Маяк
+7 °С
Дождь
80 лет Победы
җәмгыять
10 Апреля , 09:00

Балаларга багышланган гомер

«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң-укытучы бул!»- дигән бер галим. Хак сүзләр. Югары Яркәй авылында яшәүче, үзенең 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, БР Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары, «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» билгесе белән бүләкләнгән мәгариф ветераны Зинфира Галинур кызы Асылгәрәева шушы көннәрдә үзенең 70 яшен билгели.

Балаларга багышланган гомерБалаларга багышланган гомер
Балаларга багышланган гомер

Зинфира Галинур кызы Абдулла авылында Мәгъсүмә белән Галинур Асылгәрәевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Үскән чорында әни-әтисенең уң кулы булып, өч сеңлесен, бер энекәшен карарга ярдәмләшә.

Ул Бөре дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлаганнан соң, Үрмәт, Игмәт урта мәктәпләрендә эшли. Ул укучыларда хезмәткә сөю тәрбияли, бер-берсе белән дус, тату булырга өйрәтә. Басуларда чөгендер утау, мәк җыю һ.б. эшләрдә һәрчак алдынгылар рәтендә булалар. З.Асылгәрәева яхшы агитатор, пропагандист була, өстәвенә, авыл сәхнәсендә спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба.

Авылда мөгаллимә иң абруйлы шәхес була, ата-аналар белән тиз арада аралашып, киңәшләшеп эш итә, сыйныф җыелышларына, экскурсияләргә, дәрестән тыш чараларга аларны җәлеп итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да, укучыларының хәлләрен белән кызыксынып тора, һәрберсенең уңышларына сөенә.

Яшьлегендә Абдулла авылы егете Рәвил Шәңгәрәев белән кавышып, гаилә учагы кабызалар. Тормыш иптәше Югары Яркәйдә эшләгәч, гаилә 1990 елда район үзәгенә күченә. Педагог 86нчы һөнәри лицейда тәрбияче, укытучы, методист, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара. Үз һөнәре остасы уку йортының җәмәгать тормышында да актив катнаша. Республика лицейларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган республика конкурсларында үзен тел остасы һәм моңлы җырчы итеп таныта. Гомер юлдашы, ышанычлы терәге Рәвил Ибраһим улы белән тормыш сукмагыннан 45 ел бергә атлыйлар.
Балалары да әни-әтиләре үрнәгендә - тырышлар һәм булдыклылар. Кызлары Гөлнур белән уллары Ринат Уфа шәһәрендә гаиләләре белән яши, үзаллы дөнья көтә, оныклар шатлыгын бүләк иттеләр.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас