Маяк
+1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 март , 08:00

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Әссәламүгаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ кардәшем! Әй Аллаһ! Әй Раббыбыз!

Ураза гаете мөбарәк булсын!
Ураза гаете мөбарәк булсын!

Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, укыган Коръән Кәрим аятьләребезне, тәсбих - салаватларыбызны, садәкаларыбызны, кылган гыйбадәт вә изгелекләребезне Үзенең киң рәхмәтең белән кабул ит!
Әй Аллаһ! Әй Раббыбыз!
Һәрберебезгә дә иман ныклыгы, җан тынычлыгы, хәерле бәракәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, тәүфыйклы балалар, якыннарыбызның исән-имин булуын, дөньяның тыныч, күкләребезнең аяз булуын насыйп ит, залим бәндәләрдән Үзең сакла!
Әй Аллаһ! Әй Раббыбыз!
Безгә хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар, иманга өнди торган дуслар насыйп ит!
Әй Раббыбыз! Барча мактауларыбыз да Сиңа гына булсын! Ике дөньяның рәхәтен күреп, һәрбер көнгә сөенеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп ит Раббыбыз!
Исән-сау булыйк! Алдагы Рамазан айларын да уразалар тотып Аллаһ тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Үзенең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.
Аллаһ тәгалә сездән дә, бездән дә кабул итсен!
Әмин!

Рөстәм АБУШАХМИН, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас