

Ә инде бер хуҗалыкта күрсәтмә техник карау башкаларга үрнәк күрсәтү максатыннан оештырыла. Аның быелгысы Куйбышев ис. җәмгыятьтә хуҗалыкларның баш инженерлары, машина-трактор паркы җитәкчеләре, бригадирлар катнашлыгында уздырылды.
Техник караулар үткәрү буенча таләпләр елданел катгыйлана бара. Шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле фаҗигаләр саны кимесә дә, әле тынычланырга иртәрәк.
-Узган ел язгы-көзге кырэшләрен хәвеф-хәтәрләрсез генә төгәлләдек. Быел да техника белән бәйле фаҗигаләр килеп чыкмасын, кешеләребезне югалтмыйча гына зур һәм җаваплы кампанияне башкарып чыгарга язсын иде, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин.
-Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Әлеге техник караулар да шушы кимчелекләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. Безнең төп максат - тракторларны, тагылма коралларны хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү. Шулай ук, тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә билгеләде.
Чынлап та, техника саны елдан-ел арта һәм алар заманлаша бара. Аларны иярләү өчен белемле механизаторлар һәм уңайэш шартлары тудырукирәк. Әгәр хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудырылмаса, тракторларны хезмәтләндерердәй яшьләрне дә эшкә җәлеп итү авыр булачак.
Узган атнада хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен үзара бәһалау һәм булган проблемаларны уртага салыпсөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан хуҗалыкара тикшерүләр үтте. Нәтиҗәләр буенча, “Урожай” токымчылык заводы, “Урал”, “Маяк”, “Мир”, Куйбышевис. җәмгыятьләр, М.Гәрәев ис., XXII партсъезд ис. кооперативлар, И.Ялалов, И.Ихсанов КФХ-лары яхшы әзерлек күрсәткән. Калган хуҗалыкларда һәм КФХларда чәчкечагрегатлары, комплексларны әзерләүдә тикшерүләр вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү юллары күрелә. Аерымнарында орлык үткәргечләр, культиваторларның эшче узеллары куелмаган. Гомумән, урыннарда запас частьләр бар, бары тик эшне оештырудан гына тора. Тракторларга килгәндә, техник хезмәтләндерүләр – май, фильтрлар алыштыру, көйләү механизмнарын карау мәшәкатьләре бар. Югыйсә, техника дөрес хезмәтләндерелмәсә, аның җитештерүчәнлеге кими һәм ул тиз арада эштән чыгачак.
Шунысы да мөһим, юл хәвефсезлеген тәэмин итү йөзеннән, басуга чыгачак техниканы МТМ һәм басу арасындагы юлны белгечләр шәхси озата барырга тиеш.
Агымдагы елда хуҗалыклар 135 миллион сумлык яңа куәтле техникалар сатып алды. Атап әйткәндә, “Агыйдел”, “Мир” җәмгыятьләре – “Кузбасс – 9.7” чәчү комплексы һәм “Amazone DMC Primera 9000” чәчкече, М.Горький ис. кооператив - “Кузбасс – 9.7” чәчү комплексы, Куйбышев ис. җәмгыять - “Кузбасс – 9.7” чәчү комплексы, “Урал” җәмгыяте – “МТЗ-82.1” тракторы, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте – энергия белән баетылган ике “RSM-2400” тракторы, А.Рамазанов КФХсы – “LONKING” фронталь төяүгеч, “УПС-8” чәчкече, М.Шәймөхәммәтов КФХсы – “БД-7 Stellar” дисклы тырма, “ТГР Кама” тирәнтен сөргеч, “Stellar” киң алымлы тырма алды.
Мөһим чорда барлыкхуҗалыкларда да хезмәтләндерүче техникага җаваплы караш булдырылсын, дигән теләктә калабыз.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.