эшли. Динар Кушнаренко профильле колледжында укып, кызыл дипломга ия була һәм Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алуын дәвам итә. Дамир Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 8нче сыйныфта белем ала. Ул «Акбузат» үрнәкле хореография ансамблендә шөгыльләнә.

Мослыховлар 2009 елда зур, матур йорт төзеп керә. Алар яшәгән урамга килеп керү белән, биредә булдыклы кешеләр гомер итүен күрсәтеп, өйләре әллә кайдан ук балкып, үзенә тартып утыра. Бар җир төзек, һәрнәрсә үз урынында, йорт тирәсендә тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Бу матур пар яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып тора.

Уңган гаиләнең бакчасында нинди генә җимеш агачлары, яшелчәләр үсми. Иртә яздан йорт аллары чәчкәләргә төренә. Ә тәрәзә төбендә үсеп утырган матур, чагу чәчкәле гөлләр өй эчен ямьли. Балалары да әти-әниләренә һәрвакыт ярдәмләшеп тора.

Күпләп мал да асрыйлар, кош-корт та үрчетәләр.

-Авыл җирендә яшәгәч, малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Мөгезле эре терлек тә, кош-корт та асрыйбыз. Тырышкан кешегә юл ачык. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк, - ди алар бертавыштан.

Бүген авылда яшәү өчен барлык шартлар да бар. Әмма моңа ирешү зур тырышлык, көч-куәт, хезмәт сөю һәм түземлек сорый. Мослыховларда бу сыйфатларның барысы да бар. Алар бергә яшәлгән һәр көннең кадерен белә һәм моның өчен язмышларына рәхмәтле.

Мослыховлар бал кортлары сыман, бик иртә тора, хуҗалыктагы бар мәшакәтьләрне бергә башкарып, эшкә ашыга.

- Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бербереңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Шул очракта гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, — ди Мослыховлар.

Әйе чынлап та, биредә бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне бергә киңәшләшеп башкара алар. Шуңа күрәдә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык. Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек кенә телисе килә бу үрнәкле гаиләгә.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас