Гаилә – кеше тормышының нигезе, бәхетенең иң мөһим чыганагы. Борынгылар юкка гына: «Тату гаилә – бәхетле гаилә», – дип әйтмәгән. Бу гади генә сүзләрдә тирән мәгънә, гасырлар буена тупланган зур тормыш тәҗрибәсе ята. Чыннан да, бер-береңне хөрмәт итеп, кадерен белеп, уртак фикергә килеп яшәгәндә генә гаилә нык, тату һәм бәхетле була. Ә ул, үз чиратында, гаилә учагына җылылык, иминлек һәм күңел тынычлыгы алып килә. Исанбай авылында менә инде кырык сигез ел кулгакул тотынып, тормыш юлын бергәләп матур итеп үтә Ольга Владимировна белән Рәис Әхнәф улы Басыйровлар. Аларның гомер юлы – сабырлыкка, тырышлыкка, бер-береңә хөрмәт һәм ихтирамга нигезләнгән күркәм үрнәк. Еллар дәвамында гаилә учагының җылысын саклап, бер-берсенә терәк булып яшәгән бу пар авылдашлары арасында да зур ихтирам казанган.
Тормыш һәркемне төрле сынаулар аша үткәрә. Кешенең куелган максатларына ирешүе ныклы ихтыяр көче, сабырлык, тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә. Басыйровлар гаиләсенә дә нәкъ менә шушы сыйфатлар хас. Алар тормыш юлында очраган авырлыкларны бергәләп җиңеп, шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашып яшәгәннәр. Нәкъ менә шушы сыйфатлар гаиләне тагын да ныгыткан, аларны бер-берсенә якынайткан.
Гомумән, бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә берберсенә охшамаган, диләр. Кеше язмышлары да шулай төрле-төрле. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. Әмма барыбызны да бер уртак хакыйкать берләштерә: без бу дөньяга яратырга һәм яратылырга килгәнбез. Мәхәббәт – адәм баласының иң кадерле хисе. Борынгылар: «Мәхәббәт – очар кош, канатлары пар була», – дип юкка гына җырламаган. Чөнки чын бәхет – ике йөрәкнең бергә тибүендә, бер-береңә терәкбулып яшәвендә. Минем язмам геройлары да нәкъ шундый – пар канатлы кешеләр. Бу гаиләдә булып, алар белән аралашып утыру үзе бер күңелле мизгелгә әверелә. Эчкерсез, тыйнак, ихлас кешеләр белән сөйләшү, аларның бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәтләрен күрү күңелгә аерым беррәхәтлек бирә. Басыйровлар гаиләсе – бердәмлеккә, тугрылыкка һәм ихтирамга корылган матур тормыш үрнәге. Рәис Әхнәф улы Исанбай авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары укуын Андреевка урта мәктәбендә дәвам итә. Нәкъ менә шул чор аның киләчәк һөнәрен сайлауда мөһим роль уйный.
- Фатирда торганда йорт хуҗасы конюх булып эшли иде. Укудан соң малайлар белән атлар караша торган идек: печәнен салабыз, суын эчерәбез. Ветеринария участогына кереп, ветеринар эшен дә күзәтәбез. Шул рәвешле, мәктәпне тәмамлагач кайда укырга керергә дигән сорауга җавап күптән билгеле иде, – дип искә ала Рәис Әхнәф улы.
Авыл мохите, хезмәткә иртә тартылу, әти-әнисенә ярдәм итеп үсү аның киләчәк һөнәр сайлавына зур йогынты ясый. Өстәвенә, әтисе дә авыл хуҗалыгында хөрмәтле шәхес була – югары белемле агроном, “БР Атказанган агрономы” исеменә лаек кеше. Ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән.
Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтында ветеринария табибы һөнәрен үзләштереп, кулына диплом алган яшь белгечне юллама буенча Рязань якларына - Ижевское авылындагы Яльдино совхозына җибәрәләр. Нәкъ шул вакытта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган рус кызы Ольга да шунда беренче хезмәт юлын башлый. Яшь йөрәкләр бер күрешүдән үк бер-берсен ошата, һәм озак та үтми гөрләтеп туй да уздыралар.
Чит җирдә ничек кенә рәхәт булмасын, туган як сагышы Рәиснең күңеленә тынгы бирми. Шулай итеп, 1981 елда яшь гаилә Исанбайга кайтып төпләнә.Ул елларда хуҗалык гөрләп торган чаклар була: фермалар мал-туар белән тулы. Югары белемле яшь белгечне шунда ук “Октябрь” колхозына ветврач итеп билгелиләр. Маллар үлеменә юл куймау, зооветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәп, мул терлекчелек продукциясе җитештерү – аграрийлар алдында торган төп бурычларның берсе була. Бу эштә Рәис Әхнәф улы да лаеклы өлеш кертә. 1998 елдан лаеклы ялга чыкканчы ул “Илеш ветеринария станциясе” ДБУның Исанбай ветеринария-дәвалау участогын җитәкли. Биредә дә вазифасын намус белән башкарып, участокка караган хуҗалыкларда һәм шәхси ихаталарда маллар арасында төрле чирләргә каршы тиешле профилактик чаралар үткәрә, аларның исәнлеген саклау өчен зур көч куя. Йогышлы авыруларга юл куймау, эпидемияләрне кисәтү – аның көндәлек хезмәтенең төп бурычларының берсе була.
- Рәис Басыйров - безнең иң хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Эпидемия килеп чыкмасын өчен намус белән эшләде. Шуңа күрә аның участогы эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүдә һәрвакыт үрнәклеләрдән булды, - ди “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ лаборатория-диагностика бүлеге мөдире, ветераннар оешмасы рәисе Рәвил Фәттахов.
Чыннан да, Рәис Әхнәф улының хезмәт юлы авылветеринариясенең әһәмиятен, фидакарьлеген күрсәтүче ачык мисал. Ул – һөнәренә, кешеләргә һәм мал җанына тугрылык үрнәге. Мондый белгечләр булганда гына авыл яши, ышаныч саклана, хезмәтнең чын кыйммәте югалмый.
Хезмәт ветераны халык арасында да зур ихтирам казанган. Озак еллар дәвамында ул Исанбайда 2 нче округ буенча авыл Советы депутаты булып тора. Авылдашлары 32 елдан артык аңа ышаныч белдерәләр. Чөнки ул үз округында яшәүчеләрнең тормышы, урамнарның чисталыгы, төзеклеге өчен даими кайгыртып яши. Авыл җирендә проблемалар аз түгел, шуңа күрә депутат халык тарафыннан җиткерелгән һәр үтенечкә җаваплы карый.
Бүген дә хезмәт ветераны актив тормыш алып бара. Авыл зиратын тәртиптә тоту, төзекләндерү эшләрендә дә ул зур тырышлык куя. Аның ярдәме һәм иганәчеләр катнашында зират йорты ремонтлана, ягу миче урнаштырыла, кирәкле инвентарьлар алына.
Рязань өлкәсендә туып-үскән Ольга да Исанбай авылында гомер итәрмен дип башта һич уйламагандыр.
- Рәиснең әти-әнисе, туганнары мине иң якын кешеләре кебек каршы алды. Авыл халкы да бик җылы кабул итте. Милләтем башка булуы турында беркайчан да авыр сүз ишетмәдем. Шулай итеп мин гади татар авылында татар хатыны булып яшәргә калдым, – дип елмаеп искә ала хуҗабикә. Ольга Владимировна да авылны, аның кешеләрен чын күңелдән ярата һәм хезмәт юлын педагогикага багышлый. Ул өлкән вожатый, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, балаларга музыка, рәсем, Башкортстан мәдәнияте фәннәрен укыта. Мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәрне, сыйныфтан тыш чараларны оста итеп оештыра. Соңгы елларда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, 33 ел педагогик стаж белән лаеклы ялга чыга. Үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белүе, инициативалы булуы белән ул хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казана.
– Ольга Владимировна эшчәнлеге, иҗади эзләнүе, балаларга карата игътибарлылыгы белән барыбызга да үрнәк булды. Сабыйлар күңелендә ул кабызган ялкынның җылысы озак еллар сакланыр, – дип искә ала аны бергә эшләгән коллегалары.
Педагог-ветеран да, үз чиратында, хезмәттәшләрен ихтирам итә, рәхмәт сүзләрен генә әйтә. Еллар дәвамында хөрмәт белән эндәшкән ата-аналарны, күзләренә ышаныч белән караган тәрбияләнүчеләрен ул зур җылылык белән искә төшерә.
Күркәм парның уңышлы һәм намуслы хезмәт юлы турында җитәкчеләр кулыннан алган бихисап Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре сөйли. Икесе дә – хезмәт ветераннары.
Басыйровлар ике кыз тәрбияләп үстерә, аларга югары белем алырга ярдәм итә һәм зур тормыш юлына чыгара. Ата-аналарының матур яшәешен күреп үскән балалар да үз тормышларын лаеклы итеп кора. Өлкән кызлары Лилия әнисенең һөнәрен дәвам итә – Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бачасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше Олег белән кыз һәм ул үстерәләр. Аларның кызлары Анна Уфада югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә укуын Төркиянең Стамбул шәһәрендә дәвам итә, берничә телдә иркен аралаша. Роман исә Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 11 нче сыйныфында белем ала. Икенче кызлары Ирина юридик белемгә ия. Ул гаиләсе белән Сургут шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Радик белән Марсель һәм Денисны тәрбияләп үстерәләр.
Басыйровлар катнаш гаилә буларак, ике милләт халкының күркәм горефгадәтләрен хөрмәт итәләр. Шуңа күрә рус һәм татар халкы бәйрәмнәрен дә бердәм, җылы мохиттә үткәрергә тырышалар. Алар ике халыкның традицияләрен, мәдәниятен, динен өйрәнеп, балаларына һәм оныкларына да шул рухта тәрбия бирәләр.
Яшьлектә кабынган хисләр гомерлек, диләр. Чыннан да, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, тормышның барлык сынауларын бергә күтәреп матур гомер кичерәләр Басыйровлар. Бүген алар балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, йортларын гөл-чәчәкләргә күмеп, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, хезмәттән ямь табып яшиләр.
Әйе, мәхәббәт һәм ихтирам хакимлек иткән гаиләнең чын бәхете – татулыкта, бер-береңне аңлап, тормышның кадерен белеп яшәүдә.
Лилия ЙОСЫПОВА.