Гомер юлы — шатлык һәм көенечләр, уңышлар һәм сынаулар, җиңүләр һәм югалтулар аша үтә торган олы мәктәп. Укытучы хезмәтен сайлаган кеше өчен бу юл аеруча җаваплы һәм мәгънәле. Кочак-кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, методик кулланмалар, укылган китаплар, квалификация күтәрү курслары, аттестацияләр, ачык дәресләр …
Болар мәктәптә эшләгән һәр педагогка таныш төшенчәләр. Әмма алар артында күпме йокысыз төннәр, күпме борчулы уйлар, күпме сабырлык һәм тырышлык ята!
Укучысының кечкенә генә уңышына ихластан сөенә белү — чын укытучыга хас сыйфат. Нәкъ менә шул сөенечләр гомер буе алга барырга көч бирә.
«Әни» сүзе — дөньядагы иң җылы, иң кадерле сүз. Бу - баланың теле ачылгач әйтелгән беренче авазы, гомер буе күңелне саклап йөртүче изге дога. Әниләр генә безнең уңышларга чын күңелдән куана, абынганда беренче булып ярдәмгә килә, авыр чакта юата, дөрес юл күрсәтә. Бүген сүзем — озак еллар Исәмәт уртамәктәбендә намус белән хезмәт куйган, хәзерге вакытта хаклы ялда булган хөрмәтле педагог, кадерле әнием Роза Әкрам кызы Яруллина турында.
Ул Ишкар авылында туып-үсә. Кечкенәдән үк белемгә омтылучан, зирәк, тырыш була. Мәктәп елларында ук укытучы булу хыялы күңеленә кереп кала. Урта белем алгач, Иске Татыш һәм Теләкәй сигезьеллык мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укыта башлый. Яшь мөгаллимә үз эшенә зур җаваплылык белән карый, укучыларының ышанычын тиз яулый.
Тәҗрибә туплаган укытучы Исәмәт авылына эшкә килә. Табигатьнең гүзәл кочагында урнашкан мәктәптә ул бөтен көчен һәм йөрәк җылысын балаларга багышлый. Белемен тирәнәйтү теләге аны Бөре педагогия институтының филология факультетына алып килә. Институтны уңышлы тәмамлап, ул урыс һәм немец телләреннән белем бирүен дәвам итә. Мәктәп тормышында ул һәрвакыт актив була: ачык дәресләр үткәрә, сыйныфтан тыш чаралар оештыра, түгәрәкләр алып бара. Район күләмендәге чараларда катнаша, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Укучыларын сәнгатьле укуга, җырбиюгә өйрәтә, алар белән конкурсларда, олимпиадаларда катнаша. Нәтиҗәләр дә куанычлы була: укучылары призлы урыннар яулый, мәктәп данын яклый. Алар арасында бүген төрле һөнәр ияләре — укытучылар, медицина хезмәткәрләре, белгечләр бар. Күпләре остазларын хөрмәт белән искә ала, хәлен белеп тора. Бу - укытучы өчен иң зур бәя.
Тормыш иптәше Фиок Нурулла улы - әтиебез белән гаилә корып, Исәмәт авылында матур тормыш башлап җибәрәләр. Гаиләдә ике кыз — Гүзәл һәм Айгөл — үсә. Әти-әниебез безгә ныклы тәрбия бирде, белем алырга мөмкинлек тудырды, хезмәт сөяргә өйрәтте. Икебез дә югары уку йортларын кызыл диплом белән тәмамладык. Бүген гаиләләребез белән Уфа шәһәрендә яшибез, балалар үстерәбез.
Гаилә традицияләре дә ныклы. Картәтием Әкрам Газетдин улы җаваплы вазифаларда — кирпеч заводы директоры, авыл советы рәисе, парторг булып хезмәт иткән. Әминә картәнием белән алартормыш юлын намус белән узган, балаларга хезмәт һәм гаделлек үрнәге күрсәткән. Бу тәрбия безгә дә күчкән. Бүген әниебез белән әтиебез хаклы ялда. Үзләре корган җылы учакта алар оныклары - Айдар, Азалия, Лилиана, Алина шатлыгына сөенеп, тыныч тормыш алыпбаралар. Тормыш сынауларына бирешмичә, олы мәхәббәтләрен гомер буе саклап, пар сукмактан атлауларына быел 50 ел тула, алтын туйларын билгеләячәк кадерлеләребез.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне быел гаиләбез өчен аеруча истәлекле. Кадерле әниебезгә 75 яшь тула. Ул безнең өчен - сабырлык, шәфкатьлелек һәм акыл үрнәге. Аның җылы карашы күңелне тынычландыра, төпле киңәшләре авыр чакта терәк була. Ул - безнең йортның сүнмәс учагы.
Кадерле әниебез! Сиңа карата йөрәгебез тулы рәхмәт һәм мәхәббәт хисләре белән ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Сау-сәламәт булып, әтиебез белән бергә, балалар һәм оныклар хөрмәтендә озын гомер кичерергә язсын. Юбилеең котлы булсын, газизебез. Күзләреңдә һәрвакыт бәхет нуры балкысын, йөрәк җылың сүрелмәсен. Сау-сәламәт бул, безнең белән озак яшә. Өебездә һәрчак иминлек һәм тынычлык булсын.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнары исеменнән кызы Гүзәл ИДРИСОВА. Уфа шәһәре.