Маяк
+6 °С
Облачно
80 лет Победы
җәмгыять
11 Апреля , 08:00

Халкына хезмәт итү - яшәү мәгънәсе

Ташлар арасында асылташлар да, төрле һөнәр ияләре арасында да үз эшенең осталары, үз өлкәләрендә тирә-юньдәгеләрнең ихтирамына һәм соклануына лаеклы чын талантлар бар. Үзенең намуслы хезмәте, тырышлыгы, тыелгысыз энергиясе белән алар күпләр өчен үрнәк булып тора. Шундый кешеләрнең берсе - Илбира Мирзаһит кызы Җәлилова.

Халкына хезмәт итү - яшәү мәгънәсеХалкына хезмәт итү - яшәү мәгънәсе
Халкына хезмәт итү - яшәү мәгънәсе

Ул Иштирәк авылында, күп балалы гаиләдә, бер-берсен аңлап, яратып яшәгән мохиттә туып-үсә. Әти-әнисе гомер буе җирдә хезмәт куя, анда авыл тормышына мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек тәрбияли, теләсә нинди эшне тиешенчә башкарырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Балачактан ук ул зирәк һәм өлгер булып үсә.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел Тәҗәй авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аннары Йонны сигезьеллык мәктәбенә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе итеп күчерелә, анда тугыз ел хезмәт сала. Бу вакытта читтән торып Уфа педагогика училищесын, аннары Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый.

Инициатива, активлык күрсәткән, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе туплаган кызга Яркәй авыл Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасы тәкъдим ителә. Яңа урында да ул сынатмый, Советның башкарма комитеты эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен аңлый.

Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең җитәкче урынында сәләтле булуын хезмәте белән исбат итә, аның актив максатчан эшләвен исәпкә алып, 1983 елда авылдашлары аны авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Шунысын да истә тотарга кирәк, ул заманда Яркәй авыл советына Йонны авыл советы да кергән.

Авыл советы хезмәткәрләре өчен иң мөһиме – кешелеклелек, чөнки аларга көн саен халык белән эшләргә туры килә. Барлык халыкның урындагы үзидарәгә мөнәсәбәте аларның һөнәри сыйфатларына бәйле. Шуны истә тотып, ул халык белән уртак тел табарга, аларның проблемаларын һәм мәсьәләләрен чишү юлларын табарга тырышты. Гражданнар мөрәҗәгать иткән һәр вәзгыять белән ул эшнең асылына төшенергә һәм мәсьәләне хәл итәргә тырышты. Ул имин булмаган гаиләләргә, хокук бозуларга һәвәс, спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланучы гражданнарга барудан тартынмады. Алар белән ихлас күңелдән әңгәмәләр алып барды, һәркемне туры юлга бастырырга тырышты. Халык арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар белән бергәләп эшләүгә зур игътибар бирде. Даими рәвештә рейдлар, тикшерүләр, утырышлар, комиссияләр уздырылды. Район үзәгендә предприятие дружиначыларының кизү торуын үз контроле астында тотты.

Илеш районы, бигрәк тә Югары Яркәй авылы, үзенең төзеклеге, чисталыгы һәм пөхтә булуы белән дан тота – бу Башкортстан Республикасы Башлыгының сүзләре. Әлбәттә, бу Илеш халкының, район җитәкчелегенең күп буын хезмәте һәм тырышлыгы.

Район үзәген тәртиптә тотуда Илбира Мирзаһит кызының да хезмәт өлеше бар. Ул урамнарда, предприятие һәм учреждение территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча гаять зур көч куйды. Ул вакытта озынлыгы 120 чакрым булган 60 урам була. Аңа нинди генә чаралар күрергә, урамнардагы чүп-чарны, бураларны, утынны, төзелеш материалларын, техниканы һ.б. җыярга мәҗбүр итү өчен халык белән пропаганда эше алып барырга, кешеләрне ишегалды, предприятиеләр тирәсендәге чүп үләннәрен чабарга, коймаларны, каралты-кураларны буярга һәм агартырга, территорияләрне һәм урамнарны яшелләндерергә өйрәтергә туры килмәде. Агачларны тәртипкә китерү һәм утырту буенча даими рәвештә өмәләр, конкурс – смотрлар, рейдлар, халык күңеленә мәңгелеккә кереп калган урам бәйрәмнәре үткәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урамнарда, предприятие территорияләрендә, һәр ишегалдында чәчәкләр үрчетүдә һәм утыртуда аның роле гаять зур. Урамнарда чәчәк түтәлләре утыртуны үзе оештырды, учреждениеләргә чәчәкләр карау участокларын беркетте, смотр-конкурслар үткәрде, анда җиңүчеләрне бүләкләделәр, «Чәчәкләр бәйрәме» үткәрү практикага керде.

Илбира Мирзаһит кызы - үз эшенә тугрылыклы, урындагы хакимиятнең хөрмәтле хезмәткәре, үз эшенең фанаты. Аның урындагы үзидарә органнарындагы утыз еллык эшчәнлеге, хезмәте Башкортстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән лаеклы бәяләнде, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның исемле сәгатьләре белән бүләкләнде.

Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Яркәй авыл советы авыл биләмәсе 2001 ел йомгаклары буенча (40 күрсәткеч буенча) районда иң яхшысы дип игълан ителә, ә киләсе елда ул «Районның иң яхшы авыл биләмәсе башлыгы» Дипломын алды.

Эш күп булуга карамастан, ул районның җәмәгать тормышында актив катнашырга өлгерә. Хатын-кызлар советы Президиумы әгъзасы, районның балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе рәисе урынбасары буларак, халык арасында зур эш алып барды. Күп тапкырлар район һәм авыл Советларына депутат итеп сайланды. Сайлау эшләрендә актив катнашып, БР Президенты М.Рәхимовның Рәхмәт хатына ия булды.

Ул даими рәвештә район «Маяк» гәзите битләрендә, урындагы телевидениедә һәм радиода чыгыш ясый. Берничә тапкыр лауреат булып, гәзитнең махсус бүләген актив язмалар авторы буларак алды.

80 нче елларда авыл советларының яртысында диярлек хатын-кызлар җитәкче булган. Партиянең шундый сәясәте бар иде. Әмма кыска гына вакыт эчендә күпләр бу йөкне күтәрә алмады, бары тик берсе - Илбира Җәлилова гына калды. Аңлашыла да инде, хатын-кызларның өйдә дә мәшәкатьләре җитәрлек, балалар тәрбияләү белән шө-гыльләнергә, ә икенче яктан иртәдән кичкә кадәр эштә булырга кирәк, кайчак төнлә дә рейдларга чыгарга туры килә.

Юбилярыбызның ышанычлы тылы - Маркиз Нәгыйм улы, ул аны ярты сүздән аңлый, һәрнәрсәдә ярдәм итә. Бу тату гаилә уллары Илгизгә белем биреп, ул бүгенге көндә «Газпром» җәмгыяте системасында эшли. Җәлиловлар оныклар шатлыгына сөенеп яши. Алар гаилә бәхетенең нәрсәдә икәнен яхшы аңлап, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә.

Хәзер дә, лаеклы ялда булганда да, юбиляр актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә. Ул Түбән Яркәй авылы старостасы. Авылдашлары аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, һәркемне игътибар белән тыңлый, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә дә авыл, һәр гаилә тормышы бе-лән кызыксына, төрле чараларның инициаторы һәм башлангычы булып тора. Авыл китапханәсе каршында китапханә белән бергәләп оештырган өлкән буын сәламәтлек төркеме уңышлы эшләп килә, алар бергәләп буш вакытларын, мәдәни чаралар үткәрәләр, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәләр, махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерлиләр, экскурсияләргә йөриләр.

Авыл биләмәләре башлыкларының ветераннар бергәлегендә ул төрле уртак чараларны башлап җибәрүчеләрнең берсе, алар белән даими элемтәдә тора. Илбира Җәлилованың һәрнәрсә турында үз фикере бар, үзен һәм кешеләрне борчыган проблемаларны күтәрә, беренче урынга гаделлекне куя.

Шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Илбира Мирзаһит кызы - бәхетле кеше, чөнки ул тормышта үз урынын тапты, изге гамәлләре белән якты эз калдырды, бүген дә халык арасында зур иҗтимагый эш алып бара.Бу истәлекле көндә аңа күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телисе килә.

Фәһим ӘЮПОВ, Илешнең Почетлы гражданины. Югары Яркәй авылы.

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас