Маяк
+2 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 март , 15:00

Юллардагы чокырлар ямала башлады

Яз җиттеме, юл проблемасы килеп туа. Һәм ул елдан-ел артабарган кебек. Чөнки машиналар саны шәһәрдә генә түгел, авылларда да күзгә күренеп күбәя. Акча җитми дип никадәр зарлансак та, бензин хаклары артып торса да, машиналар саны кимегәне юк әле. Автомобильләр белән бергә юлда чокырлар саны да арта бара.Аннары, ни кызганыч, бездәге климат та асфальт юллар файдасына түгел. Кышын -40 градуска кадәр салкынайта, ә җәен +40 градуска кадәр дигәндәй эсселәтә, язлы-көзле бер туңдыра, бер эретә... Шуңа хәтта яңа юлларда да бер-ике елда чокырлар барлыкка килә башлый. Замана технологияләре бернинди температура үзгәрешләренә дә бирешми торган сыйфатлы юллар төзү мөмкинлеге бирә дисәләр дә, гамәлдә бу әле сүздә генә кала.

Юллардагы чокырлар ямала башлады
Юллардагы чокырлар ямала башлады

Агымдагы елда карлы кыш район юлларына зыян китерде. Чокырлар шулкадәр күбәйде, машина белән йөрү кыенлашты, хәтта җәяүлеләргә дә уңайсыз. Моңа әлбәттә кыш көннәрендәге температура тотрыксызлыгы сәбәпче. Явым-төшем нәтиҗәсендә асфальт ярыла. Ярыкка су кереп, туңдырганнан соң юллар деформацияләнә. Чокырлар төрле зурлыкта һәм тирәнлектә. Су белән тулган урыннарда тирәнлеген күрерлек тә түгел. Шуны да билгеләргә кирәк, эрегән кар сулары белән тулы чокырлар машинага гына түгел, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерүе бар.

Җылы көннәр башлануга, Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы хезмәткәрләре юллардагы чокырларны ямауга кереште. Алар әлеге күләмле чараны Шаран-Яңа Балтач-Андреевка автомобиль юлының 88-89 чакрымнарында, Югары Яркәйдәге Комсомол урамыннан башлап җибәреп, хәзер инде тигезләү эшенә тотындылар.

Чокырлар ремонты - юл өслеге тигезлеген тәэмин итүнең киң таралганы сулларның берсе. Бу эш зур чыгымнар таләп итмәве һәм тиз башкарылуы белән аерылып тора. Планга ярашлы, ул, юл сыйфаты урыны-урыны белән бозылган, әмма капиталь ремонт таләп ителмәгән участокларда үткәрелә. Республика Башлыгы Радий Хабиров юллардагы чокырларны тигезләү эшен быел 15 июньгә төгәлләү бурычын куйды.

Көннәр җылынуы юл-ремонтын башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Безнең алда 12 мең квадрат метр мәйданда автомобиль юлларындагы чокырларны ямау торса, муниципальара юлларның тузган катламнарын асфальтлау – 4 км, җирле әһәмияттәге урындагы юлларда 1,5-2 км арада башкаруны планлаштырабыз. Эшкә алдан әзерләндек. Уфа шәһәрендәге «Башавтодор» филиалының «Ремстройдормаш» заводыннан салкын асфальт катнашмасы кайтарттык. Бу көннәрдә эш башкарырга материал җитәрлек, - ди Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы начальнигы Рубин Галимов.

- Асфальтлы бетон җәяр алдыннан тәүдә ремонтланасы участокны әзерлибез: һәр чокырны үлчибез, отчет өчен фотога төшерәбез, чистартабыз, киптерәбез, соңыннан гына асфальт түшәп, тыгызлатабыз, - ди прораб Азамат Зарипов эш барышы белән таныштырып.

Ремонт эшләрен юл эшчеләре Марат Фәтыйхов, Фларит Нәҗмиев, Илшат Әвсахов, Илгиз Мәҗитов, Илдар Зарипов, водительләр Радик Мансуров, Рәмил Мәгъданов, тракторчы Владислав Шәңгәрәев сыйфатлы итеп башкара. Юл мастеры Рөстәм Бәдретдинов эш барышын ныклы контрольдә тота.

Әйтергә кирәк, Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы хезмәткәрләре ремонт эшләрен ике бригада да алып бара. Арытаба Буралы, Бишкурай, Аккүз авылларында дәвам итәчәк.

Лира ГӘРӘЕВА. Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Юллардагы чокырлар ямала башлады
Юллардагы чокырлар ямала башлады
Юллардагы чокырлар ямала башлады
Юллардагы чокырлар ямала башлады
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас