Маяк
0 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 март , 12:00

Язгы юлларда сак булыгыз

Яз көне урамнарда автомобиль хәрәкәте көчәя, руль артына тәҗрибәсез водительләр утыра. Бу, нигездә, кыш чорына юл йөрү кагыйдәләрен, машина йөртү осталыгын оныткан автомобильләр, мотоцикллар, мопедлар хуҗалары.

Язгы юлларда сак булыгыз
Язгы юлларда сак булыгыз

Көз көнендәге кебек, язгы чорда кинәт кенә җылытулар һәм суытулар, автомобильләрне бозлавык юлларда читкә тайпылуларга китерә, тормозлау юлын озынайта. Кояш нурларыннан һәм кардан водительләрнең күзләре чагыла. Шуңа күрә юл аркылы чыкканда, игътибарлы булырга, як-якка карап, якынайган транспортны үткәреп җибәрергә кирәк.

Бу чорда бигрәк тә мотоцикллар, мотороллерлар хуҗаларыннан сак булырга киңәш ителә. Алар еш кына, транспорт белән идарә итү таныклыгы һәм машина йөртү тәҗрибәсе булмыйча, руль артына утыра. Көннәр җылыну белән балалар күбрәк вакытын урамда үткәрә, велосипедта, роликларда йөри. Әмма кышкы яллардан соң, аларның уяулыгы кими.

Шуңа күрә, ата-аналарга, алар белән бу хакта әңгәмә корганда, 14 яшькә кадәр велосипедта ихатада, паркта, стадионда гына йөрү рөхсәт ителүен, киресенчә, тротуарларда, җәяүлеләр юлларында, машиналар йөргән урыннарда ярамаганны исләренә төшерү мотлак.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас