Автотранспорт йөртүчеләр, мөгаен, иң кирәкле, авыр һәм тынгысыз эш башкаручылардыр. Водитель көннең нинди булуына карамастан – юлда, Кояшмы, яңгырмы, кар явамы – аңа тапшырылган эшне үтәп кайту кирәк. Шуңа да ул вакыт белән хисаплашып тормый. Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы водителе Рафаил Гафурҗанов – нәкъ шундый водительләрнең берсе.
Ул Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәптән соң, 10нчы һөнәри-техник училищеда водительслесарь һөнәрен үзләштерә. Арытаба армия сафларына юллана. Германиядә ике ел водитель булып хезмәт итә. Рафаил Солтан улы Ватан алдындагы бурычын намуслы үти – ул хезмәт иткән частьтән әти-әнисенә Рәхмәт хатлары килә, үзе дә ял итеп китә. Туган якларына әйләнеп кайткач, “Сельхозтехника” оешмасының линия-монтаж участогына эшкә урнашып, “Бензовоз” автомашинасын хезмәтләндерә. Бераздан “ГАЗ-53” руле артына утыра. Алар терлекчелек тармагына бәйле – фермаларга су үткәрү, җылылык системасын көйләү, аларны кирәкле-запас частьләр белән тәэмин итү, сыер саву аппаратларын ремонтлау кебек эш башкаруга махсуслашкан. Р.Гафур җанов эшче бригаданы вакытында тиешле объектка алып бара, тоткарлыкларга юл куелмый.1981-1993 елларда үз һөнәре остасы 86нчы һөнәри лицейның укыту хуҗалыгында автобус водителе булып тир түгә. 1993 елдан бүгенге көндә зур тәҗрибә туплаган Рафаил Солтан улы Дүртөйле юл ремонттөзелеш идарәсенең Илеш участогында тырышып эшли. Өлгер водитель тәүдә автобуста эшчеләрне йөртсә, 2019 елдан «ГАЗель-фермер» машинасын хезмәтләндерә. Ул эшче бригаданы җәен-кышын төрле маршрут буенча юлларны ремонтларга йөртә. Кешеләрнең тормышы водительнең үз эшенә ничек каравына, техниканы никадәр яхшы белүенә бәйле. Р.Гафурҗанов кебек үз һөнәре остасы булганда юлларга ышаныч белән чыгарга була. Һәрвакыт хәрәкәттә, җиң сызганып, ихлас күңел биреп эшли, техниканың бар серен, җаен белә. Дүрт дистә елдан артык үз һөнәренә тугры кала. Үзе хезмәтләндергән “ГАЗель-фермер” автомашинасын һәрчак караулы һәм төзек йөртә.
Үз һөнәрен яхшы белүе, эшкә җаваплы карашы аркасында Гафурҗанов хезмәткәрләре арасында да лаеклы абруй һәм хөрмәт казана. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тармак үсешенә зур өлеш кертүе, югары һөнәри осталыгы өчен ул төрле инстанцияләрнең Почет грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
“Рафаил Солтанович безнең оешмада озак еллардан бирле хезмәт сала. Ул җаваплы һәм тыйнак кеше, кушкан эшне җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр, кыскасы бик булдыклы водитель,”, – ди аның турында Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы начальнигы Рубин Галимов.
Әйе, Р.Гафурҗановның уңай сыйфатлары әти-әнисеннән бирелгән, билгеле. Алар да бар гомерләрен фидакарь хезмәткә багышлап, эшчәнлекләре, тырышлыклары белән аерылып торалар.
Коллективта уңган хезмәткәр булса, авылдашлары арасында үрнәкле гаилә башлыгы ул. Тормыш иптәше Клара белән матур гомер юлы үтәләр. Клара Биктимер кызы озак еллар почтальон булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Алар ике бала – Радик белән Гөлнараны үстереп, олы тормышюлына чыгара. Бүгенге көндә балалары, оныклары Алина һәм Әмир - Гафурҗановларның олыкуанычы, ныклы таянычы.
Алар үзләренең хәләл көчләре белән заманча йорт тергезеп керәләр. Бакчаларында төрле яшелчә-җимеш үстерәләр, кош-корт асрыйлар.
“Җитәкчебез әйбәт, һәрчак аңлый. Коллектив та бик яхшы, вакытбелән сыналган: бергәләп озак еллардан бирле эшлибез. Кирәк чакта, бер-беребезне алыштырабыз”, – ди үз һөнәре остасы Рафаил улы.
Лира ШАМИЛЕВА.