Тракторларга техник тикшерү үткәрүнең төп дүрт максаты бар: тракторны эксплуатацияләгәндә аның техник торышының расланган хәвефсезлек нормативларына туры килүен тикшерү һәм билгеләү; үзйөрешле автотранспорт турында статистик мәгълүмат җыю; исәпкә куелган үзйөрешле техника турында теркәү мәгълүматларын төгәлләштерү; закон бозу ихтималын кисәтү (мәсәлән, урланган узелларны һәм агрегатларны запас частьләр сыйфатында куллану яисә автотранспорт чарасының хәвефсезлеген киметә торган үзаллы реконструкция).
Техник тикшерү уздырган өчен җыем 300 сум тәшкил итә, моннан тыш, техник тикшерү узу турында документ биргән өчен 400 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә. Техник тикшерүне узу өчен шәхесне таныклаучы документ; тиешле категориядәге тракторчы таныклыгы; үзйөрешле машинаны теркәү турында таныклык; ОСАГО страховкалау полисы (әгәр ул әлеге төр техника өчен каралган булса) кебек документларны күрсәтергә кирәк.
Үзйөрешле машинаны техник карау тәртибе тикшерү этапларыннан гыйбарәт. Исемлекләре югарыда китерелгән документларның булу-булмавын; документларның һәм үзйөрешле машинаның туры килүен (двигатель, рама һәм башкаларның номерларын чагыштыру); машинаның техник торышын тикшерүләр; техник карау узу турында документлар рәсмиләштерү.
Техник тикшерүне уңышлы узган очракта, таныклык бирелә. Тикшерү нәтиҗәсендә ниндидер тайпылышлар ачыкланса, техник тикшерү акты бирелә. Актта трактор яки үзйөрешле машинаның техник карау үтә алмавының сәбәбе күрсәтелә.
Физик шәхесләрнең тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү урыннарда 7 апрельдән 6 майга кадәр график нигезендә үтәчәк.
Рифат ГАЛЛӘМОВ, БР дәүләт техник күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының өлкән дәүләт инженер-инспекторы, әйдәп баручы белгеч-эксперт.