Х.Ә.Хафизов - сугыш һәм хезмәт ветераны, Илешрайонының Мактаулы гражданины, БАССРның атказанган укытучысы, СССРның һөнәри-техникбелем отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес. Чарага килгән хөрмәтле кунаклар, Хәниф Әбел улының өч кызы, хезмәт ветераннары аның мемориаль тактасына чәчәкләр салды, истәлекләре белән уртаклашты. Аларга шулай ук уку йортының остаханәләрендәге заманча җиһазлар белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Чарада катнашучылар Хәниф Хафизовның тормыш юлына багышланган фотокүргәзмә, рәсем конкурсында катнашучыларның эшләре белән танышты. Югары дәрәҗәдә оештырылган чара «Түгәрәк өстәл» форматында дәвам итте, анда Х.Хафизовның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән һөнәри, спорт һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү БАТК һәм Хәниф Әбел улының кызлары Светлана, Резеда һәм Роза Хафизоваларның матди ярдәме белән оештырылды.
Хәниф Хафизовның тормыш юлы бай һәм соклануга лаек. РОНО мөдире, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, рәисе булып эшли. 1967-1975 елларда БАССР Югары Советының 7 нче һәм 8 нче чакырылыш депутатлары итеп сайлана. 1998 елдан алып 2010 елның 31 октябренә кадәр Х.Хафизов өлкән буын мәнфәгатьләре белән яшәде, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе вазифасын биләде. Ул 10 нчы СПТУга (1963 ел), 10 нчы СПТУга, 86 нчы һөнәри лицейга (19751985 еллар) нигез салучы һәм беренче җитәкчесе була.
Күп еллар бу уку йорты матди-техник яктан җиһазландырылу, уку, студентлар яшәү өчен шартлар тудыру буенча лидерлар рәтендә була, моның өчен ул берничә тапкыр күчмә Кызыл Байраклар белән бүләкләнә. Бу СССРда коллектив һәм аның җитәкчеләренең казанышларын тануның югары формасы була. Фронт һәм партия мәктәбен үткән Хәниф Абулович үзенең һичшиксез абруен туган районы файдасына куллана. Кешедә талант, эшкә сәләтне күрә белгән. Гадәттән тыш сәләтле, көчле, сугышны узган кеше, ул тормышны, үз эшен ярата. Аның иңендә партия-административ эш тәҗрибәсе булды. Лидерлык сыйфатлары һәм гадәттән тыш оештыру сәләткә ия шәхес иде. Аныңҗитәкчелегендә уку корпуслары, тулай тораклар, спорт заллары, кабинетлар, лабораторияләр төзелә. Кадрларны яңарту буенча эш алып барылды, укытучыларның, механизаторларның һәм авыл хуҗалыгының башка белгечләренең яңа буыны үсеп җитте.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Вадим Нурыев, Башкортстан аграр-технология колледжы директоры Ра-ил Гомәров, Илеш районының Мактаулы гражданины, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, педагогика фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, БР һәм РФ мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Рәмил Нуретдинов, Башкорт АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Илеш районының Мактаулы гражданины Фәһим Әюпов, «Кызыл таң» гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге журналисты, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, алты китап авторы, Суфиян Поварисов премиясенең район лауреаты Зөһрә Исламова катнашты һәм чыгыш ясады.
Хәтер кичәсендә район мәдәният сараеның «Мирас» халык фольклор музыка ансамбле, БАТКның «Йәйгор» бию коллективы чыгыш көчле алкышларга күмелде. А.Галләмова, А.Фаздалова, Д.Нурисламова, Ф.Фазылов, И.Кадраева, Л.Нигъмәтуллина башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Укучылар башкаруында колледжның «Гимн»ы һәркем күңеленә хуш килде.
Хәтер кичәсе Хафизовларның гаилә архивыннан алынган фотослайдлар белән үрелеп барды. Күпләр өчен үрнәк һәм таяныч булган Хәниф Әбел улы Хафизов хезмәте белән хезмәттәшләре арасында гына түгел, республика күләмендә дә ихтирам казанды. Ул Ватан өчен, милләтне алга этәрү өчен яшәде. Аның хезмәте нәтиҗәле булды, ә омтылышлары киләчәк буыннарның ихтирамына һәм истәлегенә лаек. «Заман күтәрә шәхесне, шәхес күтәрә заманны» әдәби хәтер кичәсен район үзәкләштерелгән китапханә директоры Айгөл Якупова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1 категорияле китапханәче Клара Хәлиуллина, китапханәче Айнур Ахунов әзерләде һәм үткәрде.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.