Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 март , 11:00

Бәхетле язмыш кешесе

Илешнең Почетлы гражданины Хәниф Әбел улы Хафизовның тууына - 100 ел

Бәхетле язмыш кешесе
Бәхетле язмыш кешесе

Яркәй урамыннан берәү атлый,
Ак кыраулар төшкән башына.
Бер мизгелдәй үткән язмыш
Тиңләшерлек яшен ташына.

Матур гомер юлы яшен ташын хәтерләткән, җырларга һәм әлеге шигьри юлларга салынган шәхес – ул районыбызның чын мәгънәсендә горурлыгы, аксакалы Хәниф Әбел улы Хафизовның тууына бүген, 9 мартта, 100 ел.

Гомер елларын нинди үлчәүләргә салып үлчәргә кирәк аның. Юк, үлчәү түгел, фәкать бер сүз җитә – Илеш районы. Аның үткәне – һәр илешлегә таныш, күңелгә якын мөхтәрәм ветеран исеме белән бәйле.

“Нужа шулпасын” шактый татырга туры килә шул Исанбай малаена. Әтисен бөтенләй хәтерләми ул. Улы 1 яшьлек чагында гражданнар сугышы яраларыннан мантый алмыйча дөнья куя ул. Әнкәсе Гайникамал апа канаты астында апасы Рабига белән япа-ялгыз калалар. Әнкәсе көне-төне эштә: җәй басуда, кыш фермада сарыклар карый. Җанны асрарга кирәк бит – 7 яшьтә бәләкәч Хәниф “Җиңдек” колхозына эшкә йөри башлый. Ул вакытта тары бик уңа торган була. Чүбен утауны һәр гаиләгә бүлеп бирәләр. Хәниф тәәнкәсе һәм апасы белән басуга йөри – куллары канап, тезләре каеш кебек катып бетә торган була. Ә бервакыт урак белән ашлык урганда бармагын бик нык яралый.

Шундый авырлыкларда да авыл малае югалып калмый, 7нче сыйныфны тәмамлап, Югары Яркәй урта мәктәбенә укырга килә. Кая инде тынычлык ул заман кешесенә – Бөек Ватан сугышы башлана һәм Хәниф туган авылына кайтып, тимерлеккә эшкә килә. Тимер тавышы, кап-кара куллар, аңлатып булмый торган арулар. Тимерче улын Гайникамал апа көн дә шундый халәттә каршы ала һәм йөрәк әрнүләренә чыдый алмыйча, төннәр буе елап чыга. Бер айдан инде кире район үзәгенә укырга илтә, чөнки улы бәләкәйдән белемгә тартыла, киләчәктә укытучы булу турында хыяллана.
Тимерлектә кызган тимер чүкеп,
Саф корычтай ныгый яшь егет.
Башкаларны еккан авырлыкка
Беркайчан да тормый баш иеп.

Һәм Х.Хафизов урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый. 1943 елның көзендә исә фронтка китә. 3нче Прибалтика фронты составында илебезгә җиңү яулаша ул. Бәхетле 9 май көнен Рига шәһәрендә каршылый. Тик туган ягына тиз генә кайту бәхете тими – 1950 елга кадәр бу төбәкнең тынычлыгы сагында тора моряк-пехотачы (запастагы подполковник) Х.Хафизов.

Булганнан бар да була дигәндәй, бащелары хезмәткәрләренең август киңәшмәсе, Бөтенрусия профтехбелем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең семинар киңәшмәсе үтүе җитәкче Хафизовның ил күләмендә тәҗрибә уртаклашырлык мәгариф учреждениесе оештыра алуы турында сөйли иде. Аның ташып торган энергиясенә карап сокланмау мөмкин түгел иде! Гомумән, үз-үзенә бикләнү Хәниф агага ят нәрсә. лалык хыялын тормышка ашыра – Бөре педагогия һәм укытучылар институтын тәмамлый. Дипломлы белгечкә кайда да юллар ачык – фронтовик егет Илеш, Исанбай, Үрмәт урта мәктәпләрендә укыта, директор урынбасары, директор кебек җаваплы вазифалар башкара. Акылының саф, аек, үзенең аналитик булуы, вакыйгалар, тормыш чылбырыннан төп буынны аерып ала белүе белән таң калдыра Хәниф Әбел улы. Шуңа да үзен район мәгариф бүлеге мөдире итеп үрләтәләр.

