Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 март , 15:00

Хезмәттә табылган бәхет

Авыл хуҗалыгы тармагы барлык авырлыкларны да үз иңнәрендә күтәреп чыга алган гади авыл уңганнарына таяна. Аларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә бүген хуҗалыклар эшли һәм яши бирә.

Хезмәттә табылган бәхет
Хезмәттә табылган бәхет

“Агыйдел” җәмгыятендә мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән һәм малларны кышлату яхшы бара. Биредә терлекчеләр дә, савучылар да үз бурычларын намус белән башкара.

Рита Шәйхетдинова Йонны сөтчелек фермасында озак еллар эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән авыл уңганы. Саву механикалаштырылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Саву җайланмаларын әзерләргә, саву стаканнарын кидерергә һәм салдырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкать җитәрлек. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да зарур. Рита Әхләм кызы үз һөнәренә җаваплы карый, эшен яратып башкара.

Хезмәтендә ирешкән уңышлары бәһаланып, уңган терлекче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимияте Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас