Кызганычка каршы, яшьләр әгәр наркотикны бер тапкыр татып карасаң, бу куркыныч түгел, дип саный. Наркотикларга бәйлелеккә тартылуның иң ихтимал яше - 9-19 яшь. Яшьләргә хас кызыксыну тәҗрибәле наркоманнар һәм сатучылар тарафыннан оста файдаланыла, алар яңа кешеләрне кыйммәтле наркотиклар белән «сыйлап» үзләренә тарта. Алар яхшы белә - хәтта бер тапкыр наркотик куллану да коллык бәйлелегенә китерергә мөмкин, кешене марионеткага әверелдерә.
Балага наркотикларны урамда, дискотекада һәм хәтта мәктәптә дә тәкъдим итә алалар. Әгәр дә балагыз наркотиклар куллана дип шикләнәсез икән, әхлаклык укымагыз, янамагыз. Аңлап һәм кайгыртып, балага ярдәм итегез. Бәла-казаны үзегез хәл итәргә тырышмагыз, белгечләргә мөрәҗәгать итегез.
Наркотиклар куллану билгеләре - ак тәнле булу, тонык күзләр; сөйләмнең акрынаюы, еш салкын тиюләре, хәрәкәтләрнең начар координациясе, укол эзләре, җәрәхәтләр, күгәргән урыннар, үсә барган битарафлык, тормышның мәгънәсезлеге турында әйтүләр, өйдән китү, дәресләрне калдыру; хәтернең начараюы, игътибарны туплау мөмкинлеге булмау, йокысызлык йокымсырау белән чиратлаша; тәнкыйтькә кире реакция, агрессивлык, кәефнең еш һәм кискен үзгәрүе; акча бирү яки чыгышы билгесез булган суммаларның барлыкка килүе, өйдән кыйммәтле әйберләр, китаплар, киемнәрнең югалуы, гадәти булмаган үтенечләр; көпшәгә төрелгән кәгазьләр, фольгалар; кечкенә кашыклар, капсулалар, шешәләр, билгесез дарулар, порошоклар; еш кына аңлашылмаслык телефон шалтыратулары.
Альмира ННРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.