Табиб исемен горур йөртүчеләр безнең район үзәк дәваханәсендә эшләүчеләр арасында байтак. Чир-сырхаулар белән табибка юллангач, вакытында тиешле медицина ярдәме алу өчен яхшы белгеч очравы мөһим. Күптән түгел авыр хәлдә хирургия бүлегенә ятып, квалификацияле дәва алдым. Хәзер инде өемә кайткач, гомернең нинди кадерле икәненә кабат инандым.
Әйтергә кирәк, хирургия коллективы безгә ярдәмгә килергә, авырулардан араларга һәрчак әзер. Алар өчен иң мөһиме — фидакарь хезмәтең белән пациентларның ышанычын яулау, ә бит моны һәр дәваханәдә очратып булмый.
Бүлек мөдире Илмир Әмирголов җитәкчелегендәге коллектив - үз һөнәре осталары, Гиппократ антына тугры белгечләр. Үземне дәвалаучы табиб Илнур Җиһаншин, шәфкать туташлары Рина Нәҗмиева, Зөлфия Насертдинова, Эльза Насертдинова, Ильвера Заһидуллина, Гөлнара Фаязова, Рәзилә Әкрамова, шулай ук санитаркалар үз эшләренә җаваплы карап авыруларга күңел җылыларын өләшә. Персонал һәрвакыт ягымлы, авырулар белән һәрвакыт ихлас аралаша. Берсеннән-берсе оста куллы, изге күңелле ак халатлыларга кешеләр гомерен саклап калуда, озынайтуда бары тик уңышлар телим. Аларга бетмәстөкәнмәс рәхмәтләр яудырам. Изгелекләре үзләренә игелек булып кайтсын.
Рүзилә ХАНОВА. Карабаш авылы.