Тормыш шулай яратылган: кеше танылу өчен гамәл кылмый, ә кылган гамәлләре таныта. Мәгариф өлкәсендәге башлангычлары, яхшы эшләре мөдирне район җитәкчеләре алдында тагы бер баскычка югарырак куя – үзен район Советы рәисе урынбасары итеп үрләтәләр.

Һәр чорның – үз үзенчәлеге, һәр өлкәнең – үз асылы, үз максаты Х.Хафизов беренче көнне үк яңа эш урынында шушы хакыйкатьне яхшы аңлый. Мәктәп тормышын мәшәкатьле авыл дөньясы алыштыра. Ә авылда һәм аның өчен яшәү, эшләү беркайчан да җиңел булмады. Халыкны социаль мәсьәләләр кызыксындыра. Аларны хәл итү өчен дилбегәнең төбенә җигелә урынбасар. Өстәвенә, кадрлар мәсьәләсе килеп баса – колхозларга тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар һ.б. һөнәр кешеләре кирәк. Район җитәкчелеге училище оештыруны Хафизовка ышанып тапшыра – кулыннан да, теленнән дә килерлек. Шулай итеп, төп вазифасына директорлык “камыты” да өстәлә. Юл яру җиңел түгел, әмма командирның урыны алда. Тиз арада (1963 елда) буш торган ике катлы бинада механизатор кадрларын әзерләү өчен училище ачыла. Урынбасар булып эшләгән биш ел вакыт эчендә ул үзен киң карашлы, принципиаль, таләпчән җитәкче итеп күрсәтә, аңа райондашлырының ихтирамы арта.

Элеккеләр “Кешене урын бизәми, ә кеше урынны бизи” дигәннәр. Әйтерсең, бу сүзләр Хәниф Әбел улына төбәлгән. Шулай булганга да, 1965 елда район Дүртөйледән кайткач, үзен Илеш район Советы башкарма комитеты рәисе креслосына утырталар. Район үзәгендә 2-3 тәрәзәле, салам түбәле каеннан салынган йортлар. Кая инде ул, су, газ хакында фикер йөртү. Яхшы юллар – хыялда гына. Райсовет алдында серәеп утырган 3 агачтан башка бер генә яшеллек тә юк. Шундый шартларда эш башлый рәис. Ял, йокы турында ничек уйлыйсың. Кем, халык әйтмешли, 24 сәгать буе чабарга, эзләнергә, кирәк булганда, кемнәрнедер “камчыларга” да туры килә үзенә. Хәтер калган, үпкәләшкән чаклар да була. Әмма гомум эш өчен болар барысы да - вак мәсьәлә. Аның каравы, район җитәкчелеге куйган бурыч-планнар ел саен үтәлә – бар социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Даны республикага билгеле Илеш районы, аның күркәм авыллары – сугыш һәм хезмәт ветераны Хәниф Әбел улының рәислек иткән ун ел эчендәге көмешләнгән чәчләре, тирән буразналар салынган маңгае, йокысыз төннәре ...

Арытаба үзе нигез салган училищеда директор булып эшләгәндә дә ул үзенең яхшы сыйфатларын югалтмады – новаторчы, энтуазист булды һәм бу белем бирү учреждениесен “Югары культуралы училище” исемен алу дәрәҗәсенә күтәрде. Биредә ике тапкыр Башкортстан профтехбелем бирү училиШуңа да пенсиягә чыккан елны ук (1988) халыкны социаль яклау бүлегенә эшкә килә һәм өлкәннәргә өйләренә барып ярдәм итү буенча 3 бүлекчә белән җитәкчелек итүне үз кулына ала. Ул тотынгач, билгеле, берәүгә дә – хуҗалык җитәкчесенә дә, авыл биләмәсе Советы рәисенә дә, ветераннар советына да тынычлык юк. Таләп бер – өлкән кеше бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә, рәхәт яшәсен. Шулай итеп, алты ел дәвамында районда бу юнәлештәге эшне җайга салуга лаеклы өлешен кертә ветеран.

