Анда оешмалардан 41 кеше катнашып, 18 берәмлек техника күрсәтелде. Су басуга каршы чаралар үткәрүгә җәлеп ителгән оешма хезмәткәрләре тулысынча җиһазландырылган. Техника төзек хәлдә. Районның идарә органнары, көчләре һәм чаралары билгеләнгән максат буенча эш итүгә тулысынча әзер. Районда гадәттән тыш хәлләр булганда су басуга каршы чараларга көймәләр, мотопомпалар, су суырту өчен насослар һәм башка күп нәрсәләр җәлеп ителергә мөмкин.
Ташкыннарга әзерлек барышын тикшерү республика күләмендә җитди контрольгә алынган. Безнең районда да гадәтттән тыш хәлләрне кисәтү, ташкыннарга әзерлек эшләрен тикшерү буенча махсус комиссия оештырылды. Авыл биләмәләрендә халык арасында аңлату эшләре алып бару, көтелмәгән очракта каушап калмас өчен нинди карарга килергә кирәклеге турында кешеләргә алдан өйрәтелде. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда инструкцияләр таратылды.
Айдар ГАЗИЗОВ, муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.