Һәр көнне, эш яки бәйрәм көне булсын, кешеләрнең йортлары уңайлы, җылы һәм якты, паркларыбыз тагын да ямьле, урамнарыбыз чиста булсын өчен гаять тырыш көч сала хезмәткәрләр. Соңгы елларда күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, халыкка хезмәт күрсәтү әдәбен камилләштерүдә күп кенә эшләр башкарыла.
Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне – тормышыбызны көннән-көн уңайлырак һәм күңеллерәк итә торган бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Без аларның кайчакта эшләгәннәрен күрмибез дә. Краннан су ага, батареяләр җылы, подъездда чиста – шулай булырга тиеш кебек. Ә чынлыкта исә, бу бик зур хезмәт. Чисталык саклаучы һәм матурлык тудыручы кешеләрсез тирә-ягыбыз нәрсәгә әверелер иде микән?! Авыл халкы өчен мондый проблемалар юк кебек тоела. Барысын да үзебез эшләргә тырышабыз. Ләкин күп очракта безгә дә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең ярдәме кирәк.
Районда «Уют», «Илешжилсервис”, “Агроил” җәмгыятьләре халыкны хезмәтләндерүдә уңышлы гына эшләп килә.
«Уют» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1296 шәхси абонентларны, 115 шәхси эшкуар һәм коммерцияле предприятиеләрне, 47 бюджет оешмаларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә.
2024-2025 елгы җылыту чоры авариясез үтте. Сезон үткәч, үзәк котельныйда һәм җылылык челтәрендә ремонтлар башланып, ул көзге-кышкы чорга әзерлек буенча алдан расланган планга ярашлы башкарыла.
Бүгенге көндә «Уют» җәмгыятьнең финанс хәле тотрыклы. Предприятиенең энергия ресурсларын тәэмин итүчеләргә түләү мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын үстерү һәм өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен коллективта 27 кеше эшли. Предприятие штаты комплектланган, хезмәткәрләр укытылган, аттестацияләнгән.
2025 елда барлыгы 53249 мең сумлык 22790 Гкал җылылык энергиясе сатылды, шулардан халыкка - 24192 мең сумлык 10640 Гкал, бюджет учреждениеләренә (предприятиеләргә) – 18511 мең сумлык 7930 Гкал, башка кулланучыларга 9826 мең сумлык 4220 Гкал. Башка хезмәтләр күрсәтүдән 5406 мең сум күләмендә керем алынды.
«Уют» җәмгыяте финанс дисциплинасының сизелерлек яхшыруын күрсәтте, 2025 елны энергия ресурслары өчен түләүләрне кичектерү очрагыннан башка тәмамлады, бу соңгы 16 елда мондый беренче казаныш булып тора. Безнең оешмада бик күп тугры һәм тәҗрибәле белгечләр эшли. Тәүлек буе эшләү режимы аркасында аларның күбесе үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эш урынында каршы алачак.
«Илешжилсервис» җәмгыяте күп фатирлы йортлар белән идарә итү, торак фондын хезмәтләндерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә безнең карамакта 41,5 мең кв.м мәйданлы 52 күп фатирлы йорт исәпләнә. Коллектив 11 хезмәткәрне берләштерә.
Торакны тоту буенча хәтсез чаралар күрелде. Шул рәвешле, йорт эчендәге җылылык, су агызу, салкын су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортларның гомум милкенә караган электр челтәрләренә хезмәтләре, гомум мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау буенча башка эшләр башкарылды.
Коллектив әгъзаларын,ветераннарны бәйрәм белән котлыйм. Һәркайсына сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим.
Наил ГАЙНУЛЛИН, “Уют” һәм “Илешжилсервис” җәмгыятьләре директоры.