Әйе, кешенең кешелеклелек, миһырбанлылык дәрәҗәсе аның өлкән буыннарга мөнәсәбәте аша билгеләнә. Әйтерсең, бу сүзләр Хәниф агага төбәп әйтелгән. Моны раслау өчен аның 7 ел дәвамында район ветераннар советын җитәкләве турында әйтү дә җитә. Кайчан барма, совет урнашкан бина бусагасыннан көнозын эз суынмый. Өлкәннәр төрле гозер белән киләләр бирегә. Моның өчен махсус журнал булдырылган. Нинди генә язмыш белән очрашырга туры килми рәис Хафизовка?! Өлкән буын вәкилләре үз гозер үтенечләренең ярты юлда калуын хәтерләми. Аның өчен һәр кеше бертигез, бар ишекләр ачык. Җитәкчеләрдән үтенә, сорый, таләп итә һәм үз дигәненә ирешмичә туктамый. Ремонтланган өй, йортка кергән газ, су, ут, телефон, китергән утын һ.б. – барысы да тынгысыз рәис башкарган эшләр. Аның ташып торган энергиясенә хәйран каласың. “Идея капчыгы” буш тормый аның: нидер эзләнә, уйлана. Шуңа да ветераннар советлары авылларда җайлы эш алып бара. Республика ветераннар комитетында да район ветераннар советының үз урыны, үз мәртәбәсе була. Хәниф Әбел улы белән исәпләшәләр, киңәш-тәкъдимнәренә колак салалар. Фәкать аның инициативасы белән Бөек Җиңүнең 60 еллыгы билгеләнгән 2005 елда фронтта һәлак булган илешлеләр хөрмәтенә урыннарда куелган монументһәйкәлләргә җан өрелде, яңалары тергезелде. Моның өчен район халкының аксакалга рәхмәте зур. Ветераннар хоры, ветераннарның шахмат, бильярд клублары, яшьләр арасында хәрбипатриотик эш һ.б. – барысы да тынгысыз рәис контролендә була:

Дөньяда бит без мөкиббән китеп,
Тормыш дигән уен уйныйбыз.
Ут суларны имин кисеп чыккан,
Ил агасы инде күптән син.
Тик тынычлык сиңа бер ят нәрсә,
Күңелең яшь, һаман көчлесең.
Үз теләгең белән сафта торган
Хезмәт сагындагы җайдак син.

Һәр кошның очар кыйбласы була. Кешегә дә шундый таләп куела: яшәештә дөрес кыйбла сайлау. Хәниф Әбелович аны сайлап ялгышмады – халкына тугры хезмәт итте.

Ветеранның тормыш юлына байкау ясагач, күңелгә шундый уй килә: үзе бәхетле кеше генә башкаларга сөенеч китерә, бәхет өләшә. Әйе, Хәниф ага бик тә бәхетле үтте гомер юлын. Янында сабыр да, тыйнак та, игелекле дә тормыш иптәше Фәния апа (мәгариф өлкәсе ветераны), югары белем, яхшы тәрбия биргән кызлары Светлана, Резеда, Роза, оныклары, оныкачлары, һәр кешегә җитәрлек күңел киңлеге, иңнәренә салынган хәстәре – эше бар. Ә эш күрсәткән улларын ил онытмый. Хәниф Әбел улының күкрәген күп сандагы хәрби орден-медальләр, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе бүләкләре бизи, төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары, “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” исемнәре бар, СССР профессиональ белем бирү отличнигы, “Илеш районының Почетлы гражданины”, “2002 ел Кешесе” исемнәре, юбилейларын һәрвакыт район күләмендә билгеләүләре, муниципаль район хакимиятенең ул җитәкләгән ветераннар оешмасы эшенә югары бәһасы һәм һәр эштә аксакалның, рәиснең киңәш-тәкъдимнәрен тотуы – бу райондашларының аңа ихтирамы, мәртәбәле ышанычы.

Хәниф Әбел улының якты истәлеге, изге гамәлләре илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.

Рәмзия ХӘДИМУЛЛИНА, ветеран журналист. Фотолар архивтан алынды.

Бәхетле язмыш кешесе
Бәхетле язмыш кешесе
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас