Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 март , 09:45

Студентлар да БПЛА операторы булып хезмәт итә ала

Башкортстанда Пилотсыз системалары гаскәрләренә иреклеләрне җыю дәвам итә.

Студентлар да БПЛА операторы булып хезмәт итә алаСтудентлар да БПЛА операторы булып хезмәт итә ала
Студентлар да БПЛА операторы булып хезмәт итә ала

Башта алар Оборона министрлыгы полигонында ике айлык әзерлек узарга тиеш. Шул ук вакытта коммерцияле шартларда белем алучы югары уку йортлары студентлары өчен билгеле бер ташламалар каралган. Бу хакта гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча Уфа пункты офицеры Алмаз Габдрахманов белдерде.

- Әйтик, хәзер уку йортларында коммерция линиясе буенча белем алучы студентлар академотпуск ала, 1 елга махсус контракт төзи. Алга таба, әгәр аларның планнарында хезмәттән соң уку йортына кире кайту икән, алар аны ташламалы нигездә дәвам итәчәк. Бу бюджет нигезендә булачак, ягъни аларны көндезге сәгатьләргә күчерәләр, чөнки аларның инде «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусы булачак, бу да - шулай ук ташламалар.

Гаскәрләрнең яңа төренә әзерләнү өчен без кандидатларны Оборона министрлыгының уку пунктларына җибәрәбез, алар анда ким дигәндә 2 ай укый. Бу - теория дә, практика да. Аннары аларны гаскәр частьларына тапшыралар. Укыту хәрби хәрәкәтләрдә шәхсән катнашкан тәҗрибәле операторлар һәм инструкторлар тарафыннан алып барыла. Контракт төзү өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка, яки Уфа шәһәрендәге сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, хәрби билет алу сорала, - диде Алмаз Габдрахманов.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алудәвам итә.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә 8-917-760-07-09, 122 телефоннары буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас