Маяк
+8 °С
Дождь
80 лет Победы
җәмгыять
18 Апреля , 06:00

Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт

Якташыбыз, профессор фәрит Ялаловка – 75 яшь.

Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәтХөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт
Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт

- ЯНДЕКСта «Илеш районының күренекле кешеләре»,– дип язсаң: Муса Гәрәев, Рәлиф Сафин, Ривнер Ганиев, Әзһәр Мөхәммәдиев, Суфиян Поварисов, Роберт Миңнуллин кебек шәхесләр белән бер рәттә – педагогика фәннәре докторы Фәрит Ялаловның фотосы да килеп чыга һәм Фәрит Габтел улы Ялалов – Русия галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор, дигән сүзләр күренә.

75 яшьлек юбилей алдыннан профессор Фәрит Ялаловны Татарстан Республикасының рәисе Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» дигән медаль белән бүләкләде. Лаеклы бүләк алу белән якташыбызны кайнар котлыйбыз.

- Фәрит Габтел улы, гәзит укучыларын районда эшләгән елларыгыз белән таныштырып китсәгез иде.

- Мин институтны тәмамлау белән 1973 елның 15 августында Сеңрән сигезьеллык мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башладым. Мәктәптә бер атна эшләгәч, мине директор Тимерҗан абый Шәйхәйдаров белән бергә, райкомга чакырдылар. Өченче секретарь Рифкат Фәтхиев Шәйхәйдаровка карап: «Этәй урта мәктәбендә 4 айлык педпрактика вакытында Фәрит Ялалов үзен яхшы физика укытучысы, оста оештыручы һәм сәләтле музыкант итеп күрсәтергә өлгерде. Шул чорда райком инструкторы – Рүзилә Янтурина Ялаловны районның булачак җитәкчеләр резервы исемлегенә керткән иде. Менә хәзер Ялаловны, иптәш Шәйхәйдаров каршы килмәсә, мәктәп директоры итеп куярга җыенабыз», – диде. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Ул вакытта райком секретаренең сүзе үтәлми калганы юк иде. Шулай итеп, 1973 елда Илеш районында мин иң яшь мәктәп директоры булдым.

- Рсай мәктәбендә ничә ел эшләдегез? Мәктәп һәм район тормышына нинди яңалыклар, үзгәрешләр кертергә ирештегез?

- Рсай мәктәбендә мин төгәл 10 ел эшләдем. Шул чорда укытучылар коллективы белән авыл һәм район тормышына шактый яңалыклар кертергә өлгердек. Аларның берничәсе турында сөйләп китим әле.

Без 1974 елда Рсай сигезьеллык мәктәбен урта мәктәпкә әйләндердек. 1976 елда беренче тапкыр 10 сыйныф тәмамлаган 40 укучыга урта белем турында аттестатлар тапшырдык. Беренче чыгарылыш егетләре һәм кызлары арасында югары уку йортларын тәмамлап һөнәр алучылар хәтсез булды, менә кайберләре: Җәлил Сакаев (БГУ, физик), Ришат Галиев (авыл хуҗалыгы институты, инженер), Айдар Фаршатов (педагогия институты, укытучы), Азамат Закиров (авыл хуҗалыгы институты, инженер), Альфира Галиева (педагогия институты, укытучы), Назыйф Фәрвәҗев – Урал дәүләт янгынга каршы хезмәте институты һ.б.

1971-1973 елларда Рсай мәктәбе котельныенда начар сыйфатлы ташкүмер ягып, мәктәпне кирәкле дәрәҗәдә җылыта алмаганнар. Кышның салкын көннәрендә мәктәптәге температура 13-14°С артмый иде. Шул сәбәпле, 1974 елда җылыту системасын югары калорияле солярка ягулыгына күчердек. Бу үзгәреш исәбенә сыйныф бүлмәләрендә норматив буенча 20-24°С температура булдырылды. Районның Башкарма комитеты рәисе Хәниф Хафизов үткәрелгән реконструкцияның отышлы булуына ышанып, районның башка мәктәпләренә дә соляркага күчүне тәкъдим итте. Шуннан соң инде безнең тәҗрибәне районның күп мәктәпләре куллана башлады.

1975 елның март аенда «Урал» колхозының үзешчән сәнгать коллективы районда үткәрелгән конкурста беренче урынны алуга иреште. Бу җиңүдә минем инициатива белән районыбызда беренче булып оешкан «Яшьлек» вокал-инструменталь ансамбленең өлеше шактый булды.

Шул ук елның июль аенда РСФСР масштабында үткәрелгән Халык үзешчән сәнгать фестивалендә Уфа шәһәрендә РТИ (Резина-техник изделияләр) заводының мәдәният сараенда чыгыш ясадык. «Яшьлек» инструменталь ансамбле Русия фестивалендә икенче урын алуга иреш-те. Безнең эстрада ансамблен РСФСР Мәдәният министрының Почет Грамотасы белән бүләкләделәр. Ирешкән уңышлардан соң «Урал» колхозының үзешчән сәнгать коллективы ел саен һөнәри осталыкны үстерә барып, район конкурсларында һәрвакыт беренче урыннарны алып барды.

1975 елда укыту процессын кабинет системасына күчердек: физика, математика, химия, биология кабинетлары булдырдык. Беренче чиратта автоматлаштырылган физика кабинеты җиһазладык. Лаборант бүлмәсенә стационар рәвештә киноаппарат, эпидиаскоп һәм фильмоскоп кебек техник җиһазлар урнаштырдык, аларның барысында укытучы өстәлендәге пульт аша эшкә җибәрә торган итеп эшләдек. Кабинетны караңгылату өчен куелган штораларны пульттагы тумблерлар аша ябыла һәм ачыла торган итеп ясадык. Район мәгариф бүлегенең методик кабинеты үткәргән конкурста безнең физика кабинеты беренче урынны яулап алды. Автоматлаштырылган кабинетның барлык мөмкинлекләрен күрсәтү максаты белән, мин районның физика укытучылары белән тәҗрибә уртаклаштым һәм аларга ачык дәрес күрсәттем.

1976 елда Рсай урта мәктәбе укытучылары өчен Башкортстан Мәгариф Министрлыгыннан алган субсидия исәбенә ике фатирлы кирпеч йорт төзедек. Фатирның берсендә яңа өйләнешкән тарих укытучысы Марат Динеев һәм инглиз теле укытучысы Рәмзия урнашты, ә икенчесендә – чит авыллардан килеп мәктәптә эшләүче укытучы кызлар яши башлады.

1977 елда «Урал» колхозы акчасына мәктәп өчен интернат бинасы төзелеп, аны сафка кертеп җибәрдек. Интернатта Янтуган һәм Сүлте авылларыннан килеп укыган балалар яшәде. Яңа бинада электр энергиясе кулланып эшли торган кухня һәм ашханә залы җиткердек. Анда мәктәпнең барлык укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүгә ирештек.

1979 елда Дүртөйледә «Башнефть» системасына караган технологик транспорт идәрасеннән хуҗалык эшләрен алып бару өчен бик уңайлы булган бортовой «УАЗ -452 » машинасы алу бәхетенә ирештек. 1980 елда соляркага лимит (чикләү) кую сәбәпле, мәктәпнең җылыту системасын, районда беренчеләрдән булып, электр энергиясе куллануга күчердек. Уфаның «ГлавСнабСбыт» базасыннан 100 кВтлы ике ЭПЗ100 электр котёллары алып кайттым. Аларның берсе даими режимда эшли, ә икенчесе – резервта тора. Электр котёлларын хәвефсезлек таләпләренә җавап бирерлек итеп, стационар рәвештә җылыту системасына тоташтырып куйдык. Рсай мәктәбендә бу электр котеллары 2000 елларга кадәр (зәңгәр ягулык килгәнче) өзлексез эшләп утырдылар.

1982 елда Илеш райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы Рәмил Нуретдиновның һәм РОНО җитәкчесе Рәис Әхмадуллинның инициативасы белән мине РСФСР мәгариф Министрлыгының Почёт Грамотасы белән бүләкләделәр. Бу югары награданы алганда миңа, нибары 31 яшь иде.

- Рсай мәктәбе өчен башкарган эшләрегез бик сокланырлык булган шул. Әйтегез әле, Татарстанга күчеп киткәч, Рсай мәктәбе, гомумән Илеш районы белән нинди элемтәдә торасыз?

- Кыска гына әйтсәм: «Туган ягым белән булган багланышларым бер дә өзелеп тормады». Авылыма кайтсам, Рсай мәктәбенең һәм авыл халкының хәлләрен белмичә, Татарстанга китми торган идем. 2005 елда минем укучым, 18 ел Рсай урта мәктәбе директоры булып эшләгән Айдар Фаршатов укучылар һәм авыл халкы белән очраштыру өчен мине махсус чакырып кайтарды. Мәдәният йортындагы очрашуга халык агылып килде. Тамашачылар залында утырырга урын калмагач, халык стена буена баскан килеш карады. Очрашуның бөтен ягы төптән уйланылган, сәхнәдә чыгыш ясаучы укучыларның, ата-аналарның сүзләре йөрәккә үтеп керә торган булды. Шулай, 54 яшемдә беренче тапкыр үземне бәхетле кеше итеп хис иттем. Рсайда кичергән тирән хисләр хәтеремдә әледә саклана. Шушы очрашуны күңел эретерлек итеп үткәргәне өчен, укытучылар коллективына, бигерәк тә Айдарга Фаршатовка, мин чиксез рәхмәтле.

2025 елда укучым Рәзиф Галиев «Алма күле» буенда үткәргән Шигърият бәйрәменә чакырды. Ул үзенең Уфада бастырган «РСАЙ: бүген, кичә, иртәгә» дигән китабын бүләк итте. Үз өстендә эшләп, укучыларыбызның югары күтәрелә алуларына, педагог буларак, мин бик шатландым. Китабында ул Рсай авылын, «Урал» колхозының уңган кешеләрен матур итеп тасвирлаган, мәктәп һәм укытучылар турында ихлас сүзләр язган. Шулай ук «Яшьлек» инструменталь ансамбленең казанышларын фотографияләр аша күңелле итеп чагылдырган. Еллар үткән саен безнең яшьлек хатирәләре кыйммәтләнә бара икән ул.

- Сез Түбән Кама шәһәрендә 15 ел Муниципаль институтның ректоры булып эшләгән дәверегездә безнең райондашлар да белем алгандыр. 2011-2012 елларда Түбән Яркәйдә лицей төзелгән чорда сезнең институтның белгечләре яңа бинада компьютерлаштыру эшләрен башкарган, шулар турында да сөйләп үтсәгез иде.

- Муниципаль институтта 2001-2013 елларда районнан Түбән Камага килгән яшьләр төрле һөнәрләр буенча укыдылар. Институтны тәмамлап, алар юрист һәм кадровик; татар теле һәм әдәбияты, физкультура, информатика һәм инглиз теле укытучылары булып, 30-дан артык кеше дипломнар алып районга кайтты. Белгәнемчә, бүгенге көндә алар район учреждениеләрендә һәм оешмаларында, мәгариф системасында, Югары һәм Түбән Яркәй мәктәпләрендә уңышлы эшлиләр.

Түбән Яркәйдә лицей комплексы төзү турында коллегаларым – Мәгариф министры, профессор – Әлфис Гаязов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзә Ямаловның миңа сөйләгәннәре бар иде. Шулай бервакыт, хакимият башлыгы Илдар Мостафин белән очраштык, ул мине әлеге Түбән Яркәйдәге төзелеш объектына алып барды. Төзелешне карап чыккач, мин Илдар Иршат улына лицей бинасында компьютерлаштыру эшләрен Муниципаль институт белгечләренең башкара алуы турында сөйләп бирдем: «Ышанып тапшырсагыз, өч атна эчендә информатизация эшләрен югары сыйфатлы итеп эшләп тапшырабыз», – дидем. Тәвәккәл җитәкче булып чыкты, җаваплы эшне безнең институтка тапшырды.

2012 елның июнь аенда безнең белгечләр компьютерлаштыру һәм информатизацияләштерү эшләренә тотындылар. Институтның проректоры Вәсил Хафизов җитәкчелегендә бина эчендә локаль челтәрләр сузылды, компьютерлар кабинетында монтаж һәм куллануга тапшыру эшләре башкарылды. Лицейга керә торган ишекләргә турникетлар урнаштырылды. Шулай итеп, бик күп шаблон буенча башкарыла торган эшләрне автоматлаштыруга ирештек.

- Фәрит Габтел улы, күренүенчә педагог һәм галим буларак, сез киләчәккә омтылып, флагман кебек алдан юл ярып баргансыз. Сезнең Рсай урта мәктәбендә укыту сыйфатын күтәрүгә һәм материаль базасын ныгытуга, районыбызда үзешчән сәнгатьне үстерүгә һәм Түбән Яркәйдәге лицейны компьютерлаштыруга куйган хезмәтләрегезне район халкы онытмый, әлбәттә. Район биредә туып-үскән үзенең данлыклы шәхесләре лаеклы горурлана. Кылган изге гамәлләрегез савап булып үзегезгә кайтсын. Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхетле гомер телибез.

Әңгәмәдәш – Лира ГӘРӘЕВА.

Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт
Хөрмәт нигезе – фидакарь хезмәт
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас