

Рәзифә әби 1931 елда, нәкъ 95 ел элек, Түбән Череккүл авылында дөньяга килә. Әтисе Әкрам, әнисе Нәгыймә– гади кол-хозчылар. Сигез бала үскән гаиләдә шау-гөр килеп торган тормыш. Олылары кечеләрен карый, бергәләп уйныйлар, ярдәмләшәләр. Әмма балачакның бу матур мизгелләре озын булмый – тормыш үзенең авыр сынауларын әзерли икән... Рәзифә әбигә нибары 10 яшь булганда әтисе мәрхүм була. Сугыш башлана…
- Бәләкәйдән үк бик авырлык белән үстем, ачлыктан үлмәс өчен ни генә ашамадык без. Кузгалак, кечерткән, какы... Ипи авыз итү зур бәйрәм иде. Бервакыт әни тиф белән авырып егылды. Ягарга утын юк, чыбык-чабык җыя идек. Мәктәптән кайткач, чана тартып утын алып кайтырга чыгып китә идек, – дип искә ала ул үткәннәрен.
Сугыш беткән хәбәрне мәктәптә ишетә алар.
- Укытучыбыз ишек шакылдатып керде: «Сугыш бетте, балалар! Җиңү!» – дип кычкырды. Без барыбыз да елап, кочаклашып, шатлыктан нишләргә белмичә, урамга чыгып таралдык. Әйдәп баручы: «Ура!» – дип кычкыра, без дә кушылабыз. Шунда ук авылга йөгердек: «Әни, сугыш бетте!» – шулай дип хәтерли ул, хәзер дә шул шатлыклы мизгелне күз алдына китереп.
Сугыш бетсә дә, авырлыклар бетми. 13-14 яшьлек Рәзифә колхозга эшкә чыга, салам өю, көлтә ташу, ашлык ә йләндерүдә катнаша.
- Төнгә калып эшләсәк, ярты кило ипи бирәләр иде, – ди. Кышын мәктәпкә, колхозга утын кисәләр.
– Пычкы белән кисү бик авыр. Куллар туңа, пычкы ышкыган урыннан кан чыга. Әмма туктарга ярамый – утын кирәк. Торф чыгаруда да эшли, тракторчыларга ашарга пешерә.
- Көянтә асып, ике чиләккә аш салабыз да басуларга таратабыз. Ерак атлыйсы, авыр. Тик зарланырга ярамый: кешеләр эшли, ашатырга кирәк, – дип искә ала.
Колхозда сарыклар да карый ул. «Сарыклар күп иде, 300 дән артык. Көтүен көтәсең, су эчерәсең, бүреләрдән саклыйсың. Сыер да саудым. Лапак түбәле утар гына, идән юк. Сап-салкында, кул белән, көненә өч тапкыр балчыкта басып саварга кирәк. Һәр кешегә унар сыер, дежур да торабыз. Куллар шешенә, сызлый иде”, – дип үз хатирәләре белән уртаклашты ветеран.
Шул авырлыклар арасында Рәзифә Әлмөхәммәт Шәмсиев белән гаилә коралар, дүрт бала үстерәләр: өч ул, бер кыз.
-Әлмөхәммәтем дә эшчән иде. Авыр булса да, гөрләтеп, ярдәмләшеп яшәдек, балаларны кеше иттек, – дип искә ала ул, тормыш иптәшен сагынып.
Бүген Рәзифә әби улы Данил һәм килене Роза тәрбиясендә. Аларның өе зур, ямьле, анда гел тәмле ризык исе. Әбине сөендереп, балалары, оныклары гел янында.
- Һәр балам өзелеп тора, һәр ялда килеп хәлемне беләләр. Шушындый кадер-хөрмәттә яшәгәнгә, бәлки, шуңа күрә озак яшимдер. Бу тормыштан бик канәгатьмен, – дип сөенеп елмая ул. Без аннан: «Яшь буынга нинди теләкләрегез бар?» - дип сорагач, ул уйланып торды да:
-Сөенеп яшәсеннәр, илләр тыныч булсын! Ачлык, сугыш күрмәсеннәр. Тырыш булсыннар, эшләсеннәр. Тик тормыш авырлыклары аларны сындырмасын. Без бит шул авырлыкларны җиңеп яшәдек. Алар да җиңә белерләр, – диде.
95 яшьлек Рәзифә әби - ул бөтен авылның горурлыгы, яшь буынга үрнәк. Аның күзләре – нурлы, йөзе – якты, куллары – гомер авырлыгын татыган, тик йөрәге - мәрхәмәтле. Без аны олылап, аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.
Гөлнара ЛАТЫЙПОВА. Югары Череккүл авылы.
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!