

Агымдагы елда, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Солдат альбомы – 2026” бәйгесендә Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәп укучылары Әдилә (7 сыйныф) һәм Марсель (10 сыйныф) Мансуровлар катнашып призлы урынга иреште.
Бу конкурс быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителгән.
“Мусага хат” номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Русиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эшләр килгән. Шуларның 20се җиңүче дип табылган һәм алар арасында районыбыз укучыларының булуы икеләтә куанычлы.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.