

Без үскәндә «Күршең үзеңнән яхшы булсын» дигән гыйбарәне әнием авызыннан еш ишетергә туры килә иде. Сүзләрнең асылына, билгеле, үзең тормышка чыккач, үзең дә гаиләле булып кемнеңдер күршесе булгач кына инанасың икән ул. Мин Иринаны егерме биш елдан артык беләм. Ул минем ут күршем. Аның белән якыннанрак танышкач, аның искиткеч күркәм холыклы, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер кеше икәнлеген аңладым.
Кайвакыт ул туганыңнан да якынрак була. Чөнки атлап кына керәсе. Авылдан ерак чыгып китәсе булса, йортка, тирә-юньгә күз-колак булырга да күршегә әйтеп калдырабыз. Зур эшләр башкарганда, киңәш, ирләр кул көче хезмәте, ярдәм сорап иң беренче күршегә мөрәҗәгать итәбез.
Ирина Хәтәм кызы Аскын районы Аскын авылында Мәүлидинә һәм Хәтәм Мәгазумовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе балалар бакчасында повар-технолог, әтисе водитель булып эшли. Ике энесе – Вадим белән Рөстәмне карашып, йорт эшләрендә булышып үсә.
Урта мәктәптән соң, Көнчыгыш икътисадиюридик гуманитар академиясендә белем алуын дәвам итә. Студент елларында ул булачак тормыш иптәше - Югары Яркәй егете Рубинны очрата. Яшьләр ике еллап очрашып йөргәч, 1997 елның 25 апрелендә шаулатып туй үткәрәләр. Кулларына диплом алгач, яшь пар гаилә башлыгының туган ягына – Югары Яркәйгә кайтып хезмәт юлы башлыйлар. Ирина читтән торып БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә икътисади факультетын тәмамлый. Муниципаль район хакимиятендә кабул итү бүлмәсендә секретарь, сәүдә һәм эшкуарлык буенча әйдәүче белгеч булып эшли. Арытаба район мәгариф идарәсендә бухгалтер вазифасын башкара. Ике ел Уфада “Китап” нәшриятендә реклама буенча менеджер булып хезмәт сала. 2022 елдан Башкорт аграр-технология колледжында кадрлар буенча белгеч булып эшли. Үз һөнәрен яратып башкара, хезмәттәшләре арасында – абруйлы.
Билгеле, тылың ныклы булмаса, уңышка ирешеп тә булмыйдыр ул. Рубин – тугры юлдашы, киңәшчесе. Алар 29 ел бергә тормыш итә. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә бер-берсенә терәк, кайгыртучан әти белән әни. Туган-тумача, дусишләр, авылдашлар арасында ышаныч яулаган киң күңелле кешеләр.
Галимовлар 2000 елда заманча күркәм йорт төзеп чыгалар. Ике балага – Алмаз белән Илназга гомер бүләк итеп, югары белем алырга ярдәм итәләр. Галимовларның ике уллары да ата-аналарының барлык уңай сыйфатларын үзләренә туплаганнар. Алмаз Санкт-Петербург дәүләт граждан авиациясе университетын уңышлы тәмамлап, инженер белгечлеге буенча кулына диплом алган. Бүгенге көндә ул шул ук шәһәрдә һөнәре буенча хезмәт сала. Илназ Уфадагы БДАУ колледжында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү белгечлеге буенча диплом алып, башкалада эшли.
Ирина уңган хуҗабикә дә. Ул - аш-су остасы: кош теле, бавырсак, чәк-чәк, пирог, тәбикмәк, коймак пешерсә, авызда эри. Итле бәлешләрнең, күпереп пешкән икмәкләрнең, камыр ризыкларының тәмле-татлы, хуш исләре бар урамга тарала…
Ишегалларында яздан көзгә кадәр мең төрле бакча чәчәкләре күзнең явын ала. Тәрәзә төпләрен купшы гөлләр бизи. Варенье-кайнатмалар, яшелчәкомпот банкаларының исәбе-саны юк. Өйләре тыштан матурлык бизәге булса, эче – җылылык, ямь, күңеллелек, нур, рәхәтлек белән тукылган ярату учагы. Бар җиргә уңган хуҗабикәнең оста куллары кагылганы күренеп тора.
Шуны да билгеләргә кирәк, Ирина белән бианасы Мөслимә апа – әни белән кыз кебек кенә түгел, әйтерсең ахирәтләр, серләре - уртак, уй-максатлары бер. Мөслимә апага олыгайган көнендә ныклы терәк булуы – зур сөенеч.
Галимовлар гаиләсе җәйге чорда Башкортстанның үзенчәлекле урыннары, табигать һәйкәлләре белән танышу максатында сәяхәттә дә йөри. Алар сәнгатьне дә үз итә. Районда, республикада узган чараларга теләп йөриләр.
Матурлыкка гашыйк, дөнья көтәргә тырыш, күркәм холыклы Галимовларның җитеш тормышына, юнчеллегенә сокланмаган кеше юктыр. Гомумән, күршеләремнән уңдым, дип әйтә алам, чөнки шатлыкларны уртаклашырдай, авыр минутларда килеп сыенырдай дусларым бар. Киләчәктә дә бергә-бергә тату, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәргә язсын. Корган дөньягыз бәрәкәтле, шатлык-бәхетләргә тулы булсын, калганнарны сокландырып балкып торсын.
Алсу МОСЛЫХОВА. Югары Яркәй авылы.
"Маяк Илеш" гәзитенең рәсми каналы – МАХ мессенджерына кушылыгыз: https://max.ru/ilishmayak һәм актуаль яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!