Маяк
+9 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 март , 15:00

Изгелеккә багышланган гомер

46 ел гомерен балалар сәламәтлегенә багышлаган табиб, Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы Резидә Фәрит кызы Гаскәрованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан

Изгелеккә багышланган гомер
Изгелеккә багышланган гомер

Әни… Бу сүздә гади генә мәгънә түгел, ә гомер буе аңлап бетереп булмаслык тирәнлек, җылылык һәм илаһи көч тупланган. Һәр бала өчен әни – иң якын кеше, иң ышанычлы терәк. Без шатлыкларыбызны да, күңелне борчыган уйларыбызны да иң элек аның белән уртаклашабыз. Чөнки ана йөрәге беркайчан да баласына начарлык теләми – ул һәрчак янәшәдә, һәрчак аңлый, һәрчак ярдәм итә.

Бу хакыйкатьне без балачакта тулысынча аңлап бетермибез. Еллар узган саен, тормыш безне төрле сынаулар аша уздырган саен, әни назының кадере тагында ачыграк ачыла. Үзебез ата-ана булгач кына, бала өчен борчылуның нинди көчле, нинди тирән хис икәнен аңлый башлыйбыз. Мин әти-әни назына төренеп үсүемне тормышымның иң зур байлыгы дип саныйм. Аларның җылысын, кайгыртуын тоеп үсү – ул һәркемгә дә насыйп була торган бәхет түгел. Шуңа күрә туган йорт минем өчен һәрчак тартым ноктасы булып кала. Кайчан гына кайтсам да, анда мине якты йөз, сабыр караш, ихлас сүз белән каршы алучы әнием көтә. Аның янында вакыт әкрен әйгәндәй була, күңел тынычлык таба.

Минем әнием – Резидә Фәрит кызы Гаскәрова. Ул гомеренең 46 елын медицина өлкәсенә багышлаган табиб, балалар неврологы, Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы. Аның исеме безнең районда гына түгел, тирә-як төбәкләрдә дә хөрмәт белән телгә алына. Ул – үз эшенә тугры калган, кешеләр ышанычын аклаган чын табиб. Аның кабул итүенә килгән ата-аналар еш кына:«Балабыз елап керә, ә тынычланып чыгып китә», – дип әйтә торган иде. Бу сүзләр очраклы түгел. Әнием авыруны гына түгел, баланың һәм ата-ананың күңел халәтендә тоя белде. Аның ягымлы тавышы, тыныч карашы, ышандыра белү сәләте дә дәвалауның бер өлеше иде.

Үз һөнәренә ул һәрчак зур җаваплылык белән карады. Һәр баланың хәлен йөрәге аша үткәреп, аның бүгенгесе генә түгел, киләчәге турында да уйлап эш итте. Диагноз куюда төгәллек, дәвалауда саклык һәм игътибар – аның төп кагыйдәләре булды. Ул беркайчан да ашыкмады, һәр карарын уйлап кабул итте.

Әниемнең тагын бер мөһим сыйфаты – сабырлык. Ул беркайчан да тавыш күтәрмәде, авыру кешенең өметен өзмәде. Киресенчә, иң катлаулы очракларда да өмет табарга, кешене тынычландырырга тырышты. Үз кичерешләрен тышка чыгармыйча, эчке ныклык белән эшләве аның һөнәри осталыгын тагын да арттырды.

Ул медицина өлкәсендәге яңалыклардан беркайчан да читтә калмады. Даими рәвештә белемен күтәрде, семинарларда, конференцияләрдә катнашты, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яшь белгечләр өчен ул чын мәгънәсендә остаз булды – һөнәр серләрен өйрәтте, авыр чакта терәк булды. 

Әнием Гафури районының Татар Сазкүле авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Фәрит, әнисе Галия – белемгә, тәрбиягә зур әһәмият биргән кешеләр - укытучылар булганнар. Бу сыйфатлар әниемә дә күчкән: кечкенәдән үк тырыш, җаваплы, максатчан булып үсә. Ялгыз Каен урта мәктәбен тәмамлагач, 1973 елда ул Уфа дәүләт медицина институтына укырга керә. 1979 елда педиатрия факультетын уңышлы тәмамлап, үз һөнәри юлын башлый.

Студент елларында ук ул әтием Фаил Наил улы белән гаилә кора. 1976 елда аларның беренче мәхәббәт җимеше – мин дөньяга киләм. Соңрак без Илеш районына кайтып урнашабыз, һәм әнием район үзәк дәваханәсендә эшли башлый. Башта ул участок табибы була, соңрак баш табиб Рәшит Авзалов тәкъдиме белән балалар неврологиясе белгечлеген үзләштерә. Шуннан башлап аның хезмәт юлы нәкъ менә шушы катлаулы, әмма бик кирәкле өлкә белән бәйләнә.

Еллар дәвамында ул төрле вазифалар башкара: яшүсмерләр табибы да була, өлкәннәр белән дә эшли, баш табиб урынбасары, район педиатры вазифаларын үти. Әмма кайда гына эшләсә дә, аның өчен иң мөһиме – кеше сәламәтлеге булып кала.

Аңа еш кына күрше районнардан да мөрәҗәгать итәләр иде. Эш көне тәмамланган булса да, ул авыруларны кабул итмичә кайтарып җибәрмәскә тырышты. Чөнки кешеләргә ярдәм итүне ул үзенең бурычы дип санады. 1999 елда ул югары квалификация категориясенә лаек була. Аның фидакарь хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә: Почет грамоталары белән бүләкләнә, ә 2015 елда «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» исеменә лаек була.

Әнием өчен гаилә һәрвакыт зур әһәмияткә ия булды. Ул безне – өч кызын – сабырлык, таләпчәнлек һәм зур мәхәббәт белән тәрбияләп үстерде. Безгә дөрес юл күрсәтте, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Әтием белән алар гомер буе бер-берсенә терәк булып, аңлашып яшәделәр. Әтиемнең җаваплы хезмәт юлы дәвамында әнием аңа ныклы тыл булды. Аларның үзара хөрмәте, сабырлыгы – безнең өчен иң яхшы үрнәк. Бүген без инде үзебез әниләр булсак та, һаман да әти-әниебез безнең өчен иң якын киңәшчеләр булып кала. Әнием оныкларында шул ук җылылык, шул ук наз белән әрбияли, алар өчен иң кадерле нәнәй. Газизебез лаеклы ялда, әмма ул һаман да актив, тормышны яратучы, кешеләргә изгелек кылырга омтылучы зат булып кала. Ул дин юлын сайлап, рухи камиллеккә омтыла, намазларын калдырмый, әтием белән изге Хаҗ кылып кайтты, белем алуын дәвам итә.

Әнием үзенең күркәм юбилеен – 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Бу – намуслы хезмәт, сабырлык, кешеләргә күрсәткән игелек, тәрбияләгән буыннар белән бизәлгән олы һәм мәгънәле гомер юлы.
Кадерле әнием! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйм. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озынг омер телим. Әтиебез белән бергәләп, бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, хөрмәттә, бәхетле гомер кичерергә язсын. Син безнең өчен һәрвакыт иң якын, иң кадерле, иң газиз кеше булып каласың.

Миләүшә САБИРОВА. Мәскәү шәһәре.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас