Маяк
+22 °С
Облачно
80 лет Победы
җәмгыять
12 Апреля , 11:00

Изге һөнәр иясе

Озак еллар район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәлия Камалова һәр илешлегә таныш. Бар белемен, осталыгын салып, дүрт дистә елга якын гомерен районыбыз балалары саулыгын саклауга багышлаган изге һөнәр иясе зур хөрмәт казанды.

Изге һөнәр иясеИзге һөнәр иясе
Изге һөнәр иясе

Югары Яркәйдә яшәүче хезмәт ветераны шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен – 75 яшен каршылый.

Рәлия Кырмыскалы районы Сарт-Нәүрүз авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, табиб булу теләге аны Башкорт дәүләт медицина институтына алып килә һәм педиатрия факультетына укырга керә. Укуыннан тыш, үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнә. Шунда аккордеончы, Илеш егете Рәмисне очрата да инде. Һәм менә шулай яшьләрне канатландырган мәхәббәтле тормыш башлана:бергә укуга йөрүләр, концертларда чыгыш ясаулар, кичләрен С.Юлаев һәйкәле янындагы “пятачок”ларда ял итүләр...

Рәмис Рәлиядән өч курска алда укыганлыктан, дипломын да аннан алда ала һәм сөеклесеннән аерыласы килмәгән егет кызның ата-анасыннан рөхсәт сорый. Менә шулай гаилә корып җибәрә алар. Башта берсе Югары Яркәйгә эшкә кайта, аннары икенчесе дә дәваханәдә хезмәт юлын башлый. Бер-бер артлы кызлары Ләйсән белән Таңсылу туа.

Яңа гына эш башлаган белгечкә окулист та, педиатр да булырга туры килә. Берникадәр вакыт үткәч, үзен яхшы яктан гына күрсәткән тырыш табибны бала тудыру бүлегенә эшкә чакыралар. Иңнәренә шундый җаваплы һәм авыр эш йөкләтүдән курыкмый ул, дәваханә җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең ышанычын аклый. 40 елга якын эшләү дәверендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертә. БР, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, урындагы инстанцияләрнең Почет грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек була. Хезмәт ветераны исемен горур йөртә.

Ралия Мөхәмәдинур кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Төрле мәдәни һәм сәнгать чараларында оста чыгыш ясый, тамашачылар күңелен яулый.

Лаеклы ялда булса да, Ралия Мөхәммәдинур кызы абруй казануын дәвам итә: аңа элеккечә үк киңәшләрен сорап пациентлар мөрәҗәгать итә, рәхмәтләрен белдерә. Алар өчен ул олы йөрәкле доктор булып кала.

Әйе, йокысыз төннәр үткәреп, яңа туган балаларны карау, дәвалауга күпме тырышлыгын, осталыгын салуын үзе генә беләдер.

-Авырлыклар кичермәдем, - дип исенә төшерә Р.Камалова эшләгән елларын.

– Чөнки янымда дустым, киңәшчем, ярдәмче кешем дә була алган тормыш иптәшем Рәмис Әкрам улы булды. Үзе дә табиб булгач, эшемне аңлап кабул итте. Аныңбелән без 35 елга якын тату гомер кичердек.

Тормыш иптәше Рәмис Камалов өч дистә елдан артык йогышлы авырулар бүлекчәсен җитәкли. Ул намуслы хезмәте өчен БРның атказанган табибы, БР һәм РФ Сәламәтлек саклау отличнигы исемнәренә лаек була. Кызганычка каршы, 2008 елда мәрхүм була.

Хөрмәтле юбиляр! Киләчәктә дә бәхетле, хәерле гомер насыйп булсын сезгә, изге һөнәр иясе, Рәлия Мөхәмәдинур кызы.

Лира ГӘРӘЕВА.

"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас