Маяк
+5 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 март , 15:00

Җыр-моң аша йөрәкләрдән - йөрәкләргә

РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2026 ел — Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Билгеле булуынча, төбәгебез - күпмилләтле җирлек.

Җыр-моң аша йөрәкләрдән - йөрәкләргә
Җыр-моң аша йөрәкләрдән - йөрәкләргә

Бездә башкорт, удмурт, татар, рус, мари, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Хәтта күрше төбәкләрдә гомер кичерүче төрле милләт вәкилләре белән дә җылы мөнәсәбәттә булып, озак елларга сузылган хезмәттәшлек алып барыла.

Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне ишетү зур бәхет. Җырлар – халык иҗатының иң таралган, бай өлеше. Җыр - җаныбызны сафландыручы, өметләрне ныгытучы, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Районыбызда илаһи моң ияләре бихисап. Шундый сәләткә ия, кыска гына вакыт эчендә оста башкарулары белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән «Вершина» төркеме Илештә яңа йолдызын балкытты. Ул Йонны авылы егете, шәхси эшкуар Рүзил Риф улы Мәгъдановның зур теләге һәм тырышлыгы белән булдырылды. Әйткәндәй, уңышлы шәхси эшкуар өч ел элек туган авылында авыл халкын данлауда зур әһәмияткә ия булган «Йонны сандугачы» җыр-моң бәйгесенә нигез салучы да.

«Вершина» төркеме Р.Мәгъдановның шул ук исемле кафе бинасында җыр-моң сөючеләрне кичләрен үз янына җыя. Аның репертуарында русча хитлар, татар телендә популяр, халык, ретро җырлар тупланган. Кичәләрдә кунаклар үзләре теләгән җырларны да ишетә ала.

Төркемнең музыкаль җитәкчесе, гитарада виртуоз уйнаучы, композитор – Илдар Нәһрлиев. Коллективның йөзек кашы булып торучылар - җырчы Рәис Мәрдисламов, курай моңын оста башкаручы, җырчы Алик Борханов һәркем күңеленә үтеп керә.

Татар җырларын башкаручы, аларныхалкыбызга ишеттереп, йөрәкләрдә милләтебез җырларына сөю уятучы, күп кенә музыкаль бәйгеләрдә җиңү яулаучы Шамил Шафыйков та биредә даими чыгышлар ясый.

Үземә килгәндә, алты шигырьләр китабы авторы буларак, “Вершина” төркеменә яңа җырлар иҗат итәм. Бу минем өчен зур куаныч, иҗади коллективның ышанычын белдерә. Ышанам, коллектив чыгышлары һәркем күңеленә хуш килеп, бары тик яхшы хисләр һәм кәеф бүләк итәр.

Музыкантларга киләчәктә милләтебезне, телебезне саклап калуда, аны халыкка тапшыруда, ә Рүзил Риф улына мәдәни офыкларны, районыбыз талантларын үстерүдә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете телим. Тормыш иптәше Гөлшат Кәшбелгаян кызы белән балалары, оныклары шатлыгын һәм куанычын тоеп озын-озак яшәргә язсын. Аңа язмышыңа илткән гомер дилбегәсен нык итеп тот, дигән теләктә калам.

Рәлиф ШАГАЛИ. Югары Яркәй авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас