Әлеге наркоманга әйләнгән яшүсмерләрнең күбесенә мәктәптә, гаилә эчендә тиешле белем, игътибар һәм тәрбия бирелмәгән, аларны төпле уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә җәмгыятьтә наркоманга әйләнгән яшьләрдән тыш, яман гадәтнең таралуына уңай шарт тудырган өлкәннәр, аларның хаталары белән дә көрәшергә кирәк.
Телевидение, интернет челтәрләре аша наркотикларның бер төре булып саналган тәмәке, сыра, алкоголь эчемлекләрнең рекламалары да аның таралуына булышлык итә. Русиягә наркомания Әфган сугышы чорында ныклап керә. Әммә чирнең таралуына сугышка гына сылтау дөрес түгел. Безнең наркоманнарны күбрәк Урта Азия илләре «туендыра». Ул чимал килештә, эшкәртелгән ак порошок хәлендә дә чик аша таратыла.
«Ак үлем» белән сату, кулланучыларның артуы кем өчендер файдалы. Наркотикларга буйсынган кеше тиешле дозаны алыр өчен акчасын да, кыйммәтле әйберләрен дә, фатирын да сата. Аның яшәү мәгънәсе булып тик ак порошок тора. Җитлеккән наркоман тәүлегенә өчәр укол кадый. Әгәр чираттагы дозаны ала алмаса, 6-12 сәгатьтән соң аның «ломка»сы башлана. Бу иң куркыныч, кискен вакыт. «Ломка» вакытында доза өчен ул һәртөрле җинаять кылырга, хәтта кешене үтерергә, үзенә кул салырга әзер. Агулы матдәләр организмга эләккәч, үзәк нерв системасына тәэсир итеп, исерек хәленә китерә. Аны табиблар “эйфория” дип атый. Бу торышта кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла, рәхәтлек, канәгатьлелек хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, кан күзәнәкләрен тарката, психоз, бума кебек каты авырулар кискенләшә, күңел болгануына китерә.
Наркоманияне берәр вакыт җиңеп булырмы?
Аның белән көрәштә түбәндәге ысулларны кулланып була. Наркотиклар белән бәйләнгән кешеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтергә, балалар, үсмерләр өчен реабилитация үзәкләре ачырга; «Ак үлем»гә каршы көрәштә тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләрне куллануны бетерү белән бергә алып барырга; мәктәпләрдә, уку йортларында наркомания, эчкечелек һәм башка начар гадәтләргә каршы көрәшне киңрәк җәелдерергә, аңлату һәм тәрбияви эшләрне алып барырга кирәк.
Наркоманнарның күпчелеген 35 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Аларның күпчелеге үзләренең тозакка эләгүләрен сизми дә кала. Үзләренең «өлкәнәюен», бер кемнән дә ким яки бәйле булмавын дөресләү һәм «компания өчен» кызыктыргыч агуны тәмләргә ашыга. Наркоман үзенең күпчелек социаль бәйләнешләреннән колак кага. Элекке дуслары шәхес буларак юкка чыга барган иптәшеннән тайпыла башлый, мәнфәгатьләр кискен аерыла бара. Наркотиклар куллану бик тиз үлемгә алып килә. Әгәр дә яшүсмер наркотик куллана башлаган икән, аны тизрәк медицина оешмасына китерү һәм бәйлелектән коткару чарасын күрергә кирәк. Кешеләр наркотик куллануның хәвефе турында белемле булырга тиеш.
Наркомания — заман чире. Һәр кем үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә наркотикларны татып карау тәкъдименә бердәнбер дөрес җавап — баш тарту.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА. “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.