

-Илсөяр Әфгановна, терлекләр арасында йогышлы чирләр таралу очраклары ешайды. Бу хәл халыкны җитди борчый. Моңа кадәр республикада яшәүчеләр кош гриппы, котыру, дуңгызларда африка чумасы, себер түләмәсе, бруцеллез кебек авырулар белән очрашканы булды. Ә менә бүген Русиядә тарала торган аеруча куркыныч йогышлы чир дигәне күпчелегебез өчен яңа, билгесез авыру. Ул нинди чир һәм нәрсәсе белән хәвефле?
-Кеше өчен зыянлы күп кенә аеруча куркыныч йогышлы чирләр бар. Алар берничә төргә бүленә - бик көчле, көчле һәм хроник. Авыру йоктырган малның аппетиты бетә, йөткерә башлый, сулыш алуы авырлаша. Шулай ук тән температурасы күтәрелергә, ашкайнату системасы белән проблемалары башланырга мөмкин. Тире астында, буыннарда шешләр барлыкка килә, терлекнең күзләренә дә зыян килә. Бубилгеләрнең барысы дакешеләргә күчәргә мөмкин. Кешеләрнең дә үпкәсе ялкынсыну куркынычы бар. Авыру сөт һәм итпродуктлары, тәндәге җәрәхәтләр белән күчәргә мөмкин. Аны кимерүчеләр дә тарата ала. Шуңа күрә абзар-курада аларны гел агулап, юк итеп торырга кирәк. Аеруча куркыныч йогышлы чирләргә каршы прививкалар ясала.
Шулай ук бик авыр вируслы чирләр да күп төрле. Төп билгеләре: югары температура, терлекнең продукция бирү сәләте бикнык кими. Авыру эләктергән малның авызында, тояк араларында, җилемнәрендә сулы куыклар барлыкка килә. Алар тирән җәрәхәт калдыра, малның аяклары аксый. Яшь маллар авыруны тагын да авыррак кичерә. Вирус терлекнең эчке органнарына да зыян сала. Шулай ук кешеләргә йогу куркынычы көчле. Шуңа күрә үзгәреш булуга ук, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңа каршы ярты елга бер тапкыр вакцина уздыралар, 21 көннән терлектә авыруга каршы иммунитет барлыкка килә. Шуннан соң итен һәм сөтен курыкмыйча кулланырга була.
- Лейкоз Русиядә мөгезле эре терлекләрдәге йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Моннан ун-унбиш ел элек аның турында күбрәк сөйләнелә иде шикелле, соңгы елларда сирәк яңгырый. Хәлләр тотрыкландымы, әллә аннан да куркынычрак авырулар таралганга күрә, лейкоз игътибардан читтәрәк кала киләме?
-Аны халык телендә «кан рагы» диләр. Бу авыру хәзер кешеләрдә дә бик еш очрый. Элек малларда тагын да күбрәк була торган иде. Соңгы елларда, чыннан да, уңай анализ күрсәткән очраклар сирәгәйде. Ләкин аңа карап игътибар кимеде, дип әйтеп булмый. Киресенчә, хәзер ветеринария хезмәте бик көчле. Елга ике тапкыр маллардан кан алалар, алар аккредитация үткән Илеш ветеринария лабораториясендә тикшерелә. Анализлары начар булганнарны көтүдән алдырабыз, хуҗалыкларга килеп туган хәлне, саклык чараларын аңлатабыз. Мондый сыерның сөтен кайнатмыйча эчү кеше сәламәтлеге өчен бик начар. Шуңа күрә авыру малны тотарга кирәкми. Үзеңнең, гаиләңнең саулыгы кадерле икән, авыру малны урнаштырып, алыштыру ягын карарга кирәк.
-Бруцеллез куркынычы бармы?
-Русия буйлап бруцеллез чире йөри. Идел буе округы буенча хәл аеруча кискен. Күрше-тирә белән чагыштырганда бездә тотрыклылык саклана әле. Рөхсәтсез терлек алып кайтулар аркасында аның республикага да үтеп керүе бар. Менә шуңа күрә дә елга ике тапкыр бруцеллезга каршы көрәш чаралары алып барырга туры килә. Безнең муниципалитетта бруцеллез планында хәл шактый яхшы.
-Тагын нинди куркыныч авырулардан сакланырга кирәк?
-Кош гриппы һәм вак күшәүче хайваннар (сарык һәм кәҗә) чумасы, Ньюкасл авыруына, гельминтопрофилактикага аерым игътибар бирергә кирәк. Котыруга каршы җитди профилактик чаралар үткәрү мөһим. Котыру авыруы - иң куркыныч вируслы зооантропоноз авырулар төркеменә керүче кискен йогышлы авыру, үзәкнерв системасы зарарлануы белән характерланаһәм йогышлы организмның үлеме белән тәмамлана. Бу авыруга каршы көрәшнең төп чарасы - йорт хайваннарының барлык төрләрен мәҗбүри вакцинацияләү.
-Русиядә аеры тояклы авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарны зарарлый торган аеруча куркыныч йогышлы авыруның таралуы күзәтелә. Инфекция чыганаклары илнең берничә төбәгендә ачыкланган. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
-Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә республикада хайваннар авырулары буенча эпизоотик хәлне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Шуны да истә тотарга кирәк: авыруны республика территориясенә керткәндә терлекчелек продукциясен Русия Федерациясенең башка төбәкләренә дә, башка илләргә дә экспортка җибәрү тыелачак. Казахстанда аның белән чиктәш булган Русия Федерациясенең кайбер төбәкләреннән терлекләр һәм терлекчелек продукциясен импортлауга чикләүләр кертелде инде. Авырулар чыганакларын булдырмау максатында урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрелә, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм терлекчелек продукциясен хокуксыз ташу фактлары туктатыла. Әлеге авыруның аеруча куркынычы вирусның югары йогышлылыгында. Санаулы сәгатьләр эчендә бер авыру хайваннан йөзләгән башка хайван йоктырырга мөмкин. Хайваннарны дәвалау нәтиҗәле түгел,ә авырудан интеккән хайваннар вирус йөртүчеләргә әверелә һәм озак вакыт дәвамында башкаларга йоктыру сәләтен саклый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, авыру килеп чыккан очракта, учактагы барлык сизгер терлекләр яндырып юк ителә. Профилактика - имин булмаган төбәкләрдән терлекләрне кертүне тыю, кертелә торган һәм чыгарыла торган терлекләргә карантин үткәрү, терлекләрне контрольдә тотыла торган көтүлек һәм су эчертү, баш санын исәпкә алу, даими тикшерү һәм авыру билгеләрен вакытында ачыклау, диагностик тикшеренүләрне тулысынча колачлау.
-Авыруны территориягә кертмәүне тәэмин итү өчен нинди конкрет чаралар күрелә?
-Күрше субъектларда авырулар чыгуга бәйле рәвештә федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юлларында ветеринария постлары урнаштырылды. Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә кизү торуда катнашалар. Ветеринария хезмәте белән килештерелмичә, эшкуарлар тарафыннан рөхсәтсез терлек кертү, аннары игъланнар аша сату, шулай ук терлекләрне һәм азыкны республика территориясе аша транзит рәвештә ташу аеруча борчу тудыра. Тәҗрибә күрсәтүенчә, эпизоотик учаклар барлыкка килүнең 90 проценттан артыграгы авыру терлекләр китерү белән бәйле. Бүгенге көнгә авыру билгеләре ачыкланмады. Хуҗалыкларга һәм гражданнарга эпизоотик хәл тотрыкланганчы башка төбәкләрдән тере хайваннарны кертүдән вакытлыча тыелып торырга киңәш ителә.
- Урындагы хакимиятләр хайваннар авыруларын таратмаска нәрсә белән ярдәм итә ала?
-Кабаттан килгән гражданнарны һәм терлекләрне хуҗалык кенәгәсенә куюны исәпкә алуга, бигрәк тә сатып алынган җир пайларында яшәүче шәхесләргә аерым игътибар бирелсен иде. Бу Устав буенча хәтта тавык асрау тыелган коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә дә кагыла. Тиешле таләпләр мал-туар сату белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Алучылар да сак булсыннар иде. Уяулык барыбыз өчен дә мөһим.
-Әңгәмәгез, өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим.
Әңгәмәдәш – Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.