

Традицияләрне дәвам итеп, быел да музыкаль чара үз югарылыгында үтте. Бәйгенең максаты итеп, кичәнең спонсоры, туган төбәген төзекләндерүгә, авылда спортны, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә гаять зур көч салучы, СВОда хезмәт итүче якташларыбызга зур күләмдә спонсорлык ярдәме күрсәтүче уңышлы шәхси эшкуар Рүзил Мәгъданов һәм аның гаиләсе халык һәм эстрада җырларын оста башкаручыларны ачыклауны, авылдашларда җыр сәнга тенә мәхәббәт тәрбияләүне, рухи берләшүне, бердәмлеккә өндәүне, туган җиргә сөю уятуны алгы планга куйды. Конкурсантлар үзләренең моңлы җырлары белән халыкның күңелен дәртләндерде, алар чыгышары көчле алкышларга күмелде.
Әйтергә кирәк, рухи байлык – ул элек-электән килгән игелеклелек, кешелеклелек, мирасыбызга, динебезгә, халык авыз иҗатына ихтирам, олыны – олы, кечене кече итә белү сыйфатлары да. Алар халкыбызны көчле итә.Кичә башында Ибраһим хәзрәт Мәгъданов чарага фатыйха биреп, азан тавышын яңгыратты. Данияр Баһманов Корьән догалары укыды.
-Авылыбыз гөрләп тора, авыл хуҗалыгы предприятиесе продукция җитештерә, мәктәп эшли, мәчетләребез чакырып тора, балалар иманга тартыла, социаль-мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлекләр җитәрлек. Бергәләп тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышыйк, – диде Рүзил Риф улы конкурс башланыр алдыннан.
Җыр бәйгесендә авылның иң активлары катнашты. Шамил Шафыйков, Миләүшә Гыйльметдинова, Әлфинә Мөҗипова, Вәсилә Гыйльманова, Гөлназ Мослыхова, Алия Гәрәева, әтиле-кызлы Согдиана һәм Дамир Атабаевлар, Алмаз Шәрипов, Руслан Ахунов, Светлана Нурисламова, Гөлшат Мәгъданова, Таңсылу һәм Сөмбел Вахитовалар башкарган җырлар, Мәгъдан Габдуллин, Алиса Габидуллина тарафыннан башкарылган каратэ алымнары, туп, лента белән спорт гимнастикасы, Йонны авыл мәдәният йорты үзешчәннәренең дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде.
Нәтиҗәләр буенча һәркатнашучы төрле номинацияләр буенча Мактау грамотасына, акчалата призга һәм бүләккә лаек булды. Шул исәптән чараны оештыручылар авыл имамы Ибраһим хәзрәт Тимерҗанов - рухи тәрбия керткән өлеше, дини чаралар оештырганы һәм республика масштабында тәрбияләнүчеләр арасында югары күрсәткечләре өчен, “Агыйдел” җәмгыяте директоры Альмир Әюповка - Йонны авылында үткәрелгән чараларда спонсорлык ярдәме күрсәткән, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ялаловка, Йонны авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Булат Мансуровка, Илсун Сафуановка – авылны үстерүдә активлык күрсәткәннәре, Данияр Нурисламовка, Алмат Талиповка, Алмаз Фәрраховка, Финәдис Мансурҗановка - мотоспортны үстерүдә катнашканы, “Мәдәни-ял үзәге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмадиевка – мәдәниятне үстерүдә өлеше, Динар Шәйморатовка чараларны сәнгати бизәгәне өчен Почет грамоталары тапшырды. Рүзил Риф улы шулай ук беренче укытучысы Фәсиха Кашаповага изге теләкләрен җиткерде, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
Кичәдә “Вершина” төркеме дә чыгыш ясап, һәркемнең күңелен күтәрде.
Бәйге хәйрия акциясе буларак, анда җыелган акча средстволары СВОда катнашучы яугирләребезгә ярдәмгә юлланачак.
Әйе, халкыбыз элекэлектән җырга-моңга бай булган. Чара тәмамлангач та халык, таралышырга ашыкмыйча, уй-хисләре белән бүлеште. Һәркемнең йөзендә елмаю, һәвәскәр артистларда сөенү, канәгатьлек хисе иде.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.